Январьның соңгы зәмһәрир суык көнендә Камышлы районындагы Яңа Усман авылына юл тоттык. Авыл безне биек таулары, купшы йортлары, манараларында ялтырап торучы көмеш айлы ике мәчете белән каршы алды. Суык бабай биредә дә үз эшен төгәл үтәп, өй тәрәзәләренә сәнгать әсәрләре булырдай бизәкләр төшереп киткән.
Биредә яшәүчеләр, бернинди кыенлыкларга карамастан, менә дигән иттереп яшәп яталар икән. Араларында сәнгать сөючеләр дә байтак. Мин Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының беренче курсында укучы Илгиз ХӘСӘНШИН яшәгән йортны эзләп киттем. Ял көннәренә кайткан егет белән очрашырга алдан ук сөйләшеп куйган идек.
- Илгиз, авыл малае булсаң да, әнә нинди уку йортында укыйсың. Сәнгать дөньясына кайчан кереп киттең?
- Мин үземне белгәннән бирле җырлыйм. Әтием мәктәптә музыка дәресләре укыта, ә әнием Әлмирә җырларга ярата. Мин дә мәктәптә укыган елларда төрле мәдәни чараларда, конкурсларда катнашырга, караоке, әтием уйнаган гармун, тальян көенә кушылып җырларга бик ярата идем. Хәтта русча үткәрелгән конкурсларда татарча җырлап, беренче урыннарны алган чакларым да булды. Самарада үткәрелгән җыр конкурсында зур телевизор белән бүләкләнгән идем. Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында үткәрелгән “Ак хисләр” фестиваль -конкурсында беренче урынны алгач, Казанның “Татар моңы” конкурсына юллама бирделәр. Анда Илһам Шакиров репертуарыннан “Очып кайтам” җырын башкарып, лауреат исеменә һәм икенче премиягә лаек булган идем.
Мәктәпне “яхшы” билгеләргә генә тәмамлагач, документларымны Әлмәт музыка көллиятенең баянчылар бүлегенә һәм Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына тапшырып, бәхетемне сынап карадым һәм ике уку йортына да кабул ителдем. Әлбәттә, укырга Казанга киттем инде.
Мин хәзер кафедра җитәкчесе Салават Фәтхетдиновның эстрада бүлегендә укыйм. Вокал буенча Илсур Сафин җитәкчелек итә, ә концертмейстерыбыз — Кирам Сатиев.
- Хәзерге яшьләргә ни әйтер идең?
- Татар теле дәресләрен укудан читләшмәсеннәр, татар җырларын тыңлап үссеннәр, татар әдәбиятын белсеннәр иде. Менә шул чакта Казан университетларына барып укырлык багажлары булыр, үз телебезгә, сәнгатебезгә карата мәхәббәт бөреләнер иде. Кайберәүләр җыр текстындагы сүзләрне дә аңламыйлар бит.
Ә менә Самара яшьләре татар мохитына күбрәк тартыла башлаганнар, дип ишеттем. Чыннан да, без, яшьләр, үзебезнең милләтебезне сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга тиеш бит.
Әңгәмә ахырында Илгиз җырлаган видеоязманы карадык. Аның тавышы көчле дә, моңлы да, йөрәктән чыккан чын бәрхет тавыш икән. Борынгы җырларны шундый моңлы итеп суза, таң калырлык. Аллаһы Тәгалә Илгизне дөньяга җырлар өчен җибәргәндер, мөгаен. Татар егетенең һәр җырында туган иленә олуг мәхәббәте, халкы белән зур горурлану хисләре чагыла. Аның чыгышларын Татарстан телевидениесе дә еш кына күрсәтә башлаган.
Күзләрендә талант чаткылары балкып янган Илгиз белән сөйләшкәндә күңелем җыр, сәнгать өлкәсендә дан казанган Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимколов кебек җырчыларны барлап чыкты. Алар да бит авыл кешеләре булсалар да, югары үрләрне яулый алганнар. Бәлки Яңа Усман егете Илгиз Хәсәншин дә шундыйлардандыр? Артистлар дөньясына хас булган көнчелек, явызлык, бер-береңне батырырга тырышу, йолдызлык чире кебек сынауларны үтә алса, һичшиксез, татар эстрадасында якты йолдыз булып янарлыгы бар аның. Уңышлар сиңа, Илгиз!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 3681
Унышлар сина Илгиз!!!!
ул безнен сандугааач)Гордимся, классташ:)
Афарин! БИК МОНЛЫ ЖЫРЛЫЙСОН ИРКАМ, КУЗ ТИМЭСЕН УЗЕНЭ! УНЫШЛАР ТЕЛИМ! МОН ЧИШМЭЛЭРЕН САЕКМАСЫН!