Русия халыклары бердәмлеге көнендә ил буйлап оештырала торган «Русский марш» быел Акъяр һәм Акмәчеттә дә үтәчәк. Акъярда шулай ук йөреш вакытында «Канунсыз миграциягә каршы хәрәкәт» тәкъдим ителәчәк.
Мәскәү рус милләтчеләре дә йөреш уздырырга рөхсәт сорап шәһәр идарәсенә мөрәҗәгать иткән. «Русские» хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Демушкин сүзләренә караганда, йөрештә катнашучылар саны 30 меңләп булырга мөмкин. Читать полностью