Хаҗ һәм корбан турында дини сораулар һәм җаваплар

2015-yili-umre-kayitlari-devam-ediyorb68010dd691ba00f54d1- Балаларың биргән хәләл акчага хаҗга барырга ярыймы?

Д.Сәйдуллина.

Самара шәһәре.

- Ике як та риза булган очракта ата-ана баласының яки баласы ата-анасының акчасына хаҗга бара ала. Бу очракта хаҗлары дөрес һәм кабул булыр, иншалла.

- Бурычка яки банктан алынган кредит акчасына хаҗга барырга буламы?

Д.Сәйдуллина.

Самара шәһәре.

- Мөселманга хаҗ гыйбадәте фарыз булсын өчен аның сәламәт, азат, акыллы һәм балигъ яшендә булуы шарт. Ә иң мөһиме — хаҗга бару өчен кирәк кадәр хәләл малы булырга тиеш.  Әгәр берәүнең хаҗга барырлык акчасы булмаса, аңа бурычка керергә кирәкми, чөнки аның өстендә хаҗ фарыз тугел.

Кредитка алган акча процентлы икән, бу акча хәрәм санала һәм аның белән хаҗга бару дөрес саналмый. Чәнки риба динебездә процентлы бурыч алу һәм бирү хәрәм һәм олуг гөнаһ! Гомумән, хаҗга баручының керем кәсебе пакъ һәм халәл булырга тиеш!

* * *

- Элек корбанны бер кеше исеменнән генә чала идек. Хәзер бер сарыкны ике кеше дә кушылып чала башлады. Бу дөресме?

Х.Мостафин.

Тупли авылы,

Елховка районы.

- Әгәр корбан нияте белән сарык яки кәҗә чалына икән, ул тик бер кеше исеменнән генә чалынырга тиеш. Бер сарыкны ике кеше кушылып чалу дөрес түгел. Сарык белән кәҗә бер яшьлек булырга тиеш. Әгәр 6 айлык сарык зур булып, бер яшьлек кебек күренә икән, аны чалу дөрес.

Сыер һәм дөя төреннән булган хайваннарга җиде кеше кушылырга мөмкин. Кушылучылар мөселман булып, барысында да корбан чалу нияте булырга тиеш. Әгәр араларында берәү корбан нияте белән түгел, ә мисал өчен, ит алу өчен кушылса, беркемнең дә корбаны дөрес итеп саналмый. Сыерның — ике, дөянең исә биш яшлек булуы шарт.

 * * *

-  Мөселман кешесенең кызы рус кешесенә кияүгә чыгып яши, икенчесенең малае рус хатыны белән тора һәм алар корбан чалалар. Бу дөресме?  Зина кылып йөрүче хатынның әтисе аның өчен корбан чалса, ярыймы?

Х.Мостафин.

Тупли авылы,

Елховка районы.

- Иң элек корбан чалу кемнәр өчен ваҗип (тиешле) икәнлеген белик. Безнең Әбү Ханифә  мәзһәбе буенча  Корбан гаете көннәрендә (10, 11,12 зөл-хиҗҗә) Аллаһы Тәгаләгә якынаю нияте белән корбан чалу азат, мукыйм (мосафир булмаган), акыл иясе, балигъ яшенә ирешкән, нисап малына ия булган һәр мөселман бәндә өчен вәҗиптыр. Нисап малыннан максад кешенең асыл ихтыяҗларыннан (асыл ихтыяҗларга торак йорт, йөри торган машина, кием, өй җиһазлары, эш кораллары кебек әйберләр керә) гайри 84,8 грамм алтынга яки аның кыйммәтендә булган акчага (120 мең сум чамасында) яки малга ия булу. Әгәр кеше бәйрәм көнендә нисапка ия булса, корбан аның өстендә тиешле ваҗип булыр. Димәк бу мал хуҗасы иң элек үзе өчен корбан чалырга тиеш. Аның өчен әти-әнисе яки башкасы корбан чалырга бурычлы түгел (соңгы вакытта безнең төбәкләрдә еш очрый торган ялгыш гамәл).

Әгәр  мөселман динендәге хатын башка диндәге кеше белән яшәсә, бу, әлбәттә, зур гөнәһ. Ләкин ислам диненнән чыкмаган мөддәтчә эшләгән изге гамәле кабул булыр һәм савапка ирешер, иншәлла! Хәлбуки, әгәр гөнаһларыбыз изге гамәлләребезгә киртә булса, һич беребезнең дә гамәлләребез кабул булмас иде. Моның турында сөекле пәйгамбәребездән (с. г. с.) “Һәр адәм баласы хата-гөнаһ эшли, ләкин хата–гөнаһ эшләүчеләрнең иң хәерлесе — тәүбә кылучылардыр” эчтәлекле хәдис риваят ителә.

Димәк,  башка милләт кешесе белән яшәүче хатын өчен корбанны әтисе түгел, әгәр өстәге шартларга ия булса, үзе чалырга тиеш. Чөнки ул балигъ яшенә ирешкән мөстәкыйль бәндә. Әгәр аның корбан чалырга хәле җитми икән, әтисе яки башка бер мөселман бәндесе үз исеменнән корбан чалганнан соң аңа бер корбанлык хайванны яки сыерның 1/7 өлешен бүләк итеп чалса, бу корбан буларак саналыр, дип өмет итеп була иншәлла.

4 — 5 яшьлек бала өчен корбан чалучы әти-әниләргә дә шуны ук әйтеп була. Кеше башта үз бурычын үтәргә, аннары баласы өчен чалса, Аллаһы Тәгалә кабул итәр.

Сорауларга җавапларны Самараның тарихи мәчете имамы

Наил хәзрәт БИКТАЕВ әзерләде.

«Бердәмлек»

Просмотров: 2684

Комментирование запрещено