Мәскәү Татар милли-мәдәни мохтариятендә — яңа рәис

Мәскәү Татар мәдәният үзәгендә Мәскәү Татар милли-мәдәни мохтарияте төбәк иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясе булган. Делегатлар оешманың яңа рәисен һәм мохтарият советы әгъзаларын сайлаган. Конференция делегатлары, ачык тавыш бирү юлы белән, оешманың яңа рәисе итеп Р.Мөхәммәдиевне билгеләгән, мохтарият советы составының яңа составы сайланган һәм анда Мәскәү яшьләре дә кергән, дип хәбәр итә ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.

 

Просмотров: 742

Комментирование запрещено