Тормыш юлына җитәкләп чыгардылар безне

Без, авыл халкы, “Бер­дәмлек” газетасын бик яратып укыйбыз. Чөнки анда үзебезнең авылдашлар турында да, өлкә татарлары турында да, милли җәмгыятьләрнең эшчәнлеге турында да күп языла. Татар тормышының шундый күпкырлы булуына шатланып яшибез. Редакция хезмәткәрләренә татар милләтен күтәрү эшендә уңышлар насыйп итсен.

Туксанынчы елларда “Бер­дәмлек” редакциясендә Фәния апа Шәфигуллина да эшләп, бик тә төпле, акыллы язмалары  белән танылган иде. Ә без аны Балыклы авылы мәктәбе директоры буларак та хәтерлибез әле.

1953 елда беренче сыйныфка укырга килүем бик яхшы истә калган. 25 баланың берсенең дә өстендә мәктәп формасы юк, кем нәрсәгә бай, шуны киеп килгәннәр. Күбесенең аягында чабата. Беренче укытучыбыз Әминә апа Фәрхетдинова класс­ка алып керүгә, без, чыр-чу килеп, парта сайларга керештек.

Мәктәп директорыбыз Фә­ния апа Шәфигуллина  кечкенә улын иярткән яшь кенә ханым булып истә калган. Шундый  нәфис җилкәләргә нинди йөк төшкәнен ул үзе генә белгәндер инде.  Чөнки мәктәбебез  бер катлы агач бинадан гыйбарәт булып, андагы җиде класс­та дүртәр рәттә бишәр парта тезелгән иде. Идәннәре генә дә буялмаган бит. Җыештыручы апалар аларны кыргыч белән кырып,  мунчала белән ышкып юалар иде. Электр уты булмаганлыктан, икенче сменада укучылар өчен беренче парталарга керосин лампалары куелган. Тәнәфес вакытында төртешеп уйнаганда ничек без аларны төртеп төшермәгәнбез икән дип әле дә исем китә. Класслар мич ягып җылытыла иде. Без килүгә утын янып беткән, морҗасы тыгылган була иде.

Шушы кечкенә генә буйлы директорыбыз урманнан утын китерү, аны кисеп, ярып өеп кую, мәктәп бинасын сылап-бурлау, ут-күз чыкмау, укыту эшләре өчен дә җаваплы иде бит. Ә транспорттан – арбага җигелгән бер мескен алаша гына иде.

Фәния Шәйхулла кызының  Куйбышевка күчеп китүе, анда озак еллар плановый институтта укытып, фән кандидаты, доцент дәрәҗәсенә җитүе  турында “Бердәмлек”тән укып белдем. Хәзер Мәскәүдә, улы янында яши икән.  Ул апа бездә директор булып эшләгән чорда укыткан укытучыларыбыздан Фәния апа Шәфигуллина үзе, Фәһимә апа Гаделшина,  Әминә апа Шәрәпова гына исәннәр. Аларның барысына  да озын гомер, бәхетле картлык телим. Алдагы көннәрегез шатлык­лы, аяз булсын. Безне укытып кеше ясаганыгыз өчен, баш иеп рәхмәт әйтәбез.

Ә бакыйлыкка күчкән укы­­тучыларыбыз – Әминә Фәр­хетдинова, Зифа Әбү­га­ниева, Шәмсемөнир Усма­нова, Әхәт һәм Мөкат­димә Вәһаҗевлар, Гариф Фәт­хет­динов, Зәкия Сираҗет­дино­валарның авыр туфраклары җиңел булсын, рухлары шат булсын.

 

З. ГАЛИЕВА,

 Балыклы авылында туып-үсеп,

хәзер Камышлы авылында яшәүче пенсионер.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1390

Комментирование запрещено