Авылларыбызда дин учаклары сүнмәс / Татар халкына, туган авылына, Аллаһы рәхмәтенә багышланган юл

каримов

“Шәһри казан” газетасында хәбәрче Дилбәр Гарифул­линаның Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән “Яшь имамнан да мескен кеше юк” дигән әңгәмәсе дөнья күргән иде. Анда дин әһеле: “Татарстанда булган мәчетләрнең 70 процентында имамлык вазифасын яшьләре җитмештән арткан бабайлар алып бара. Олы яшьтәгеләрнең мондый олы вазифаны алып барырга көчләре дә, белемнәре дә җитеп бетми. Ә яңа гына мәдрәсә тәмамлаган яшьләребез авыл мәчетләренә кайтырга ашыкмый, чөнки аларга анда яшәү һәм эшләү өчен шартлар юк”, — дип, авыл мәчетләре алдында торган проблемаларны да атап узган.

Ә менә безнең өлкә авыллары мәчетләре бүгенге көндә нинди шартларда яши икән соң? Бу сорауны без Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМгә бирдек.

- Габдулла хәзрәт, Камыш¬лы районы мәчетләрендә сезнең кебек яшь дин әһелләре хезмәт итәме?

- Камышлы районында безнең мөхтәсибәттә 13 мәхәллә теркәлгән. Шуларның биш мәхәлләсендә шактый яшь, әле пенсия яшендә булмаган дин әһелләре хезмәт куя. Шулардан бүгенге көндә Иске Усман авылында Әнвәр хәзрәт Рамазанов, Яңа Усман авылында Ренат хәзрәт Кәлимуллин, Камышлының Иске мәчетендә Инсаф хәзрәт Садретдинов (чыгышы белән Татарстанның Нурлат районы Күлбай-Мораса авылыннан), Балыклы авылында Ренат хәзрәт Хәлимов һәм Иске Ярмәктә мин — Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, имам булып торабыз. Берничә ел элек без, яшь имамнар, районда Әнвәр хәзрәт белән икәү генә идек, хәзер инде менә бишәү булдык.

- Имамнарга хезмәт хакы түләнәме?

- Кызганычка каршы, дин әһелләренә хөкүмәт тарафыннан хезмәт хакы түләү каралмаган. Райондагы әлеге яшь имамнарга Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте, юмарт дин кардәшләребез тарафыннан төрлечә ярдәм күрсәтелә. Мисал итеп монда Похвистнево шәһәренең “Дуслык” хәләл колбаса цехы мөдире Мөдәррис абый Латыйповны, Гали авылы эшкуары Расих абый Латыйповны һәм Мәскәүдә яшәүче Халикъ абый Шәрифуллинны да атыйсы һәм һәркайсысын рәхмәт сүзләре белән искә аласы килә. Монда шулай ук Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте мөфтиятеннән күрсәтелгән ярдәмнәрне дә искә алып китү урынлы булыр. Мөфтиләребез Вагыйз һәм Талип хәзрәтләрнең дә ярдәмнәрен һәрвакыт тоеп торабыз.

- Татарстан авылларына эшкә кайткан яшь имам­нарга грантлар бирелә. Өлкәбездә яшь имамнарны, дин белгечләрен районнарга җәлеп итү буенча безнең Диния нәзарәтендә конкрет программалар каралганмы?

- Берничә ел элек Самара өлкә Диния нәзарәте тарафыннан яшь имамнарның кайберләренә, шул исәптән безнең районда хезмәт итүче берничә имамга да грант бирелде. Тик аларны алу бик мәшәкатьле эш булып, елдан-ел отчет бирү һәм башка мәсьәләләр аркасында катлауланганга күрә, яшь имамнарга акчалата грант бирү тукталды. Әмма безнең мөфтият, кайсы имамга нинди ярдәм кирәклеген белеп, безгә ярдәм күрсәтеп тора. Өлкәбездә башка регионнарга караганда мәхәлләләр саны күп булса да, бер мәхәлләнең дә читтә калганы юк, барысына да игътибар бирелә. Мәсәлән, 200ләп мәхәлләдәге имам-мәзин­нәргә бушлай чалма-чапан өләштеләр, кая гына чакыру булса да, мөфтият һәр мәхәлләнең эшен үзләре күреп-карап кайта. Казандагы Дин әһелләре форумы вакытында чит төбәктәге имамнар белән аралашканнан соң, быел бигрәк тә Кырымнан килгән кардәшләребез белән әңгәмәләр вакытында бездәге эшләрнең күп төбәкләрдән алда баруына инандык.

