Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ: «Авылыбызның мәчет картлары тәбигать кочагында ял итте»

SAM_1261Иске Ярмәк авылы табигатьнең иң матур урынында урнашкан, дияр идем. Аны Сок елгасы, Әлмәт, Юкәле таулары, калкулыклар уратып алган һәм шуңа да Ярмәгебез  уч төбендә кебек җәйрәп ята. Шөкер, нинди генә җил-давыллар чыкса да, авыл һәрвакытта да ышыкта кала. Урманнар  да авылга бик якын урнашканга күрә, андагы байлыклар ярмәклеләр өчен үзенә күрә бик зур хәзинә булып торалар. 

Авылыбызның мәчет картлары гыйбадәтханәгә җыелгач, намаз алдыннан төрле мәсьәләләр буенча киңәшү гадәте бар. Шулай беркөнне  мәчет рәисе Таһир абый Рәһимов:

-         Хәзрәт, әйдәгез әле картларыбызга бер бүләк ясыйк, урманга чыгыйк һәм биредә  ял итик, — ди миңа мөрәҗәгать итеп. 

Мин бу фикерне хуплап каршы алдым, авылдан ерак булмаган, урман эчендә урнашкан бик матур Кордон күленә барарга тәкъдим ясадым. Биредә балык каптырырга да була ич, урман үләннәрен җыярга да мөмкинлек бар. Халык белән киңәшләштек,  барысы да бу уебызны урынлы дип тапты.

Иртүк машиналарга төялештек һәм сәфәргә кузгалдык. Без килүгә Таһир абый Рәһимов, Дамир абый Гарипов, Нәгыймулла абый Гәрәев зур казаннар асып куеп, итле шулпа пешерәләр, самавырларын кайнатып, матур табын әзерлиләр иде инде.

SAM_1239

Шулпа пешкән арада балыкчыларыбыз Дәмил абый Хәсәншин, Камил абый Минһаҗев, Гомәр абый Гайсин, Таһир абый Каюмов балык чирттерергә күлгә таба юнәлделәр. Кайберәүләр дару үләннәре җыярга киттеләр.

Аллаһының рәхмәте булып, һава торышы да безгә бүләк ясады: көн кызу да, салкын да түгел иде, уртача эсселек хөкем сөрде.

Һәм, ниһаять,  казанда тәмле шулпа пешеп җитте. Мәчет әһелләре табын тирәли җыелды.  Шул арада безнең яныбызга Иске Ярмәк авылының җирле үзидарә башлыгы Рәсыйх Әхмәтзыя улы Гәбидуллин да килеп җитте. Ул да, безнең табынга күчтәнәч буларак, зур карбыз алып килгән иде. Бергәләп ашап алдык, самавырдан хуш исле үлән чәйләре эчтек, тәһарәтләрне яңартып, өйлә намазын укыдык.

SAM_1252 SAM_1257

SAM_1261

Тәбигать кочагында ял итүебез барысының да күңеленә хуш килде. Насыйп булса, киләсе елларда да мондый чараларны оештырырбыз диешеп, теләр-теләмәс кенә өйләребезгә кайтырга кузгалдык.

Барлык катнашучылар исеменнән әлеге очрашуны оештыручыларга, пешекче бабайларыбызга чын күңелемнән рәхмәтләремне җиткерәм.

 Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘД-КӘРИМ,  

Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәчетенең имам-хатыйбы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1563

Один комментарий

  1. Иң матур hэм иң батырлар узебезнен авыл картлары!!!!Сэлэмэтлек ,озын гомер телим сезгэ !!!!