Тырышлыгыбыз халык өчен

загид сафинӨлкәбезнең Сок елгасы буенда урнашкан бердәнбер Камышлы татар районы  көннән-көн чәчәк ата, матурлана, аның көнкүреш шартлары яхшыра бара. Без Камышлы авылы җирлеге җитәкчесе Заһид Әбделхак улы САФИН белән очрашып, нәкъ шул турыда сөйләштек. Хәзер шушы сөйләшүебезне хөрмәтле укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

- Авылыбызда елдан-ел яңа туган сабыйлар саны арта бара. Менә шушы балалар өчен Самара губерна Думасы депутаты Владимир Субботин ярдәмендә былтыр ике уен мәйданчыгы ясап куйдык. Ә быел шушы эшне дәвам итеп, авылда тагын бер мәйданчык булдырырга дигән карарга килдек. Бергәләшеп урын сайлагач, әти-әниләр булачак мәйданчыкны койма белән әйләндереп алып, аны буяп та куйдылар. Клумбалар ясап, чәчкәләр, тирә-ягына агачлар да утырттык. Бөтен чыгымнарны үз өстебезгә алып, мәйданчыкны карусель, тау­чыклар кебек уен элементлары бе­лән дә тәэмин иттек. Бүгенге көндә аларның саны барлыгы алтыга җиткерелде. Бу изге эштә өч балалы әти – Илдус Исламгировның  тырышлыгын аерым билгеләп үтәсем килә. Ә аның кебек игелекле кешеләр бездә шактый.

Эшләр тәмамлангач, уен мәйданчыкларын  тантаналы төстә ачып та җибәрдек. Тантанада әти-әниләр генә түгел, хәтта әби-бабайлар да катнашты. Биредә һәрвакыт якты булсын өчен, электр лампалар да элеп куйдык. Менә шушы изге хезмәтебез безгә кунакка килгән губернаторыбыз Николай Меркушкинга да бик ошады. Бу эшне киләчәктә дәвам итәчәкбез.
Авыл урамнарын яктырту өчен күп урыннарга өстәмә яктырткычлар куйдык. Аллаһыга шө­кер, аларның саны хәзер 80 проценттан артып китте инде. Иң мөһиме — яктырткычларның барсы да автомат рәвешендә кабынып, үзләре сүнә дә. Бу исә электр энергиясен эконом файдаланырга булыша.
Авылыбызда 2009 елдан бирле парк төзү эшләре дә дәвам итә. Быел грант отсак, тротуарлар ясауны төгәлләргә, коймаларны да алмаштырырга исәплибез. Моннан берничә ел элек Әфган сугышында һәлак булучыларга һәйкәл, фонтан да ясап куйган идек. Аның янына агачлар да утырттык. Хәзер менә парк белән һәйкәл арасында балалар өчен тагын бер уен мәйданчыгы төзергә, аның алгы ягына автостанция бинасын урнаштырырга уйлап торабыз.

Безнең район гербында ат рәсеме төшерелгән бит. Шуңа да атчылык белән ныклап шөгыльләнә башладык. Менә инде икенче ел рәттән ат чабышлары үткәрдек. Бу чара киләчәктә традициягә әйләнер, дип уйлыйбыз.

Авылда шулай ук су чистарту корылмасы, урамнарга өстәмә суүткәргечләр үткәрергә уйлап торабыз. Күпләр суны өйләренә дә керттеләр инде. Андыйларга ярдәм итәргә тырышабыз. Кайберәүләр суны санагыч аша ала башлагач, җәйләрен бакчаларга су сипкәндә әрәм-шәрәм итүләр кими төште.

2003 елдагы янгыннан калган элеккеге кинотеатр бинасын яңадан сафка бастырырга да исәплибез. Аны сәләтле балалар өчен сәнгать мәктәбе итеп үзгәртәчәкбез.

Хәзерге вакытта авылның ике балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Күп балалы әти-әниләргә җир кишәрлекләре бүлеп би­рәчәкбез. Сугыш һәм хезмәт ветераннары, аларның тол хатыннары өчен күпфатирлы йорт салына. Җимерек хәлендәге өйләрдә яшәүче гаиләләргә дә фатирлар биреләчәк.

Күптән түгел генә Кинел районының Усть-Кинел бис­тәсендә уздырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып кайттык. Аның белән өлкә губернаторы Николай Меркушкин да танышып, хезмәтебезгә югары бәя бирде. Эшләнгән эшләребезнең барысы да авыл халкы матур, рәхәт тормышта яшәсен өчен башкарыла бит.

 

Әңгәмәдәш — Нурзилә ХӘЛИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1279

Комментирование запрещено