Разия ӘЮПОВА: «Калфак чигү дә кыйблабызны барлау ул»

Разия апа

Разия ӘЮПОВА (сулда) һәм Гөлнара НАСЫЙРОВА Казанда мастер-класс вакытында.

Мин үзем яшьтән чигү чигеп үстем, әле дә вакытым булганда тиз генә утырам да, үземә ошаган берәр нинди чигүне чигеп куям. Казанда Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы калфак һәм изү чигү буенча мастер-класс үткәрәчәген белгәч, түзмәдем, барсын да үзем барып күрәсем, өйрәнәсем килеп китте. Югыйсә, яшем дә бар бит инде, чигү чигәргә һәвәслегем дә, тиешле тәҗрибәм дә җитә кебек. Мин әйтәм: “Яшьләрне дә алып барырга кирәк, күрсеннәр, өйрәнсеннәр”. Ә инде мин үзем барсам, яңа гына эшли башлаган Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасында бу эшне җәелдереп җибәрергә җиңелрәк булачак.

Тәвәккәлләдем һәм без өчәү — Самараның “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова, төрле милли киемнәр тегү остасы Алсу Баязитова һәм мин, төнге автобуска утырып, Казанга киттек.

Безне, иртән иртүк барып җитүгә, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында бик җылы каршы алдылар. Чарага Татарстанның үзеннән дә, Россия төбәкләреннән дә, хәтта Казахстан, Кыргызстан, Латвия кебек илләрдән дә килүчеләр бар иде. Барлыгы сиксәннән артык хатын-кыз җыелды.

Мастер-класс Милли-мәдәни үзәк залларының берсендә түгәрәк ясап төзелгән зур өс¬тәлләр артында алып барылды.

Безне котларга конгресс рәисе Ринат Закиров үзе килгән иде. Ул безгә зур уңышлар те¬ләде, хатын-кызларыбызны татар милләтенең төп терәге дип атады. Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да безгә карата әйтергә җылы сүзләр таба алды.

Менә, ниһаять, без эшкә тотындык. Мастер-классны алып баручы, модельер Ләйсәнә ханым Хаҗиева иң элек күкрәк япмасын ничек дөрес итеп чигәргә икәнлеген аңлатты, аны бисерлар белән ничек бизәргә кирәклеген дә күрсәтте.

Без — самаралылар, Гөлнара, Алсу ханымнар һәм мин бергә утырып, башыбызны да күтәрмичә чигәбез дә чигәбез генә. Аеруча Гөлнарабыз бик җитез эшли, кулы-кулга иярми. Менә аның янына башкалар да килеп, киңәш бирүен сорый башладылар. Аның нык оста булуын әллә кайдан ук бик тиз күреп алганнар. Ә Гөлнарабыз беркемгә дә каршы килмичә, үзенең киңәшләрен бирергә тырышты. Аның чигүе дә күзгә күренеп матурая гына барды. Ә миңа әле озак, кичкә кадәр маташырга туры килде. Шулай да бу эштән башкалар кебек чын ләззәт таптым, диясем килә.

Бер кузгалмый чигү өстендә озак утыру бераз талчыктыра да икән. Әнә кайберәүләр үз алларына әкрен генә җырлый да башладылар. Җыр кешегә хәл өсти, ял иттерә, диләр бит. Мин дә кырыемда гына утырган танылган шагыйрәбез Шәмсия Җиһангировага кушылып шулай ук җырларга керештем.

Кадрия ханым безнең арганлыкны күреп, бераз ял итеп алырга рөхсәт бирде. Уртага чыгып биергә алынучы ханымнар да, туташлар да табылды. Башкортстаннан килгән Лилия ханым җитәкчелегендә чын “Аулак өй” башланып китте. Кайсыларыбыз бии, кайсыларыбыз җырлый, кайсыларыбыз чигүләрен дәвам итә.

Күпме тырышсам да кичкә кадәр чигүемне тәмамлап өл¬герә алмадым. Барыбызны да баштан милли музейдагы Казанның 1000 еллыгына ба¬гышланган экспонатларны күр¬сәтергә алып бардылар, аннан зур тамаша залына җыелышып концерт карадык. “Кызыклы йорт” дип аталган әлеге концертны бер гаиләдә туып үскән биш кыз искиткеч итеп оештырган иде.

