“Соры” хезмәт хакы  артында пенсия күренми

пенсияКиләсе елдан яңа пенсия формуласы эшли башлаячак. “Пенсия баллары” дигән тө­шенчә кертелә һәм шулай ук рәсми хезмәт хакының, баш­кача әйткәндә, “ак” хезмәт ха­кының һәм стажның роле күтә­релә.

Самара өлкәсе буенча Пен­­сия фонды бүлегендә аң­латуларынча, кеше үзенең хез­мәт эшчәнлеге вакытында күбрәк баллар җыя икән, ул шулай ук күпкә югарырак пенсия дә алачак. Бу очракта баллар санына ике фактор — хезмәт стажы һәм рәсми хезмәт хакының күләме тәэсир итә.

Яңа кагыйдәләр буенча хезмәт пенсиясенә хокук алу өчен ике шарт кирәк: унбиш ел хезмәт стажы һәм утыз пенсия коэффициенты. Бу кеше ике МРОТ (минималь хезмәт хакы күләме) һәм аннан да күбрәк (ә ул бүген 5554 сум тәшкил итә) күләмдә хезмәт хакы алган очракта гына мөмкин булачак.

Әгәр кеше рәсми хезмәт хакын бер МРОТ күләмендә ала, ә калган өлеше аңа конвертта түләнә икән, бу чакта кирәкле утыз пенсия коэффициентын ул бары утыз ел туктаусыз эшләгәндә генә җыя алачак. Шуңа күрә бөтен хезмәт хакыгызның күләме “ак” булуы ифрат та мөһим.

Әгәр дә бөтен тормышыгыз буена “соры”ны гына түгел, ә “кара” хезмәт хакы алып эшләгән булсагыз (сезнең вөҗ­дансыз эш бирүчегез бөтен хезмәт хакыгызны “конверт”ка салып түләгән булса), сез бөтенләй хезмәт пенсиясен алу хокукыннан мәхрүм ите­ләчәксез. Бу очракта сезнең дәүләттән иң күбе социаль пенсия алырга хыялланырга мөмкинлегегез бар. Ә ул гомум билгеләнгән пенсия яшеннән биш елга соңрак билгеләнәчәк.

Мәсәлән, Россиядә хатын­нарның пенсиягә — 55, ә ирләрнең 60 яшьтә чыгарга хокуклары бар икән, әгәр тиешле стаж һәм коэффициентлар булмаганда социаль пенсияне алар бары тик 60 һәм 65 яшьтә генә ала башлаячаклар.

Шулай итеп, кайберәүләргә алдан ук бу турыда уйлана башларга сәбәпләр юк түгел.

Ә менә бүгенге пенсио­нерларның пенсияләре киме­мәячәк, бары арта гына бара­чак. Гражданнарның элек­ке­ге пенсия хокуклары киме­телмичә, баллар буенча яңадан саналачак. Пенсия яше дә күтәрелмәячәк.

(“Социальная газета”дан)

«Бердәмлек» хезмәткәрләре тәрҗемәсе.

*

*

*

БУ ТЕМАГА:

пенсионная реформаТагын пенсия турында / «Баллы вместо рублей»

«Безнең пенсияләр белән нәрсә булып бетәчәк» – менә шундый рухтагы сораулар  күп яңгырый бүген. Аңлашыла да: яңа реформаның гади халык төшенеп җитмәгән урыннары шактый. Пенсия формуласы дигәне дә кешеләрне пошаманга салды: нәрсә булачак бу, ул балл дигәннәрен ничек җыясы, пенсия … УКЫРГА 

 

 

 

 

Просмотров: 1798

Комментирование запрещено