- Авыл мәчетләре кем исә­бендә? Утка, газга түләү мәсьәләсендә проблемалар бар­мы?

- Авыл мәчетләре, кызганычка каршы, авылдагы мәхәллә әгъзаларының юмарт садакалары белән генә яши, дисәм дә, ялгыш булмас. Коммуналь хезмәтләргә түләү өчен әнә шул тамчылап уйсу җиргә җыелган су сыман садака акчаларыннан түләнелә. Ә кечкенә авыллар өчен бу аеруча зур проблема булып тора. Кечкенә авылларда үз тырышлыгы бе­лән динне өйрәнгән нурлы йөзле иманлы бабайларыбыз авыр хезмәтне башкармасалар, мәчетләргә йозак эләргә генә кала. Чөнки андый авылда имам тоту, аңа хезмәт хакы түләп тору мәсьәләсе генә түгел, газга, утка, башка чыгымнарга да түләү дә бар бит әле.

- Авылларда имамны бор­чыган иң зур мәсьәлә нинди?

- Имам буларак кына түгел, авыл кешесе буларак та, мине эш булмау проблемасы борчый. Шуның аркасында авылдан яшь гаиләләр читкә китәләр, картлар бакыйлыкка күчә барып, буш йортлар саны арта. Авылда калганнарында да балалар саны бик аз. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә елдан-ел балалар саны кими. Бу бушлыкны асрамага алган (кайберләре хәтта зәгыйфь, кимчелекле) ятим балалар да тутыра алмый. Мәктәптә дә, балалар бакчасында да ана телендә, татар телендә сөйләшү кими бара. Төрле чаралар, хәтта башка милләт кешесе булмаган очракта да, туган телдә алып барылмавы күңелне тырный. Ни дисәң дә, үз телен камил белмәгән кеше башка телне дә сөймәс, дигән гыйбарә бар бит әле. Шулай ук дини йолаларны башкарганда безнең әрнеп сыкранган җиребез — егетләребезнең, кызларыбызның катнаш гаилә корулары. Алар нинди балалар үстереп, аларга нинди тәрбия бирерләр икән соң?! Әле моннан берничә ел элек кенә авыл гөрләп тора иде: йорт саен диярлек күңелле балалар тавышы, иртән таң беленгәндә халык көтү куган, сыер мөгрәгән тавышлар ишетелә иде. Бераздан күбесе эшкә китә, фермаларда терлекләр, кырларда игеннәр үсә, һәркем киләчәккә зур өмет белән карый иде. Кызганыч, ләкин бу матур вакытлар артта калып бара. Хәер, өметсез — шайтан, диләр, безне дә шул татлы хыял һәм зур өметләр яшәтә.

Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: авылларда хөкүмәткә эшләргә риза булган хезмәт­кәрләргә генә түгел, ә дин әһелләренә дә акчалата ярдәм күрсәтелсә, бүгенге көнгә калмас, мәдрәсәләр дә яртылаш буш булмас иде. Яшь­ләребез төпле дин гыйлеме алып, авылларда практикалар үтеп чыныксалар, дин әһелләренә мохтаҗлык булмас иде. Яшь имамнарыбыз янына яшьләр җыела, һәм алар дини гыйлем алып, әдәп-әхлакка өйрәнәләр. Башка авылларга да яшь имамнар кайтыр һәм аларга да юмарт кардәшләребез тарафыннан ярдәм кулы сузылып, авылларыбызда дин учаклары сүнмәс, дип ышанасы килә.

- Амин, шулай булсын! Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Габ­дулла хәзрәт!

Әңгәмәдәш Алия АРСЛАНОВА.

