Шахмат меридианнары Иске Ярмәк аша уза

docs.mail.ruКамышлы районы Иске Ярмәк авылы урта мәктәбенең спорт залында ел саен очрашу өлкә шахматчылары арасында яхшы бер традициягә әверелде. Менә быел да Иске Ярмәк авылы мәктәбе укытучысы һәм шахмат остасына кандидат Салих Шәрәфетдинов истәлегенә алтынчы тапкыр уздырылучы турнирга Камышлы, Кләүле, Исак­лы, Кинел-Черкасс, Сергиевск, Кошки районнарында, Самара һәм Тольятти шәһәрләрендә яшәүче шахматчылар җыелды.

Салих Заһит улының биш баласы һәм тормыш иптәше Рәйсә Басыйр кызы ел саен уздыра торган турнир Камышлы районы администрациясе һәм авыл җирлеге ярдәме белән уздырыла. Кызганычка, быел Рәйсә апа иренең истәлегенә оештырылган турнирны әзер­ләүдә катнаша алмады. Үткән җәйне ул үзе да гүр иясе булды шул.

Спортчыларның сүзләренә караганда, алар Иске Ярмәккә җиңү артыннан түгел, ә Салих абыйның балалары оештырган җылы атмосферада аралашу өчен киләләр. Кунаклар башта Салих Заһит улының тормыш юлына һәм аның иң зур мавыгуы — шахматларга багышланган стенд белән таныштылар. Ул үз гомерендә бик актив кеше иде бит, мәрхүм: мәктәптә 50 ел математика укытучысы булып эшләде, авыл тормышында актив катнашты, шахмат уйнады һәм аның серләрен балаларга да өйрәтте, шигырьләр язды… Салих Заһит улы районның шахмат турнирларында катнашып, еш кына призер булып кайта иде. Газета һәм журналларда басылучы катлаулы шахмат мәсьәләләрен чишү дә яның иң яраткан эшләренең берсе иде. Салих Шәрәфетдинов тормышының ахырында Камышлы районының Мактаулы гражданины исемен алу бәхетенә дә иреште. Ә мондый зур исемне очраклы кешегә бирмиләр бит!

Чара авыл җирлеге башлыгы Расих Габидуллинның сәламләве белән башланып китте. “Шахмат сөючеләрне кунак итү — безнең өчен бик мактаулы эш. Аларның шахмат уйнау осталыгы елдан-ел үсүен, конкурска килүчеләр арасында яңа кешеләр булуын күреп шатланабыз”, - диде җирлек башлыгы. Шулай ук өлкә шахмат федерациясе президиумы әгъзасы, “Ак ладья” клубы җитәкчесе, авыл шахматчылары комитеты рәисе Виктор Щербаков, халыкара гроссмейстер Арсений Алавкин, “Маяк” клубы мөдире, иң олы арбитр Геннадий Осташевский һәм Өлкә шахмат федерациясенең этика комитеты рәисе Олег Безман да катнашучыларны сәламләделәр. Бу турнирны оештыручы Илдар Салих улы Шәрәфетдинов шахматчыларның ел саен шушында җыелып, әтисе истәлегенә оештырылган тур­нирда катнашулары өчен рәхмәтләр белдереп, уенны башлап җибәрде.

Катнашучылар ике командага – ирләр һәм хатын-кызларга бүленделәр. Ирләр саны 29 булса, хатын-кызлар бишәү генә иде, шуңа күрә ирләр швейцар системасы буенча, ә хатын-кызлар түгәрәк буенча уйнадылар.

Шахмат баталияләре көн­озын дәвам итте. Һәркем үзенең осталыгын күпьюллы һәм катлаулы комбинацияләр аша күрсәтергә тырышты. Ә җиңүчеләр финал уенда гына билгеле булдылар: беренче — Олег Безман, икенче – Арсений Алавкин, ә өченче – Кләүле районы шахматчысы Александр Мешков.

Хатын-кызлар арасында беренче урынны Кинел-Черкасстан килгән Милана Семьянова, икенче урынны — Яңа Усман мәктәбе укытучысы Алсу Абдуллина, өченче урынны Кинел-Черкасс районының Тимашево авылы спортчысы Юлия Ромаева яуладылар. Бөтен призерларга да 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнар, җиңүчеләргә — кубок, ә 1 – 10 урыннарны алучыларның һәрберсенә акчалата премияләр тапшырылды. Камышлы районы чемпионы Борис Камалетдинов бу юлы иң яхшы уйнаучылар унлыгына гына керә алды.

Кинел-Черкасс районыннан килгән япь-яшь шахматчыларга карап, бу спорт төренең киләчәкле булуына куандык. Бүләкләрне тапшырып бетергәч, Илдар Салих улы сүз алып Камышлы районында да шахмат уенын торгызу һәм популярлаштыру кирәклеге турында сөйләде. “Камышлы районы балалары арасында да, һичшиксез, талантлылары табылыр”, - диде ул.

Турнирда катнашучылар хуҗаларның кунакчыллыгыннан, үз ишләре белән аралашу мөмкинлегеннән бик канәгать булып таралыштылар. Мондый ярышлар, шахмат сөючеләр өчен чын бәйрәм булып, гомергә истә кала.

Шахмат меридианнарындагы яңа очрашуларга кадәр!

Фәния КӘРИМОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1202

Один комментарий

  1. Очень хотелось бы,чтобы у нас,в Камышле работал бы кружок по шахматам.У нас ребенок с первого класса играет в шахматы ,на соревнования его не берут,да и куда?