Хәзерге вакытта Камышлы районының игенчелек белән шөгыльләнүче Камышлы авылы фермерлары рәхәтләнеп ял итүдән тыш, кыш айлары сыналмышларын күзәтеп, киләсе ел игенче өчен шатлыклы, мул уңышлы булырмы, дип төрле фаразларны сынап һәм әле тагын күп башка мәшәкатьләр белән янып яшиләр. Шундый фермерларның берсе — Булат Минсәгыйть улы Сәлахов өенә барып кергәндә, ул үзенең ашлык саклау амбарларына ашыга иде. Нияте — сорап килүчеләргә ашлык сату.
Аның сөйләвенә караганда, язын чәчүгә төшкән көннәр аңа бик зур бәйрәм төсле тоела икән. Крестьян хезмәтенең кадерен белгәнгә, үткән елның көзе бик яңгырлы булуга карамастан, үстерелгән уңышны әрәм-шәрәм итмичә, тулысынча җыеп алган.
- Җир эшкәрткәнне, үзен сабый баладай иркәләгәнне ярата. Шул чагында гына сине мул уңышы белән сөендерәчәк, - дип сөйли тырыш фермер.
Дөрес, мондый мәшәкатьле, авыр хезмәтне бер үзеңә генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Аңа эшендә энесе Марат, Әсфән Шәймәрданов, авылдашлары Раил Абдрахманов һәм башкалар ярдәм иткән.
- Үткән ел һәр гектарга хөкүмәттән бүлеп бирелгән 560 сум субсидия акчасы ягулыкның 70 процентын капларга җитте, киләсе елда аны 1000 сумга җиткерергә уйлыйлар, — дип шатлыгы белән дә уртаклашты Булат Минсәгыйть улы.
Ул үстергән ашлыкны үз авылы халкы да, күрше тирә-як районнардан да, Оренбург өлкәсеннән дә килеп, сатып алалар икән,
Без аның белән авылга инвесторларның килүе турында да сөйләшеп алдык. Булат әфәнде җирләрнең кысыр килеш, чүп үләне астында ятуын бер дә хупламый, әгәр мөмкин икән, аны инвесторларга бирергә дә каршы түгел, һәрчак гадел булырга, җитәкчеләр авыл кешеләре белән уртак фикергә килеп, хезмәт итәргә тиеш, дип саный ул. Тик нигәдер алар биредә бик еш алмашынып торалар икән. Ә бу эшкә зур комачаулык итә.
Булат Минсәгыйть улының хәләл җефете Фәүзия ханым Камышлы мәктәп-интернатында эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялга чыккан һәм гаиләсе белән алты ятимне үз янына сыендырган.
- Улыбыз Ринатның фаҗигале рәвештә гомере өзелү Аллаһының безне сынап каравы булгандыр, мөгаен. Шуның өчен, ирем белән киңәштек тә, алты ул тәрбияләргә алдык.
Үзем озак еллар мәктәп-интернатта хезмәт иткәч, бу адымга баруы бик авыр булмады. Улларыбызны кече яшьтән үз тәрбиябезгә алып, аларга ата-ана яратуы, гаилә җылысы бирергә тырышабыз. Хәзер өлкәнрәкләре Иван белән Александр шәһәрдә һөнәр үзләштерәләр, ә калган дүртесе яныбызда әле. Алар мәктәптә укыйлар, безгә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр, - дип сөйләде бу турыда Фәүзия ханым.
Аларның кызлары Эльмира белән Фирүзә бүгенге көндә үз гаиләләре белән читтә яшиләр. Оныклары Солтан, Сәмир, Радмир да әби-бабайларын гел сөендереп торалар.
Менә шулай иген игеп, балалар тәрбияләп яшиләр Булат ага һәм Фәүзия ханым Сәлаховлар.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1139