Россиядәге иң яхшы юллар — Казанда / Россияне считают дороги Казани лучшими в стране

d4c14bd4d13e4fc838c0ff37854593ce_MКазанда халыкара җәйге Универсиада уеннары уздыруның уңай нәтиҗәләре һаман да сөендерә. Быел шәһәрнең юллары Россия калалары арасында сыйфат ягыннан иң югары — беренче урынны яулаган.
Әлеге төр сораштыруны Superjob порталының тикшеренү үзәге уздырган. 2013 елның ноябреннән алып 13 гыйнварга кадәр дәвам иткән сораштыру Россиянең иң зур 15 шәһәрендә үткәрелгән. Анда Россиянең 16 мең машина йөртүчесе,  илнең икътисади яктан актив халкы катнашкан. Тикшеренү нәтиҗәләре узган еллар белән чагыштырганда шактый аерыла.
2014 елның юллар рейтингында Татарстан башкаласы традицион лидер — Мәскәү шәһәрен дә уздырган һәм мәртәбәле беренче урынны яулаган. Ә иң шаккаттырганы — быел республика юлларына карата уңай бәяләр башка еллар белән чагыштырганда 5 тапкырга арткан. Ә өч ел элек исә уңай фикерләр саны нибары 1 процент кына тәшкил иткән булган.
Әйтергә кирәк, казанлылар шәһәр юлларын «4ле» һәм «5ле» билгеләре белән генә бәяләгән. Шулай да, алар фикеренчә, халыкара ярышлар алдыннан җитәкчеләр бары тик халык күп йөри торган урыннарга гына игътибар биргән, ә менә ишегалды тирәләре һәм караңгы почмаклар элеккеге хәлдә калган. «Начар юллар һаман да бар», дип белдергән казанлылар.
Ничек кенә булмасын, Татарстан башкаласы юлларының сыйфат буенча Россия күләмендә беренче урынга чыгуы зур алга китеш турында сөйли. Ә икенче урында исә — күп еллар дәвамында беренче урынны яулап килгән Мәскәү шәһәре. Өченче урын Санкт-Петербург каласына эләккән.

intertat.ru

* * *

Согласно данным опроса, проводившегося с 11 ноября 2013 года по 13 января 2014 года среди жителей крупнейших российских городов, Казань лидирует по количеству положительных отзывов о состоянии дорог. Так, казанские дороги получили 5% «пятерок» и 33% «четверок». Столице Татарстана удалось по этим показателям обогнать Москву, которая получила 3% отличных оценок и 26% — хороших. На третьем месте оказался Санкт-Петербург.
По худшим в России дорогам, как показал опрос, ездят волгоградцы: 93% респондента поставили самые низкие оценки.
Опрос был проведен порталом Superjob.ru.

Просмотров: 1120

Комментирование запрещено