Спортка гашыйк егет

ХабибуллинТатар халкында: “Хезмәт кешене бизи”, — дигән мәкаль бар. Дөрестән дә, авыл җирлегендә яшәүче яшьләр хезмәткә генә өйрәнеп калмыйлар, спортта да зур җиңүләргә ирешәләр. Хәзерге язмам Челно-Вершины авылы мәктәбенең спортка гашыйк тугызынчы сыйныф укучысы Фирдинанд Фәрит улы ХӘБИБУЛЛИН турында.

- Мин  быел тугызынчы сыйныфны тәмамладым. Рус теле, физика, математика һәм физкультура фәннәрен яратып укыйм. Ә җиденче сыйныфта укыганда район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышларында абсолют чемпион исеменә лаек булган идем, - дип сүзен башлады Фирдинанд. - Муниципаль Челно-Вершины районы администрациясе тарафыннан үткәрелгән “Талантлы балалар” конкурсында катнашып та призлы урын алу бәхетенә ирештем әле. Сигезенче сыйныфта укыганда Самара шәһәренең олимпия уеннары мәктәбендә өлкә яшь чаңгычылар җы­елма командасы составында өч ай дәвамында кү­не­гү­ләр үттем. Аннан соң Россия чаңгычылар ярышында  катнашып, беренче урынны яуладым һәм телевизор белән бүләкләндем. 

Үткән ел да минем өчен бик уңышлы булды. Ноябрьдән майга кадәр Златоуст, Сыктывкар шәһәрләрендә яшь чаңгычыларның җыелма команда составында күнегүләр үтеп, Новосибирскида уздырылган Россия чемпионатында катнашып, тагын бер зур җиңүгә ирештем. Челно-Вершины рай­оны спартакиадасында да сынатмадым, җиңел атлетика буенча призлы урын яуладым.

Алдагы көннәрдә унынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлагач, тормышымны спорт белән бәйләргә уйлыйм, - дип сүзен тәмамлады Фирдинанд.

Фирдинанд Хәбибуллинның мондый зур уңышларга ире­шүендә мәктәпнең физкультура укытучысы Марат Фәттах улы Мәүлетовның өлеше зур. Руслан Зәйдуллин, Денис Баһаутдинов, Гайсә Гыймранов, Сабина Мәүлетова, Айрат Мәүлетов кебек уку­чы­ларның чын спортчы булып җитлегүләре дә аның тырыш, күп еллык хезмәт җимешләре булып тора.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1219

Комментирование запрещено