Көзге уңыш биргән Җир-анага, Ходай Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән

1-DSC_0290Аккалфаклылар «Чәкчәк бәйрәме» дип аталган чара үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Алтын көз җитү, игеннәрне урып-җыю эшләре тәмамлану белән татар халкы өчен «Сөм­белә» бәйрәме килеп җитә. Менә быел да ул Рифкат Хуҗин җитәкчелегендәге  шә­­һәр татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оеш­тырылып, гадәттәгечә, Са­ма­рның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда үтте, дип язып чыккан идек инде.

Бинаның ишекләрен ачып кергәч тә, бәйрәм мохиты сизелде. «Сөмбелә», театр чишенү бүл­мә­сеннән башланган кебек, фойедан башланып китте. Биредә кул эшләреннән, татар авыл хуҗалыкларының көзге уңышларыннан әзерләнгән күргәзмәләр эшләп килде.  Күптән түгел генә оешкан  «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыятенең өстәлендә булган татар халык ашлары, чигелгән картиналар, мендәр тышлыклары, намазлыклар, корама тукымалардан тегелгән җәймәләр, япмалар һәм тагын бихисап кул эшләнмәләре күп халыкның игътибарын үзенә җәлеп итте. 

1-201-22

«Сөм­белә» тәмамлангач та “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, «Розалина» татар кухнясы хуҗабикәсе Разия Әюпова матур күргәзмәне әзерләүче аккалфаклыларны үзенең кафесында җыйды.  Көзге уңыш биргән Җир-анага, Ходай Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән үткәрелгән «Сөмбелә» биредә  «Чәкчәк бәйрәме» дип аталган чара белән дәвам итте. 

Мул өстәлләр артында җыелган гүзәл затлар шушы көнне Һиҗри елының башлануын да хәтердә тотып, Коръән сүрәләрен укыдылар, сәдакалар өләшеп, Ходайдан ярлыкау сорадылар, әрвахларга һәм бакыйлыкка күчкән туганнарына киң һәм якты каберләр, җәннәттән урыннар теләделәр. 

1-DSC_0281 1-DSC_0285 1-DSC_0286 1-DSC_0290 1-DSC_0304 1-DSC_0306 1-DSC_0308

1-DSC_0301

1-DSC_0309 1-DSC_0313 1-DSC_0316 1-DSC_0318 1-DSC_0322Бу көннәрдә безнең сайтта «Сөмбелә»дәге аккалфаклылар күргәзмәсен һәм «Чәкчәк бәйрәмен» оештырырга ярдәм итүче ханымнар турында тәфсилле язма да урын алыр. Аны “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова тәкъдим итәчәк. 

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 2694

3 комментариев

  1. Суфия апа и Адиля апа тоже!!!

  2. Это точно.умница.

  3. Разия апа везде успевает