Мондый көз күптән булганы юк иде инде. Өч ай буе туктаусыз яңгыр явып торды бит. Безнең Иске Мәчәләй авылының Габдулла Тукай урамы машина белән керә алмаслык хәлгә килде. Бигрәк тә авыруларга, балаларга кыен – аяк киемнәрен пычрактан ала алмыйча, баткан җирдән чыга алмыйча азапландылар. XXI гасырда шулай яшәп булмый инде дип, Россия Президенты Владимир Путинга хат яздым. Дөрес, җавабы тиз килде. Тик файдасыз гына. Русчалап әйткәндә – отписка. Мин аңа икенче хат та яздым. Анысына да җавап шул ук иде.
Хат язышып аптырагач, зур гына конверт сатып алдым да, Самараның юллар төзү министрлыгыннан, губернатор, район, Президент администрацияләреннән килгән хатларны бөтенесен бер конвертка салдым да кабат Мәскәүгә җибәрдем.
Шуннан соң почтага эш артты — хатлар бер-бер артлы ява башлады. Иң шатлыклысы Похвистнево район администрациясеннән килде. Анда: “2013 — 2015 елларда сезнең Тукай урамына асфальт җәю планга кертелгән”, дип язылган иде. Инде шатландык! Тик бераздан бу хатның да “отписка” булуы аңлашылды. Бу Шамил әллә кайларга язып ятмасын дип, авызымны томалаганнар, ә безнең матур урам — арт урамга асфальт җәю бернинди программага да кертелмәгән икән. Шуннан күңелем кайтты. Бүгенге тормышта оят дигән нәрсә бөтенләй юк микәнни? Ә җитәкче кешеләргә бигрәк тә ялган сүз сөйләргә дә, язарга да ярамый, әлбәттә.
Илебездә күркәм әдәп-әхлак, тәртип урнаштыру, караклык-угрылыктан котылу, кешеләрнең йөрәкләрен агарту-чистарту өчен ничә буын, ничә гасыр вакыт кирәк булыр икән? Бу дөньяда мал җыялар-җыялар да, ә үлгәч, барысына да бертигез дүрт аршин җир бирелүен оныталар. Ходай каршына барып басарга һәм талаган-урлаган малларың өчен җавап тотарга кирәк булуын белмиләрмени алар?
Эх, юллар… Борынгылар, урам юллары пычрак булса да, ниятләр чисталыгын, язмыш юллары такырлыгын кайгыртканнар.
Ә отписка хатлары язуыңнан язмавың хәерлерәк.
Шамил МАМЫШЕВ, хезмәт ветераны.
Иске Мәчәләй авылы, Похвистнево районы.
Просмотров: 1132