* * *

Татар халкына, туган авылына, Аллаһы рәхмәтенә багышланган юл

Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМнең имамлык итә башлавына шушы көннәрдә егерме ел тулып узды. Бу уңайдан аның үткән тормыш юлына күз йөртеп чыгарга кирәктер. Ник дисәгез, “Бердәмлек” редакциясендә Габдулла хәзрәтне балачагыннан ук беләбез, һәр уңышына шатланып, саллырак эшләре турында халыкка да хәбәр итеп торабыз. Бу биттәге ике материал да аңа багышлана.

Рамил (туу турындагы та­нык­лыкта язылган исеме шу­лай аның) әле мәктәптә укыганда ук “Камышлы хә­бәрләре”, “Бердәмлек” газетасы белән хезмәттәшлек итеп, редакцияләргә кызыклы кыс­ка хикәяләр, мәзәкләр язып тора иде. “Болганчык заманда халкыбызның күңелен күтәрү иде ниятем”, — дип әйткән иде ул.

Әйе, һичшиксез, аңарда язучылык чаткысы бар, тик талантын үстерергә, язма телен чарларга вакыты гына юктыр. Чөнки Иске Ярмәктә 90нчы елларда ачылган яңа мәчет рәисе Мирсәет Вәлиәхмәтов тәкъдиме буенча Рамил Кә­римов үзенең тормышын динебез ислам белән бәйләргә ниятли һәм Гали авылы мәд­рәсәсенә укырга керә. “Үз теләгем белән киттем мин анда. Мәрхүмә әбием укый торган дини китапларга балачакта ук кызыгып карый идем. Ләкин әбием миңа аларны карарга бирмәде. Адәм баласына тәһарәтсез Коръән китабына кагылырга ярамаганлыгын үскәч кенә аңладым. Ә ул вакытта әбигә нык үпкәләвемне хәтерлим. Нәкъ шул вакытта серле гарәп графикасы белән язылган, матур итеп бизәлгән китапны укырга өйрәнү те­ләге туды да инде”, - ди ул.

Мәдрәсәне тәмамлаган егет туган авылы Иске Ярмәккә кай­тып, мәзин вазифаларын башкаруга керешә. Ләкин бу эш аңа язылмаган икән. Ярты ел да узмый, карт имам авырып китә һәм мәхәллә Габдулланы хәзрәт итеп сайлый. Унсигез яше дә тулмаган Габдулла Мөхәммәткәрим Самара өлкәсендәге 24 мәхәллә муллалары арасында иң яшь имам булып китә.

Яшьлегенә карамастан, яңа мәчетнең яңа хәзрәте эшкә җиң сызганып керешә. Ул дин гамәлләрен яхшы башкара, мәчеткә авыл картларын гына түгел, яшьләрне дә китерү өстендә бертуктаусыз эшли.

1890 елда төзелгән, ә революциядән соң мәктәп булып хезмәт иткән мәчет бинасын сүтеп, хәзерге мәчет йортына күчереп салу да җиңел эш булмаган, әлбәттә. Ләкин Габдулла Мөхәммәткәрим бу ниятендә дә берүзе калмый, теләктәшләр таба һәм тиздән элеккеге мәчет диварлары эчендә якшәмбе мәдрәсәсе эшли башлый. 2007 елдан бирле Ярмәк бала­лары Казанда уздырылып ки­лүче Бөтенроссия Коръән уку, “Мин исламны өйрәнәм” бәйгеләрендә катнашалар, еш кына призлы урыннар алып кайталар. Ә теләгән кеше Казан, Уфа шәһәрләренә, Биләр, Булгар музей-тыюлыкларына барып кайта ала. Бу чаралар да имам катнашыннан һәм оештыруыннан башка үтми, әлбәттә.

Зиратны тәртиптә тотуны да үз өстенә алган ул. Халыктан акча җыеп, башта иске зиратка өстәп, яңа 5 гектар җиргә койма коела, ә тагын бер елдан соң бөтен зиратның да рәшәткәләре яңартыла, буяла. Шул ук вакытта борынгы каберлекләр корыган агачлардан, чүп-чардан арындырыла. Габдулла хәзрәт шимбә өмәләре оештырганда искеярмәклеләр үз туганнарының гына түгел, карау­чысыз калган каберлекләрне дә төзекләндереп торалар.

