Кыргызстан Русиядән Жириновский сүзләрен бәяләүне таләп итә

B6DB5363-7E3E-41B3-AA33-1531BE2F96A3_w308_r1_cy11-300x168Кыргызстан тышкы эшләр министрлыгы ЛДПР җитәкчесе, Дәүләт думасы вице-спикеры Владимир Жириновский белдерүе сәбәпле Русиягә протест нотасы җибәрде, дип хәбәр итә «Азатлык».

23 февраль митингында чыгыш ясап Жириновский “Урта Азия федераль бүлгесе” ясарга һәм аңа Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Казакъстан да керә ала дип белдергән иде.

Бишкәк сәясәтченең бу белдерүенә бәя бирүне таләп итә.

Кыргызстан тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, Жириновский кыргыз халкының милли хисләрен мыскыллаучы сүзләрне беренче тапкыр гына әйтми. Ул 2013 елның язында Кыргызстанда нон-грат шәхес дип игълан ителгән иде. Ул вакытта Жириновский Русия Кыргызстанның бурычларын кичерү бәрабәренә Бишкәк Иссык-Күлне бирә ала дигән иде.

Җириновскийның соңгы белдерүенә карата Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы да протест нотасы әзерләде. Анда шулай ук Русия сәясәтчесенә карата “дипломатик чаралар күрү мөмкинлеге” турында әйтелә.

 

 

Просмотров: 1077

Комментирование запрещено