Туган якның тарту көче

садриевы 1.1012 октябрь — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Садриевлар гаиләсе Яңа Мансур авы­лында иң уңганнардан санала. Бер-берсен яратышып өйләнешкән Миргазиян белән Вәлимә бермәлне бәхетләрен читтә Таҗикстан якларына китеп эзләп карыйлар. Тик торган җирләре, эшләгән урыннары яхшы булса да, барыбер туган туфракның тарту көче үзенекен итә, алар авыру әтиләрен карарга Яңа Мансурга әйләнеп кайталар.

Бүген әтиләре Фәсахетдин абзый да, әниләре Фәхергаләм апа да дөньяда юк инде, ике уллары Рафаэль белән Руслан да үсеп кул астына кергәннәр.

Авылда күптән күмәк хуҗалык таркалган булса да, бу тырыш гаилә бер дә югалып калмый. Бүгенге көндә Садриевлар абзар тутырып, егерме баштан артык терлек, йөздән артык кош-корт асрыйлар. Миргазиянның Кыям абыйсы аларга көтү көтешә, авылдашлары Разия ханым Хамматҗанова сыерларны савырга булыша. Шулай итеп, алар шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән сөт, каймак, катык, эремчек кебек продуктларны сатып көн күрәләр. Җәйләрен печән хәзерләр өчен тракторлары да бар. Киләчәктә җир алып, эшкәртергә ниятләре дә юк түгел.

Миргазиян әфәнде белән Вәлимә ханымның хезмәт көннәре иртәнге дүрттә башланып, кичкә кадәр дәвам итсә дә, алар яраткан һөнәрләре — гармунда уйнарга һәм аңа кушылып җырларга да вакыт табалар.

- Безнең бөтен хезмәтебез дә җыр-моңга кушылып үтә. Әгәр җырламасак, дөньяда яшәвебезнең бер мәгънәсе дә булмас иде кебек, — дип сөйләделәр алар үзләре турында.

Миргазиян әфәнде быел җәй башында Камышлыда үткәрелгән гармунчылар бәйгесендә катнашып, өченче урынга лаек булып, махсус кубок белән дә бүләкләнгән. Аңа Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының “Халкым минем” телевизион тапшыруы, Похвистнево районының “Туган тел” оешмасының дипломнары да тапшырылган.

Менә шундый уңган, булган гаилә яши Яңа Мансур авылында. Садриевлар бөтен тамырлары белән туган җир туфрагына беркетелгәннәр һәм аларны аннан тартып алу һич кенә дә мөмкин түгел.

Алар быел да башка авылдашлары кебек үк элеккечә Авыл хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәргә җыеналар.

Нурзилә ХӘЛИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 2161

Комментирование запрещено