Габдулла Мөхәммәткә­рим­нең тагын бер мавыгуы бар әле. Ул — Иске Ярмәк авылының тарихы һәм анда яшәүче кешеләрнең шәҗәрәләрен тө­зү.  1997 елда ук аның ярдәме белән авылның 260 еллыгына багышлап, “Иске Ярмәк авылы тарихы” дип аталган брошюра бастырылган иде. Хәзер инде аның яңа, киңәйтелгән варианты өстендә эш алып барыла.  Бу китапны язуда бөтен авыл катнаша, дип әйтергә була. Чөнки имам тырышлыгы белән һәркем үз нәселен, үз шәҗәрәсен барлаган, токымдагы иң танылган шәхесләр билгеләнгән, әзер материаллар Самараның Җәмигъ мәчетендә чыгып килүче “Сәләм” газетасында хәбәрче булып эшләүче авылдашыбыз Фәрит Ширияздановка тапшырылган. Хәзер шул материалларны системага салып, бастырып чыгарырга гына кирәк. Ләкин бу бик чыгымлы һәм четерекле эшкә акча бирүче юк әлегә.

Габдулла хәзрәтнең мәчет эшләренә генә йомылып ятмавын аңладыгыз инде. Ул мәктәп, авылның Мәдәният йорты белән дә актив хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, танылган авылдашыбыз, шагыйрь Зыя Ярмәкинең юбилей кичәсен үткәрүгә күп көч куйган. Шагыйрьнең кызы Ләбибә ханымны, оныгы профессор Искәндәр Насыйровны авылга чакырып, бик матур кичә үткәргәннәр. Шулай ук “Безнең таң” китабы авторы Халикъ Садри юбилее да зурлап уздырылган.  Бу турыда, хәтерләсәгез,  “Бердәмлек”тә дә шактый зур гына материаллар басылган иде.

Ә инде авыл тарихын язып барган Гатиятулла Әхмә­дул­линның 120 ел тулган көнен, ахун Хөснулла хәзрәт Баһаут­диновның 150 еллык юбилеен бәйрәм итүне сөйләргә дә түгел. Бик җылы атмосферада, Коръән сүзенә, туганнары һәм авылдашлары истәлекләренә, җыр-моңга уралып узган иде ул истәлек кичәләре.

Соңгы елларда Габдулла Мөхәммәткәрим фикердәшләре белән бергә авыл тирәсендәге каберлекләрне барларга кереште. Мәсәлән, Юкәле тау өстендәге Изгеләр кабере өстенә истәлек ташы куелган, тирә-ягына агачлар утыртылган. Гүр ияләре тынычлап ятсыннар өчен, Сабантуй урыны Юкәле таудан башка җиргә күчерелгән. Урман эчендә күмелгән Корбангали кабере дә хәзер һәркемгә билгеле. Ел саен аның янына бер төркем картлар барып дога укыйлар, каберлекне тиешенчә карап, чистартып китәләр.

Менә шулай дин һәм фани дөнья мәшәкатьләренә үре­леп уза мөхтәсибнең гомере. Кара инде, егерме ел егерме көн кебек кенә, узган да киткән. Әнә инде хәзрәтнең һәм остабикәнең балалары да буйга да, акылга да камил булып җитешкәннәр. Габдулла хәзрәтнең абруе да көннән-көн күтәрелә бара (күз генә тимәсен). 2013 елда ул Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән “Патриот России” һәм  “Район алдындагы казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән булса,  2014 елда Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карары белән “Әл-Игътисам” (“Сплоченность”) медаленә лаек булган. Ә алда әле тагын, шул хәтле булмаса, күбрәк тә, халкына, туган авылына, Аллаһы рәхмәтенә багышланган хезмәт юлы җәелеп ята. Ислам динебез, күпсанлы мәхәлләләрнең тынгысыз тормышына багышланган гомер юлы сикәлтәсез булмыйдыр, әлбәттә.  Ләкин ул элеккеге кебек ук кызыклы, вакыйгаларга бай һәм уңышлы булыр.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1904

Один комментарий

  1. С юбилеем . с стажем , с опытом , с мудростью , поздравляю !