15 февральдә Самара өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте өлкә күләмендә яшь батырлар өчен көрәш буенча ярышлар үткәрде. Алар, гадәттәгечә, “Яктылык” мәктәбендә узды. Ярышларда төрле шәһәр һәм районнардан дистәләгән яшь спортчылар катнашты. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу көннәрдә безнең сайтта әлеге чара турында тәфсиллерәк мәкаләләр, фоторепортажлар да урын алыр.
Просмотров: 1517