Бу саныбыз 2014 елның икенче яртысында беренчесе. Кемнәрдер бездән аерылгандыр, кемнәрдер белән әле бүген күрешәчәкбез, танышачакбыз гына. Язылу кампаниясе башланыр алдыннан Россия почтасына газета-журналларны тараткан өчен дәүләтнең дотация бирүне туктатуы сәбәпле язылу хакларының кинәт күтәрелүе безнең “Бердәмлек” газетасын да авыр хәлгә китерде. Ярты елга язылу бәясе 285 сум урынына 385 сумга, ягъни 100 сумга артырга тиеш иде. Без, моны эшләмәс өчен, берничә “ак байлар”ыбызга мөрәҗәгать итеп, алардан ярдәм күрсәтүләрен сорадык. Тик биргән вәгъдәләрен бары Фәхретдин Канюкаев белән Вазыйх Мөхәммәтшин генә үтәде, ә калганнарыннан акча түгел, әлегә бернинди хәбәр дә килгәне юк. Хәер, кеше акчасына өмет итәргә кирәкме икән? Һәркемгә үз кайгысы кайгы, синең “Бердәмлег”ең бер читтә торсын.
Алты айга 320 сум да күпләргә (чөнки безнең укучыларыбыз арасында күбрәк пенсионерлар һәм аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр) зур сумма, күрәсең. Нәтиҗәдә тиражыбыз үткән 2013 елның шушы чоры белән чагыштырганда 352 данәгә, ә 2014 елның июнь аеныкыннан 693 данәгә кимегән. Иң күп укучыларыбызны Самара шәһәрендә, Похвистнево һәм Камышлы районнарында югалтканбыз.
Редакция исәбенә акча да үткән елгыдан хәзер 200 мең сумга азрак төшәчәк. Дөрес, шуның 120 мең сумын игелекле эшкуарларыбыз биргән акча белән каплаячакбыз. Шулай да типография һәм башка чыгымнарның да күтәрелүен исәпкә алсак, барсын да очын-очка ялгау җиңел булмаячак. Дәүләттән дә артык зур ярдәм вәгъдә итмиләр бит әлегә.
Ничек булса да, без барыбер Аллаһының рәхмәтенә, укучыларыбызның тугрылыгына ышанабыз. Үткән елларда да язгы-җәйге язылу кампаниясе чорларында газетабызның тиражы берникадәр түбәнрәк була, ә тора-бара, берничә ай эчендә элеккеге дәрәҗәсенә җитә иде. Бәлки, бу юлы да шулай булмасмы әле. Язгы, җәйге мәшәкатьләр белән мавыгып, кайбер укучыларыбыз “Бердәмлек”кә язылырга өлгерми калганнардыр, бәлки.
Һәр айның 25енә кадәр почтага сугылып, тиешле акчагызны түләсәгез, “Бердәмлек” киләсе айдан өегезгә килә башлар. Язылу хаклары артты дисәк тә, күпчелегебез өчен артык күтәрмәслек түгел бит инде.
Безнең белән саубуллашучылар булса, ни өчен икәнен хәбәр итсәгез иде. Гомумән, газетаның кыйбласы, юнәлеше, эчтәлеге, форматы сезгә ошыймы? Сезнең киңәшләр безгә алтын бәхәсенә тиң.
1 июльдән 31 августка кадәр 2015 елның беренче яртысына да хәзерге бәягә – 320 сумга язылу башланды. “Бердәмлек”кә шушы айларда язылып калырга тәкъдим итәбез. Югыйсә, 1 сентябрьдән язылу хаклары күпкә артачак.
“Бердәмлек”нең язмышы Аллаһы һәм сезнең кулда, хөрмәтле укучыларыбыз.
Барыбызга да иминлек, сәламәтлек, күңел көрлеге, иҗат үткенлеге бирсен Аллаһы Тәгалә. Бергә-бергә озак яшәргә, иҗат җимешләребезне милләтебезгә, туган телебезгә файда китергәнен күреп шатланырга насыйп итсә иде.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
Просмотров: 2224
Алты ай өчен 385 сум, ягни аена 64 сум, ә бер гәзит хакы 16 сум — кыйммәт түгел. Авыл халкы бердәнбер татарча гәзит алдырырга аена 60-70 сум акча арттыралмаса, моны халыкның фәкирлеге белән генә исбат итеп булмый кебек. «Бердәмлеккә» ун татар гаиләсенең берсе генә языла һәм укый. Ни өчендер гәзит самар татарлары халкының рухын яулап алмаган. Ә байлардан хәер сорап, хәерчелеккә тешеп, халыкка яктылык алып килеп булмый кебек. Тормыш елдан ел авырая бара, бигрәк тә авыл халкына. Ә күбебез моны күрмибез, яисә күрсәк тә читкә борылабыз.