Күрмәгәнгә – Ходай күрсәтмәсен

Иртәнге сихри тынлыкны бозып “Пожа-а-ар! Янаб-ы-ыз!” дип кычкырган тавышка сискәнеп уянып киттек. Тәрәзәгә күз ташласак, күршеләрнең сарай башларыннан чыккан ялкын телләре һавага ыргылып, бөтен тирә-якны яктырткан иде инде. Без өстебезгә нәрсә эләкте шуны киеп урамга чыкканчы, ут инде безнең абзарга да күчкән. Ике кура күз ачып йомганчы кара күмер булды да бетте…

Аллаһының рәхмәте, күрше-күләннең ярдәме, янгын сүндерү машинасының вакытында килүе белән өйләребезне саклап кала алдык.

Безнең Гали авылында бер генә бәлага тарган кеше дә ярдәмсез калмый. Авыл халкы янгынны сүндерергә дә, аннан янган корылманы яңадан күтәрергә дә гел булышып тора. Бу мәсьәләдә бер-беребезгә туганнарча ярдәмләшеп яшибез.

Үзебез, балаларыбыз, туганнарыбыз исеменнән авылыбыз халкына, мәхәлләләребезгә, мәчет картларына баш иеп рәхмәтләребезне әйтәбез. Ә танылган эшкуарыбыз Расих Латыйповка аеруча рәхмәтлебез. Ул безгә ярдәмгә үзенең эшчеләрен җибәрде һәм алар көне буе янган бүрәнә калдыкларын төяп түктеләр. Аннан ул сарай төзү өчен кирәк-яраклар, калай бирде, ә фермер Камил Исхаков малларыбызны кышкылыкка ризык белән тәэмин итте.

Юмарт куллы эшкуарларыбызның кылган игелекләре үзләренә дә әйләнеп кайтсын, ике дөньяның да рәхәтенә ирешсеннәр иде, дип телибез. Туганнарыбызга да олы рәхмәтләребез ирешеп, Аллаһы Тәгалә үзләрен шушындый аянычлы бәла-казалардан сак­ласын, күрмәгәнгә – күрсәтмәсен, күргәннәргә – сабырлык бирсен иде.

Мөгамбәр һәм Саимә ФӘЙРУЗОВЛАР.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1328

Комментирование запрещено