Базарга хәләл “Сыйфат” чыгарылды

сыйфат 307Үткән елда Самара өлкәсенең региональ Диния нәзарәте каршында “Хәләл” комитеты үзенең эшен башлап җибәргән иде. Ул өлкәдә хәләл исеме белән базарга чыгарыла торган бөтен продукцияне дә тикшереп, сертификат бирү белән шөгыльләнә. Комитетның Уставы да бар. Шуның нигезендә Самара өлкәсендә хәләл ашамлык сатучылар бөтенесе дә сертификация үтәргә тиеш. Беренче сертификат яңа ачылган “Яшьлек” оешмасының “Сыйфат” маркалы колбаса продукциясенә бирелде.

2006 елда экономика академиясен һәм Халыкара эшмәкәрлек мәктәбен тәмамлаган милләттәшебез Равил САБИРОВ “PSM group” оешмасында эшли башлый. Хәзер инде ул җитәкчелек иткән оешма Россия киңлекләрендәге 28 зур шәһәрнең кибетләренә хезмәт күрсәтә.

- Мин “Хәләл” колбаса җитештерү цехын акча эш­­ләү өчен түгел, ә бәлки күңелем өчен ачтым. Бу эшне дә, башка эшләрем кебек, җиренә җиткереп эшләргә теләгәнлектән, башта Җәмигъ мәчетенә мөрәҗәгать иттем. “Хәләл” сертификатын бирүче комитет рәисе Сәлимҗан ага Йосыпов бик теләп эшкә алынды. Ул башта Чувашстанның Шыгырдан авылына, Пенза өлкәсенә һәм Татарстанга барып, безгә ит китереп торучыларның мал чалу процессларын тикшереп кайтты. Барысының да шәригать законнарына туры китереп эшләнүен тикшергәч кенә, алардан ит алырга рөхсәт ителде. Колбаса цехын да, җиһазларын да, биредә җитештерелгән продукцияне дә алар кат-кат тикшерделәр һәм үзләренең фикерләрен әйттеләр. Безнең технологлар һәм цехның директоры Александр Итрухин булган җитешсезлекләрне бе­терделәр. Хәзер инде мин горурланып әйтә алам — безнең колбаса эчендә шәригать кушмаган нәрсәләр бер дә юк, — ди Равил Сабиров.

- Гадәттә, ит һәм колбаса базарына чыккан яңа җи­тештерүче ниндидер яңа­лык белән сатып алучының күңелен яуларга тырыша. Ә сез нинди яңалык күр­сә­тәчәксез?

- Чын хәләл продукция ге­нә. Безнең ашамлыкларны бер тапкыр ашап караган кеше баш­ка колбаса янына якын да кил­мәячәк. Чөнки безнең казылык­ларга тик ат һәм сыер ите һәм тәмләткечләр генә кушыла, һәм шушы сертификат моңа дәлил булып тора.

сыйфат 314сыйфат 311Колбаса цехын ачу тантанасына мөфти Талип хәзрәт Яруллин да килгән иде.

- Талип хәзрәт, безнең өлкәдә хәләл ашамлыклар сатучылардан кемнәр Җә­мигъ мәчете комитеты сер­тификатына ия булды?

- “Яшьлек” беренче булса, Тольяттиның кош үрчетү комбинаты — икенче. Тагын ике оешма чират көтә. Калганнары әле гариза китергәне юк. Без, дәүләт учреждениесе булмаганлыктан, аларны мәҗбүр итә алмыйбыз, ләкин матбугат чаралары аша кемнең сертификат алуы, кемнең алмавы турында хәбәр итеп торачакбыз.

- Хәзер хәләл колбаса сатучылар саны күбәеп китте. Зур кибет киштәләрендә хәләл булмаган ашамлыклар арасында хәләл ашамлыклар ятуын дә күрергә туры килә. Сез моңа нәрсә диярсез?

- Безнең мәчет сертификатын алган продукция аерым урында сатылырга тиеш. Равил Сабиров, мәсәлән, колбасасына аерым урын бирүчеләргә генә үзенең ит продукциясен сатуга тапшырачак. Ә аерым урыны булмаганнар “Элвес” оешмасына мөрәҗәгать итә алалар. Анда “Яшьлек” фирмасы исәбенә кибет киштәсен бүлеп бирәчәкләр. “Яшьлек”леләрдә барысы да алдан каралган һәм бу безнең комитетны бик шатландыра.

сыйфат 309Без колбаса җитештерү урыннарын да карап чыктык. Бөтен җирдә чисталык, ак халатлар, стерильлек хөкем сөрә. Технолог Надежда Быкова цехның тәүлегенә 4 — 5 тонна ит эшкәртә алуы, югары технологияле җиһазлар кайтарылуы, биредә эшли торган 15 хезмәткәрнең дә профессионал булуына канәгатьлек белдерде.

- Мин, элек Самараның ит комбинатында эшләгән кеше буларак, биредәге производ­стводан бик канәгатьмен. Әле­гә 8 төрле колбаса чыгарсак, киләчәктә ассортиментны тагын да төрләндерергә, тагын да тәмлерәк сортлы колбаса җитештерергә ниятлибез, — дип сөйләде.

Мөселман кешесе бөтен эшне дә догадан башлый бит инде. Менә цех ачу тантанасыннан соң да кунак­лар мул өстәлләр артына утырыштылар. Али хәзрәт Сөләйманов Коръән аятьләре укыганнан соң, мөфти Талип хәзрәт Яруллин дога укып, Ходай ризалыгы­на эшләргә фатихасын бирде.

Ә өстәлләргә куелган колбаса чыннан да бик тәмле иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1246

Комментирование запрещено