Безгә нинди җыр кирәк?

69fa1d8be1aeb938dfa323e4efac9f4c_500_0_0“Пирамида” күңел ачу комплексында “Болгар” радиосы милли музыка премиясен тапшыру тантанасы булды. Анда алып баручылар “Безгә нинди җыр кирәк?” дигән сорауга җавап эзләсә, без чираттагы тантананың өстенлекле якларын барладык.

Бу чараны оештыручылар әйтүенчә, нинди җыр кирәк­леген тамашачы үзе сайлаган. Апрель аеннан башлап “Болгар” радиосының “Музыкаль дистә” тапшыруы “ТНВ-Татар­стан” каналына чыгып, киң­рәк аудиториягә тавыш бирү мөмкинлеген тудырды. Әй­тер­гә кирәк, тапшыру барышында көтелгән җырчылар да, ә кайчак көтмәгәннәре дә югары балл җыя алды. Шулай итеп тантанада милли дә, зәвыклы да киемнәрдән (катнашучыларны дизайнер-сти­лист Ләйсән Хаҗиева киендерде) 21 җырчы катнашты. Алар арасында Салават, Вил Усманов, Зәйнәп Фәрхет­динова, Венера Ганиева, Ришат Төхвәтуллин, Рөстәм Закиров кебек халык мәхәб­бәтен яулаган җырчылар да байтак иде.

Тантананы радио-те­ле­видение журналистлары Айсылу Хаҗиева, Рөстәм Гайзуллин, Алия Сафиуллина алып барды. Гомумән, проектны журналистларның уртак иҗат җимеше дип әйтергә була. Чөнки сценарийны да журналистлар Гөлнара Җәли­лова белән Данил Сәфәров язган. Тантана ахырында гына әлеге сценарийны халык шагыйре Роберт Миңнул­линның шигъри дүртьюл­лыклары бизәгәне ачыкланды. Шагыйрь исә сәхнәдән: “Бу шигырьләр Рөс­тәм укуында әйбәт яңгырады. Башта минем исемне әйт­мәскә дип килешкән идек. Әйткән булсалар, әйбәтрәк тә язган булыр идем”, – дип шаяртты. Ул, яшь җырчыларга кагылмадым, әмма исемле җырчыларны йомшак кына чеметкәләп алдым, дип тә кисәтеп куйды. Бу чеметү­ләрне кемдер юмор аша елмаеп кабул итсә, кай­берәүләр аны һич тә аңлый алмады.
Тантананың партнеры, Ваһапов исемендәге фестивальне оештыручы, продюсер Рифат Фәттахов бу про­ект­ны яңалык дип бәя­ләде, шул ук вакытта үпкәсен дә белдерде:

– Бу – бик матур, уңышлы идея иде. Туры эфирда гади тамашачының җиңүчеләрне билгеләве һәм, үзләре әйтү­енчә, хәрәмләшүләр булмавы өчен оештыручыларга рәх­мәт әйтергә кирәк. Җиде ай буе бу идея экраннардан бик матур яңгырады һәм тамашачыны киеренкелектә тотты. Үзем, мәсәлән, “Музыкаль дистә” хитлар парадын көтеп ала идем. Ә менә милли премияләрне тапшыру тантанасы идеяне тулысынча гамәлгә ашыра алмады. Ник дигәндә, җиңүчеләр билгеле иде. Шуңа күрә ниндидер яңалык әйтүе дә кыен булгандыр. Ә бит эстраданың таләп­ләре кырыс. Монда режиссура җәһәтеннән ныграк эш­ләргә кирәк иде. Гадәти концерт килеп чыкты. Кайбер урыннарда хәтта узган га­сырның 60-70нче елларда авыл клубларында үт­кә­рел­гән әдәби-музы­каль монтажны хәтерләтте. Мәгънәсез эпиграммалар концертның дәрәҗәсен тагын да төшерде. Автор, кайбер җырчыларны чеметеп алдым, ди. Әмма йө­з­ек кашы булган җыр­чы­лар­ны чеметергә аның ни хакы бар? Җырчы бит ул – бик нәз­берек, хисчән кеше. Беренче коймак төерле була дигән­нәре шушыдыр инде, күрәсең. Концертлар да югары дәрә­җә­дә оештырылырга тиеш. Юкса, әйбәт идеяләр дә югалып калырга мөмкин. Килә­чәктә әлеге премияне бирү тантанасы милли сәнгать өлкә­сендә вакыйга дәрәҗә­сенә күтәрелер дип ышаныйк.

