“Ул туды, үзгәрде, яктырды бөтен дөньяның йөзе”

Безнең ата-бабаларыбызның йөз ел элек Мәүлид көненә нинди карашы булган?

12 — 13 гыйнварда без Мәүлид көнен билгеләп үттек. Ә хәзер мөселман дөньясында Мәүлид ае бара.

Соңгы елларда, дини тормыш җанланып киткән һәм безнең арабызга ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләребезне “төзәтүчеләр” килеп кергән чорда бик еш кына, гадәти бәйрәмнәребезне үткәрергәме-үткәр­мәскәме, алар ислам тәгъ­лиматына туры киләме-юкмы дигән төрле фикерләрне ишетергә туры килә. Дөреслекне эзләү юлында акыллы күп кешеләр хәзер картларның, үткән заманаларда яшәгәннәрнең тәҗрибәләренә мөрәҗәгать итәләр. Без дә һәрвакыт шулай эшләсәк, дөрес булыр иде.

Түбәндә укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителгән язманың безгә килеп әләгүе дә бик гыйбрәтле һәм шулай ук хөрмәтле бабаларыбызның изге эшләренә дәлил булып тора.

ХХ гасыр башында атаклы Самара имамы Мөхәммәтфатыйх Мортазин Казанда һәм Уфада татар телендә чыга торган берничә газета-журнал алдырып, җыеп килгән. Алар – “Сөембикә”, “Аң”, “Мәктәп” һәм башкалар. Шуларның кайберләре Мөхәммәтфатыйх хәзрәтнең кызы Әдибә апаның тырышлыгы белән бүгенге көнгә кадәр сакланган. Һәм безгә дә, бүгенге заман тарихчыларына, алардан файдаланырга мөмкинлек булды.

Шуларның берсендә — “Сөембикә”дә, Мәүлид бәйрәменә багышланып басылган шигырьне һәм мәкаләне “Бердәмлек” газетасы укучыларына тәкъдим итәбез.

Мәүлид көнендә

(“Мәүлид әл-Нәби” мәҗмүгәмдән)

 

Ул туды, башкарды, үзгәрде бөтен

дөньяның йөзе,

Чөнки балкытты бөтен җирне

хакыйкать йолдызы.

Нур белән тулды җиһан:

шатланды җир, күк, барча җан;

Әйттеләр шатлык белән күктә

мәләикләр азан.

 

Мәккәдә шатлык белән мәҗлес өчен

мал суйдылар

Һәм дә зур сөенеч белән исемен

“Мөхәммәд” куйдылар.

Атты шайтаннарны, икте күктә

йолдызлар уты.

Сүнде “кайсер”нең гыйбадәткә

ягып куйган уты.

 

Төштеләр җиргә авып батыл

гыйбадәтханәләр…

Чыкты диңгез башка җирдән,

шиңде “бахыр сәва”лар.

Тетрәде җир, күк, кояш, ай җиргә

нурлар чәчтеләр…

Иттеләр сәҗдә агач, ташлар вә

тәсбих әйттеләр…

 

Кәгъбәдә булган сынымлар төште

җиргә йөз түбән;

Күп кеше белде Рәсүл килгәнлеген

чын төш белән.

“Әбраһә” чыккан иде гаскәр белән,

зур фил белән,

Мәккәне алмак булып сугышып шушы

зур “ил” белән.

 

Ул да Пәйгамбәр туа торган

вакытка очрады,

Таш белән итте һәлак күктән

“Әбабил” кошлары…

Ул туды, үзгәрде, яктырды бөтен

җирнең йөзе,

Чөнки балкытты җирне хакыйкать

йолдызы!

Җамалетдин ЮМАЕВ.

* * *

docs.mail.ru

Бу шигырь 99 ел элек — 1915 елның гыйнварында Казанда дөнья күргән “Сөембикә” журналында басылган. Шунда ук Мәүлид бәйрәме темасын дәвам итеп, редакция исеменнән зур гына мәкалә урнаштырылган. Аңа 1913 елда вафат булган бөек шагыйрь Габдулла Тукайның “Чын белән ялган” шигыренең исеме алынып куелган.

“Җир йөзендә нәрсә генә юк? Әйе, җир йөзе, табигать чиксез бай…” – дигән сүзләрдән башлана ул. Аннан, төрле дини-фәлсәфә уйланулардан соң, газетаның хезмәткәре журналның әлеге саны басылып чыккан вакытта илебезнең барлык халкын борчыган һәм кайгыга салган темага күчә: 1915 елда Беренче бөтендөнья сугышының кызганнан-кыза барган чагы.

Мәрхүм Габдулла әфәнде Тукаев хәзрәтләренең ”Чын белән ялган” шигырен хәтерлисезме?” - дип сорый автор һәм үзенең эзләнүләре турында сүзләрен дәвам итә: “Менә шул Габдулла әфәнде тасвир иткән чын белән ялган, яманлык белән яхшылык бу көнгә кадәр адәм сурәтенә кереп бер-берсе белән сугышып киләләр. Тарихларда язылган бөтен мәшһүр сугышлар әнә шул чын белән ялган, яманлык белән яхшылык сугышы. Менә шул яманлык белән яхшылык көрәше чиксез күз яшьләре, каннар түгелә, шулар аркасында күп кешеләр ватаннарыннан сөреләләр.

Хәзер дә әле яманлык белән яхшылык сугыша, алар аркасында меңнәрчә кешеләрнең каны түгелә. Җәнаб хак, яманлык белән көрәшүдә адәм балаларына җиңеллек булсын дип, бу дөньяга бик күп Пәйгамбәрләр җибәргән. Алар бөтен гомерләре буенча яманлыкка каршы торып көрәшкәннәр. Адәм балаларын тугрылыккка өндәгәннәр һәм шул юлда бик күп фидакарьлекләр күрсәткәннәр. Бу көндә шул мөхтәрәм затлар өчен дә иң бөеге булган Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга тәшриф боерган көне. Аның адәм балалары өчен эшләгән эшләрен тәкъдир иткән өммәтләре бу көн аның туган көнен искә төшереп бәйрәм итәләр. Бу көнне бөтен мөселман шатлана һәм чынлап хактан яманлыкка каршы тору юлында үзенә ярдәм, көч сорый.

Менә без “Сөембикә”нең бөтен укучыларын шушындый зур бәйрәм көне белән тәбрик итәбез”.

Күрүебезчә, Мәүлид бәйрәме та­тар халкында иң хөрмәтле һәм кадерлеләрдән саналган. Язманың йомгагы итеп, шуны тагын бер кат, ассызык­лап әйтергә кирәк: Мәүлид бәйрәмен безнең бабайлар чын мөселман, татар бәйрәме итеп күргәннәр.

Язмаларны укыды һәм иске татар имлясыннан хәзерге язуга

Шамил ГАЛИМОВ күчерде.

Сүзлек:

Мәҗмүгәм – җыентык.

Мәләикләр – фәрештәләр.

Кайсәр – Византия патшасы.

Батыл – юкка чыгып.

Бахыр сәва – патшалар диңгезе.

Әбраһә — Мөхәммәд (с.г.в.) туган елны Йәмән хакиме.

Әбабил кошлары – газап кошлары.

Тәшриф боеру – яктырту.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1101

Комментирование запрещено