Метшин об авиакатастрофе: «Как бы ни занимали себя работой, каждую минуту возвращаемся к этой беде»

metshinСегодняшний деловой понедельник в мэрии Казани начался с обсуждения авиакатастрофы, случившейся в казанском аэропорту 17 ноября. Мэр города Илсьур Метшин еще раз высказал соболезнования родным и близким погибших. «Мы скорбим вместе с вами. Что бы мы ни делали, как бы ни занимали себя работой, каждую минуту возвращаемся к этой беде», — сказал он.

Первый заместитель руководителя исполкома Казани по транспорту, земельным и имущественным вопросам Рустам Нигматуллин доложил на совещании о том, как работа была проведена после крушения самолета. Так, он сообщил, что активное участие в ликвидации последствий ЧС приняли казанские спасатели.

Он также напомнил, что в городе родственники погибших, не улетевшие в связи с закрытием аэропорта пассажиры были размещены в 4 гостиницах. 17 ноября в них было размещено 260 человек и с 18 ноября — еще 33 родственника погибших.

Управлением по организации ритуальных услуг на сегодняшний день завершена работа по определению мест погребения погибших и подготовки их захоронения, сформированы комплекты ритуальных принадлежностей. «Сотрудники служб находятся в постоянном контакте с родственниками умерших и их представителей», — добавил Р.Нигматуллин.

Первый заместитель руководителя исполкома Казани по транспорту, земельным и имущественным вопросам отметил, что в дальнейшем работа будет продолжена после процедуры опознания фрагментов тел погибших.

Илсьур Метшин еще раз подчеркнул, что нужно оказывать всю необходимую помощь родственникам погибших. «Ритуальные службы должны быть в полной боевой готовности», — заключил градоначальник.

Напомним, самолет «Боинг 737», принадлежавший авиакомпании «Татарстан», потерпел крушение 17 ноября в Международном аэропорту «Казань». Он выполнял рейс Москва («Домодедово») – Казань. Все находившиеся на борту 44 пассажира и 6 членов экипажа погибли. Расследование обстоятельств трагедии продолжается.

* * *

Метшин авиаһәлакәт турында: “Үзебезне күпме генә эшкә багышларга тырышсак та, минут саен әлеге хәвеф-хәтәргә әйләнеп кайтабыз”

Казан мэриясендәге бүгенге эшлекле дүшәмбе 17 нче ноябрьдә Казан аэропортында булган авиаһәлакәт турында сөйләшүдән башланды. Шәһәр мэры Илсур Метшин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты. “Без сезнең белән бергә кайгы кичерәбез. Нәрсә генә эшләсәк тә, үзебезне күпме генә эшкә багышларга тырышсак та, минут саен әлеге хәвеф-хәтәргә әйләнеп кайтабыз”, — диде ул.

Киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, очкыч һәлакәтеннән соң, нинди эш башкарылуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү эшендә Казан коткаручылары актив катнашкан.

Шулай ук ул искәртеп үткәнчә, шәһәрдә һәлак булганнарның туганнары, аэропорт ябылу сәбәпле, очып китә алмаган пассажирлар 4 кунакханәгә урнаштырылган. 17 нче ноябрьдә 260 кеше һәм 18 нче ноябрьдә тагын 33 кеше урнаштырылган.

Бүгенгә һәлак булганнарны җирләү урыннарын билгеләү һәм аларны җирләргә әзерлек эшләре тәмамланган, җирләү өчен кирәк-яраклар комплектлары формалаштырылган. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, алга таба эш һәлак булганнарның гәүдә өлешләрен ачыклау процедурасыннан соң дәвам ителәчәк.

Илсур Метшин ассызыклап үткәнчә, һәлак булганнарның туганнарына барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә кирәк. “Җирләү хезмәтләре тулысынча әзер булырга тиеш”, — дип йомгак ясады шәһәр башлыгы.

Исегезгә төшерик, “Татарстан” авиакомпаниясенең “Боинг 737” очкычы 17 нче ноябрьдә “Казан” Халыкара аэропортында һәлакәткә очрады. Ул Мәскәү («Домодедово»)-Казан рейсын тормышка ашыра иде. Очкычтагы 44 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле һәлак булды. Фаҗиганең шартларын тикшерү эше дәвам итә.

«Татар-информ»

Просмотров: 710

Комментирование запрещено