Бердәм тарих дәреслегендә чын дөреслек булырмы?

33d04d996c23674d7b9156b027d68a15_MТанылган рус галиме Борис Соколов Россиядә бердәм тарих дәреслеге бастыру илебез тормышына бернинди дә яхшылык алып килмәячәк, ә киресенчә, күп проблемалар тудырачак дип белдерә.

Чыннан да, әлеге проект җәмгыятьтә төрле фикерләр тууга сәбәпче булды. Берәүләр көнләшеп яңа проект авторларының гонорарларын саный башласа, икенчеләре исә тарихка бер төрле генә караш булырга тиеш түгел дигән гыйбарәне алга сөрә. Ә Россиянең рус булмаган халкы зур өметләр баглап, тарихи дөреслек көтә…

“Безнең газет” газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов:

Инде күптәннән Кремль кирәкле ниятен башта Жириновский авызыннан ирештерә килә иде. Аннан соң күпмедер вакыттан соң шул теләгән вәзгыятен барлыкка китерә, тиешле кануннарын иҗат итә. Һәм алар күпмилләтле Россиядә милли азчылыкларны бетерүгә корылган. Соң, ил башлыклары авызыннан да бары тик титуллы милләткә тигезләнергә, аннан үрнәк алырга, аның мәдәниятенә сыенырга чакырулар яңгырап торганда, башкача була да алмый. Инде бүген Кремль астыртын итеп, яшерен дә эш итә белми. Милли мәгарифнең тамырына балта белән кызганмыйча китереп чаптылар. Һәм шунда бер бик мөһим яссылык калганын аңладылар. Кешенең хәтерен сыздырырга, аның халкын тарихсыз итәргә кирәклеген искә төшерделәр. Бу максатта бюджет акчасына төрле фәнни институтлар эшли бит… Моның кадәр кизәнү совет чорында да, патша заманында да булмагандыр (Юкса, Мәскәүгә прошениеләргә кадәр татарча кабул итмәсләр иде. Бүген Татарстанның үзендә дә, хәтта рәсми журналист сорауларын бездән урыс телендә генә кабул итәбез дип белдерәләр, башка ведомстволарны әйтмибез дә – Татарстан хөкүмәтендә дә бу шулай. Бары Татарстан Президент Аппаратында гына татарча язышып була).

Мин хәтерлим, безне дә Казан ханлыгы Россиягә кушылгач кына алга киткән дип өйрәткәннәр иде мәктәптә. Тик бала күңеле, ата-бабалардан калган риваятьләр ашамы, башка сәбәпләр беләнме, хакыйкатьне белде. Яңа дәреслек тә тарихта урыс милләтен күтәрүгә багышланса – бу киләчәккә ярдәм итәрме? Юк. Игоны иго дип атау да, аны пычрату да, аны тарихтан сызарга тырышу да, Жириновский һәм башкалар авызыннан ишетелеп торган шовинизм чәчәк атуга ярдәм итмәс. Хакыйкатьне яшереп булмый. Иго дип фильмнар төшереп, татарны кеше ашаучы дип тарих дәреслекләре иҗат итеп тә, фашистлар саны артмас. Чөнки минем кебек уйлаучылар күпчелек. Мәсәлән, мин балаларымның ул дәреслекләр аша белем алуларын, ким милләт булуларын теләмим. Инде безне мәҗбүр итәләр икән, димәк эшләр хөрти. Тик ул якты киләчәккә илтми. Шул рәвешле Россия үзенә кабер казый. Ул моңа тарих дәресләре, бер милләткә, бер дингә генә титуллы ярлык тагып ирешә. Һәм бу, мин моңа инанам, Россиянең бөтенлегенә куркыныч тудырачак. Җитәкчеләр моны аңларга теләмиләрме әллә акылсыз сәясәтчеләргә иярәләрме?! Яңа тарих дәреслеге моңа мисал булып тора. Бәхәсле урыннарны чын тарих итеп күрсәтү, уйлап чыгарылган бәйрәмнәр патриотизм тәрбияләми. Әйтик, Куликов кырындагы бәрелеш хөрмәтенә билгеләнгән бәйрәм моңа мисал. Бердәмлек көне дә фашистлар гына бәйрәм итә торган бәйрәмгә әйләнде. Анда бердәмлек юк, бары Урыс маршы гына бар. Шовинизмның үкчәсенә басып фашизм килә. Мин аннан бик куркам.

Сарман районының Иске Шәкер урта белем бирү мәктәбенең тарих, җәмгыять белеме укытучысы Фәрит Салихов:

Россия җитәкчелегенең бердәм тарих дәреслеге әзерләү проектына уңай карыйм. Тарих укытучысы буларак безне борчыган мәсьәләләрнең берсе иде бу. Төрле авторлар тарафыннан язылган тарих дәреслекләре шактый, без аларның кайсын сайларга икән дип еш кына баш ватабыз. Шулай да күбрәк стандартка туры килгәннәренә игътибар итәбез. Бердәм тарих дәреслеге барлыкка килүгә бөтен тарих укытучылары да шат булачак. Яшерен-батырын түгел, Россия тарихын укытканда бик күп төгәлсезлекләргә юлыга идек. Күбрәк мине татарларга кагылышлы мәсьәләләр борчып килде. Милләтебезне тискәре яктан күрсәткәнгә күңел әрни. Татарлар тарихын монголлар белән бәйләүләренә бигрәк тә каршы идем. Яңа проект авторлары әлеге мәсьәләләргә, төгәлсезлекләргә игътибар итәрләр һәм татар халкын, аның тарихын объектив язарлар дип ышанам. Россиянең бердәм тарих дәреслеге эшләнүгә без — тарих укытучылары шатланабыз гына.

intertat.ru

Просмотров: 1378

Комментирование запрещено