“Туган тел” һәрвакыт берләштерүчебез булсын иде

getImage-8Киләсе елда Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең оештырылуына егерме биш ел тула. Ул Россия күләмендә иң өлкән милли-мәдәни бер­ләшмәләрнең берсе булып санала. Соңгы сайлауларда аның җитәкчелегенә яңа кешеләр килде һәм менә икенче ел инде оешма белән Самараның “Ипозембанк”ы директорлар советы рәисе, икътисади фәннәр докторы, профессор Ильяс Шәкүров җитәкчелек итә, башкарма директоры вазифаларын Данияр Сәйфиев башкара. Бу егетләр җитәкчелегендә иҗтимагый эшләрнең җан­лануы күзәтелә. Күптән түгел генә оешманың өлкә Халыклар дуслыгы йортында узган хисап җыелышында да бу аермачык күренде.

Бүгенге көндә оешманың 117 әгъзасы булса, җыелышта әле тагын 26 кешенең гаризасы тикшерелеп, аларның барсы да өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә әгъза итеп кабул ителде. Араларында күбрәк яшьләр. Бу, әлбәттә, яхшы күренеш.

Җыелышта җәмгыятьнең советы составына да яңа әгъзалар өстәлде. Шулар арасында — Резеда Алешина, Линар Абсаттаров, Римма Нуретдинова, Искәндәр Мифтахов, Шамил Әхмәров — барсы да җәмгыять тормышында актив катнашучылар.

Шакуров ИльясОешманың президенты Иль­яс Шәкүров үзенең хисап чыгышында соңгы вакытларда эшләнгән эшләр турында сөйләп үтте. Өлкәнең башка татар милли-мәдәни берләшмәләре белән берлектә өлкә “Туган тел” җәмгыяте инде күптән гадәткә кереп киткән Нәүрүз, Сабан туе кебек бәйрәмнәребезне үткәрүдә катнашып кына калмый, күп кенә яңа чаралар уздыруга да игътибар итә башлады. Мәсәлән, “Туган тел” оешмасы өлкәбез­дә Бөтенроссия күләмендә “Тү­гәрәк уен” фольклор фестивален үткәрүгә зур өлеш кертте. Аның тарафыннан татар балалары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар, шигырь уку, җыр бәйгеләре, төрле күргәзмәләр оештырылып тора. Татар телен яхшы итеп үзләштергән мәктәп укучыларына, урта һәм югары уку йортлары студентларына акчалата грантлар бирү дә каралган.

2012 елның декабрендә “Туган тел” җәмгыяте инициативасы буенча өлкәбездә татар һәм рус телендә төсле калын “Самар татарлары” журналы нәшер ителә башлады. Һәр квартал саен дөнья күрүче бу басманың 2013 ел ахырында бишенче саны укучыларга килеп ирешәчәк. Киләсе елдан аны өйгә дә яздырып алып булачак.

Өлкә “Туган тел” оеш­масының, аның президенты Ильяс Шәкүровның тырышлыгы белән “Самар татарлары” дип аталган берләштерелгән интернет-портал эшли башлавы да куанычлы күренеш, әлбәттә.

Ильяс Гомәр улы киләсе елга билгеләнгән планнарга тукталып, өлкә татар иҗ­тимагый берләшмәләренә үза­ра һәм хакимият органнары белән уртак тел табып эшләүгә игътибарны арттырырга чакырды. Ул “Туган тел” оешмасының юбилеен тиешле дәрәҗәдә билгеләп үтәргә кирәклегенә дә басым ясады.

- “Туган тел” оешмасына һәм башка татар милли-мәдәни берләшмәләренә татарларыбызны күбрәк җәлеп итү өстендә эшләргә кирәк. Актив әгъзаларыбыз булмаса, без бернәрсә дә майтара алмаячакбыз. Ә иң зур максатыбыз — татар халкыбызны саклап калу, туган телебезне, мәдәниятебезне, сәнгатебезне үстерү, — дип белдерде оешма президенты. - Моның өчен безгә эш алымнарыбызны үзгәртергә, төрле секцияләр оештырып, нәкъ шулар яр­дәмендә кабул ителгән планнарыбызны тормышка ашырырга кирәк.

Җыелышта чыгыш ясау­чыларның һәрберсе “Туган тел”нең яңа җитәкчелегенең, бигрәк тә аның президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүровның, эшчәнлегенә уңай бәя биреп, киләчәктә дә аны шулай дәвам итәргә кирәклеге турында әйтте. Оешманың актив әгъзаларының берсе Шәүкәт Хәйбуллов элеккеге елларда актив катнашкан кешеләрне онытмаска, аларның хәлен белеп, ярдәм итеп торырга чакырды. Ә Мансур Ямалетдинов, 1989 елда өлкә “Туган тел” җәмгыяте үткәргән дини-тарихи конференциянең дәвамы итеп, 25 еллык юбилейга да галимнәребез, җәмәгать эшлеклеләребез катнашында зур конференция уздыру кирәклеге турында әйтте.

- Оешманың һәр эшләнгән эше, һәр әгъзасының керткән өлеше бәяләнергә тиеш, — диде ул. Бу уңайдан Самара татарларының үткән тарихына һәм бүгенгесенә багышлап төшерелә торган кинофильм­нарны да хуплады.

Шамил Әхмәров, Шамил Баһаутдинов, Румил Шәрипов, Азат Надиров, Рифкать Хуҗин һәм башкалар эшләнгән эшләр белән беррәттән әле эшләнәчәкләренең дә байтак булуын, моның өчен ешрак җыелышып сөйләшергә кирәклеге турында да әйтеп үттеләр. Румил Шәрипов, мәсәлән, яшьләргә игътибарны арттырырга чакырды.

Чыгыш ясаучылар татар телебез өчен борчылып, үзләрен татар активистлары итеп санаучыларның да кайберләренең телебезне өй­рәнергә теләмәүләре, бала­ларын да, оныкларын да өйрәтмәүләре, татарча га­зе­та-журналларыбызны укы­мау­лары, татар концертларына йөрмәүләре турында сөй­ләделәр. “Туган тел” татар оешмасы һәрвакыт безгә үрнәк күрсәтергә, оештыручыбыз һәм берләштерүчебез булырга тиеш», — диделәр алар.

Рәфыйк НУРИСЛАМОВ.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1620

Комментирование запрещено