Һәрхәлдә, милли музыка премиясен тапшыру тантанасы үзенең “Татар җыры” фес­тиваленә көндәш була алырлык проект икәнен күрсәтә алды. Ә бу аларның икесе өчен дә файдага. Иҗади көндәшлек бер-берсенә үсәр­­гә һәм кимчелекләр өс­тендә эшләргә ярдәм итәр, шәт.

“Татар җыры” да тәүге адымнарын ясаганда авторларны зурлады. Бу вакыйганы сәхнәдән Роберт Миңнуллин да искә төшереп үтте: “Башта сыны да, грамотасы да, аңа ияреп берәр мең салынган конверты да бирелә иде. Алдан җыр авторларын сәхнәгә дәшеп котладылар. Соңыннан залда гына бүләкли башладылар. Ахыр чиктә, сәхнә артында гына кулны кыстылар”, – диде ул. Менә шулай баштан – конверт, аннан грамота юкка чыккан, соңыннан авторлар, го­мумән, онытылган. Ә яңа проект авторларны искә төшереп кенә калмыйча, аларны сәхнә түренә дәште һәм җырчылар белән беррәттән аларга да бүләк бирде.

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закировка да “Барс-Медиа” бәйгесенә көн­дәш булырлык проектның тууы ошаган:
– Анда катна­шучы­лар­ның 70-80 проценты халык күңе­лен яулаган җырчылар иде. Билгеле, беренче коймак төерсез булмый инде ул. Төерләр булды, алар килә­чәктә искә алыныр дип уйлыйм. Әйтик, артистлар тере тавыш белән җырлый дип әйтәләр икән, барысы да тере тавыш белән җырласын иде. Исеменә премия сүзен чыгарганнар икән, аз-маз булса да, премиясе дә булсын иде инде.

Авторлар исә үзләрен искә алуларына да бик канә­гать. Популяр җырлар авторы, Һ.Такташ премиясе лауреаты Рөстәм Закуан әнә шулай ди:
– Авторларны искә алулары – бик яхшы фал. Киләчәктә дә шушы традицияне дәвам итсеннәр иде. Тәкъдимемне дә җиткерим. “Болгар” ра­диосының “Үткәннәр сагындыра” дигән бик матур сәхи­фәсе бар. Менә бу тантанада исән чагында шул сәхифәдә яңгыраган аксакал җырчыла­рыбыз да катнашса, бик әйбәт булыр иде.

Күренеп тора, милли музыка премиясе булдырылу бер­кемне дә битараф калдырмады. Тәнкыйтьләүчеләр дә күбрәк аның яхшы якларын күрергә тырышты. Шулай булырга тиеш тә. Ул аягына басмаган сабый гына бит әле. Ләкин бик зур өмет­ләр һәм матур киләчәк юраган сабый. Шуңа күрә ким­челекләр тора-бара бетәр дип ышаныйк.

Кимчелек дигәннән, артистлар, татарча җырладык, русча сын алдык, дип шаярталар. Баксаң, “милли премия лауреаты” дигән сүзләр башта русча, аннан соң гына татарча язылган икән. Милли бүләк булгач, яшь үсентене хәтерләткән сында иң элек ана телебезгә урын бирелергә тиеш иде кебек.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 205, 03.12.2013/)

Просмотров: 1157

Комментирование запрещено