Әнием, күз нурым…

загруженное

Әни! Нинди татлы, якын, җылы сүз! Ул һәрвакыт яныңда булыр, фәрештә кебек канатларын җәеп, гомер буе бәла-казадан саклар кебек тоела. Авыр чакларда җылы сүзе белән сине куәтләр, елаганда — юатыр, егылганда — торгызыр һәм яңадан алга атларга көч бирер.

Иң якын дус — ул әни! Иртән әниемнең (аның исеме Әнисә) ягымлы тавышын ишетеп уянсам, көн буе кәефем күтәренке була. Ул Алия апамны да, мине дә гел үсендереп тора. Безгә бөтен мәхәббәтен, сөюен бирә, бөтен эшләребездә булышырга тырыша. Ә иң мөһиме — ул безгә бик нык ышана. Берәр ярышка, конкурска яки имтиханга барганда әни: ”Кайгырма, кызым, барысы да яхшы булыр!” — дип тынычландыра. Һәм безгә бу ышанычны акларга туры килә.

Бер көнне мәктәпкә башыма кимичә генә чыгып киттем. Әни артымнан “Башыңа ки, кызым, салкын тидерәсең, бел!” — дип кычкырып калды. Һәм шулай булды да. Икенче көнне үк температурам күтәрелеп, мәктәпкә бара алмадым. Әлбәттә инде, бу хәлдән  соң әнием мине орышты, ләкин мин бер дә үпкәләмәдем, чөнки ул яхшылык кына теләгән иде бит.

Тугыз ел элек әниемнең әнисе, безнең яраткан Саҗидә әбиебез үлеп китте. Әнигә бу вакытларда бик авыр булгандыр. Без кечкенә булгангамы, әллә үзе шундый көчле рухлы булгангамы, ул кайгысын беркемгә дә күрсәтмәскә тырышты. Әмма бала барысын да сизә бит, менә мин дә аның кайгылы күзләрен күргән саен әбине искә төшерә идем…

Ә каенанасы белән алар егерме биш ел буе аңлашып яшиләр. Карап сокланырсың! Наилә әбием акыллы ки­ңәш­ләре бе­лән әнигә гел булышып тора. Шуңа күрәдер, әниемнең әйткән сүзләре тагын да үтем­лерәк, тагын да дөресрәк кебек тоела.

Әниләр турында никадәр сөйләсәк тә, аз булыр сыман. Аларның битләренә кызыллык китермәсәк, күңелләренә авырлык ясамасак, ешрак кайтып йөрсәк иде. Гомер бик тиз үтә, ул бер мизгел генә, диләр. Шул мизгелдә иң якын кешеләребез  — әниләребез турында онытмасак иде.

 

Лилия ГАЛИУЛЛИНА,

Денис авылы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Лилия (сулда) әнисе Әнисә һәм апасы Алия белән.

 

Просмотров: 1163

Комментирование запрещено