Шулай беренче көнебез сизелмичә үтеп тә китте. Кичен арып-талып кунакханәгә кайткач та, озак ял итәргә туры килмәде. Башкортстанның Бишбүләк районыннан килгән җирле “Ак калфак” оешмасының күптәнге җитәкчесе Лилия ханым Әхмәтшина безне үз бүлмәсенә чәйгә чакырып алды. Һәм биредә без чын “Аулак өй” оештырып җибәрдек. Анда без аерым-аерым да, күмәкләшеп тә халкыбыз җырларын җырладык, мөнә¬җәтләр дә әйттек, Тукаебызның шигырьләрен дә укыдык. Башкортстанның Нефтекамск шәһәреннән килгән Сафия ханым якташлары, кү¬ренекле шагыйрь Әнгам Атнабаев шигыренә үзе иҗат иткән бик матур җыр башкарды, шагыйрьнең шигырьләрен дә укып күрсәтте. Мин дә яңа танышларыма “Әлхәмдерилләһи раббилгаләмин” догасының мәгънәсен аңлатып, аны ничек дөрес итеп әйтергә өйрәттем. Бу аларның барсына да ошады кебек. Башка догаларның укылышын язып бирүемне сораучылар да булды.

Икенче иртәдә эш урыннарыбызга килгәндә, зур зал төрле газета-журналларның, радио-телевидение каналларының хәбәрчеләре белән тулган иде. Гөлнара Насыйрова үзе белән Самарадан алып килгән чигүле түбәтәйләрне, камзулларны тезеп күргәзмәгә куйды. Үзен шунда ук уратып алып, фотосурәткә төшерә, интервью ала башладылар. Читтә яшәүче татарларның тормышы күпләрне кызыксындыра, күрәсең. Ә чыннан да, безнең дә дөньяга күрсәтерлек, мактанырлык әйберләребез бар бит. Без кемнән ким?! Менә калфак, изү чигәргә дә өйрәнәбез.

Мин үземнең күкрәк япмасын тәмамлап, калфагымны чигә башладым. Алсу да, Гөлнара кебек үк, үзенең бөтен чигү эшләрен тәмамлап килә иде инде. Алар икесе дә чын һөнәр ияләре шул.

Кич якынлашып кил¬гәндә, үзебез чиккән әйбер¬лә¬ребезне киеп, бөтенебез бергә күмәкләшеп, фотосурәткә төштек.Ә Кадрия ханым безнең белән саубуллашып, эшебездә уңышлар теләде.

Кунакханәдә барыбызны да бу ике көндә инде дустыбызга әйләнгән шагыйрә Шәмсия ханым Җиһангирова көтә иде. Аның белән бергәләп тагын бер шигърият кичәсе уздырдык. Шәмсия ханым үзенең “Кыйбла барлау” дигән шигырен укыды һәм барыбызга да аның нөсхәсен таратты. Анда мондый юллар да бар:

Кемнәр белән генә

                            аралашсам,

Йөрсәм дә мин хәзер кайда

                                          да,

Беренче эш итеп кыйблам

                                барлыйм,

Кальбемне юнәлтәм

                             кыйблага…

Без кыйбланы шөкер

                   таптык та бит…

Күңел тыныч түгел шуңарга -

Онытмыйбыз микән

                           балалардан

“Кыйблаң кайда?” — диеп

                                  сорарга.

Менә шундый гыйбрәтле тирән мәгънә салынган бу шигырь юлларына. Без Казанга һәрвакыт нәкъ менә шушы кыйблабызны барларга җыелабыз түгелме?! Менә бу килүебездә дә калфак, изү чигәргә өйрәнеп, кайткач өй¬рәнгәннәребезне башкаларга да, яшьләребезгә һәм балаларыбызга да өйрәтеп, аларны да кыйблабызны белергә һәм табарга, халкыбызның тарихын,  мәдәният-сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклап калырга булышырга тиеш икәнлегебезне ныграк аңладым кебек. Башкаларга да шушы хакыйкатьне аңлата алсам икән.

 

Разия ӘЮПОВА,

Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, Самараның “Розалина” татар кухнясы хуҗабикәсе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1784

Комментирование запрещено