Туган җирдә бәхетем…

 СадриевыАдәм баласы бу дөньяда ниндидер яхшылыклар көтеп, киләчәккә өмет белән килә. Ләкин алда гомер бар әле, барына да өлгерермен, дип яшәүчеләрнең, баксалар, яшьлеге инде үтеп киткән, ишек артында инде гомер көзе көтеп торуын аңлыйлар. Шул вакытта утырып:

 Күрми калдым, сизми

 калдым,

 Яшь гомеремнең үткәнен”, - дип җырларга гына кала.
Камышлы авылында яшәүче Илшат һәм Римма Садриевлар эшләрен иртәгәгә калдырмыйча яшиләр. Алар, әле яшь булуларына карамастан, алларына куйган максатларының күбесенә ирешкәннәр инде.

 

- Аллаһыга шөкер, биш бала үстерәбез, - дип сөйли гаилә башлыгы Илшат Минфәез улы Садриев. - Ләйсән белән Миләүшә педагогия институтында белем алалар. Олысы тормышка да чыкты инде. Миллия җиденче сыйныфта укый. Улыбыз Илназга — биш яшь, ул әле балалар бакчасына йөри. Ә төпчегебез Илсинәгә бер яшь тә биш ай гына әле.
Кызларыбыз гарәп графикасын, догалар өйрәнделәр. Улыбыз Илназны, әле кечкенә булса да, мәчеткә алып баргалыйм. Алдагы көндә аңа да дини тәрбия бирәчәкбез, намаз укырга өйрәтермен, дип уйлыйм.

 

Үземнең туган авылым Дәүләтколда имам вазифасын башкарам бит мин. Бу кечкенә авылда мәчет салу гамәле аны саклап калу өчен эшләнгән иде. Шөкер, авылыбыз яши, мәчетебез дә ябылмый, кечкенә сабыйлар да тәравих намазына киләләр. Күптән түгел өлкә хөкүмәте ярдәме белән мәчеткә җылы керттек. Тиздән аны рәсмиләштерергә хыялланабыз. Үткән җәйне авылыбыз зиратын тимер койма белән әйләндереп алган идек. Ә язын зират өенә капиталь ремонт ясарга җыенабыз.

 

Гаилә тормышы, балалар тәрбияләү турында сүз кузгалгач, Римма ханым да сүзгә кушылды:

 

- Күп балалы гаиләләрне күреп гел сокланып, киләчәктә үземнең дә гаиләмнең зур булуын тели идем. Илшат белән танышып, хисләребезнең чын мәхәббәт икәнлеген аңлагач, аңа да бу турыда әйттем. Ул вакытта егетем Иске Усман авылында мал табибы, зоотехник булып эшли иде. Без өйләнештек һәм, Аллаһыга шөкер, бер-беребезне хөрмәт итеп, ислам динебез кушканча яшәргә тырышабыз, биш балабызны да шулай тәрбиялибез.

 

… Авыл хуҗалыклары таркала башлагач, Илшат гаиләсе белән Камышлыга күчә һәм ипотека кредиты алып, бер җәй эчендә кирпеч өй салып керәләр. Аннан соң хуҗа абзарлар, мунча төзеп куя, кое казып, өйгә су кертә. Өйнең бөтен ишек-тәрәзәләрен дә ул үзе ясаган. Агач эшен дә, тимер эретеп ябыштыруны да белә һәм ярата Илшат. Үз кулың белән ясаган әйбергә җан җылысы күчә, дип саный хуҗа. Ул умартачылык белән дә шөгыльләнә, өй җиһазлары ясап, аларны сатып, акча да эшли. Күрше-күләннең терлекләре авырый башласа, ветеринар буларак, аларга да ярдәм итә. Үз кибетен ачып, сату белән дә кәсеп итә. Ир бик тырыша, чөнки аңа балаларын тәрбияләп, аякка бастырырга кирәк бит. Ә уңган хуҗабикә кызлары белән бакчада бәрәңге, кәбестә, кишер үстереп сата.

 

Римма ханым Камышлы интернат-мәктәбендә эшли. Аның фикеренчә, балалар үз гаиләләрендә, әти-әниләре назын сизеп, күреп үсәргә тиеш. Ятим баланың күз карашыннан аның эчке халәтен аңлап була бит. Шуның өчен гаиләләр төзек булсын, илебездә аерылышучылар саны кимесен, дип тели ул. Тулы гаиләдә үскән балалар хезмәткә өйрәнә һәм үзе дә шундый ук матур, тулы гаилә корып, исән-имин балалар тәрбияләүче булып җитешә.

 

Садриевлар — сәнгатькә гашыйк кешеләр. Илшат өздереп гармун уйный, хатыны аңа кушылып җырлый. Римма рәсем ясауга да бик сәләтле. Аның иҗат җимешләренең бәһасе юк, караган саен карыйсы, күрәсе килеп тора. Ул рәсемнәр ниндидер мәгънәгә ия, нәрсә турындадыр сөйлиләр кебек. Аларның Миләүшәләре дә, әнисенә охшаптыр инде, рәс—сам булырга әзерләнә.

 

Ә күптән түгел гаилә бәйрәм өстәле артында җыелды. Сәбәбе дә җитди иде бит – гаилә башлыгы “Күп балалы гаиләдә ата хезмәте” конкурсында җиңүче булып танылган һәм аңа “Ата даны” билгесе тапшырылган.

 

Балалары әтиләре турында: “Безнең әти беркайчан да тик тормый. Бөтен эшкә дә ничек җитешә икән, дип гаҗәпләнәбез кайчакта. Көне буе эштә, кичен йорт хуҗалыгында, әнигә дә өй эшләрендә булышырга вакыт таба. Ә ял көннәрендә ул безне урманга алып чыга, бергәләп җиләк, гөмбә җыя­быз, су керәбез, шашлык кыздырабыз. Ул тормыштан ләззәт таба белә һәм безне дә шуңа өйрәтеп үстерә. Без әтиебез белән әниебезне бик яратабыз һәм гел алардан үрнәк алырга тырышабыз”, - дип сөйләделәр.

 

Садриевларның зур гаи­лә­ләре безне озата чыкканда Илшат Минфәез улы тормыштан канәгатьлек белдереп: “Авылыбызны яратып, үзебез теләгәнчә, рәхәтләнеп яшибез. Иртән кызарып чыккан кояш та безнең җаныбызга рәхәтлек, тәнебезгә сихәт өсти. Бернигә дә үкенмибез, чөнки кеше туган җирендә генә бәхетле була ала”, — диделәр.

 

Нурсинә ХӘКИМОВА,

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1105

Комментирование запрещено