Җәмигъ мәсҗидендә Корбан ашы узды

салямЗөлхиҗҗә аеның 28нче көнендә Самар Җәмигъ мәсҗидендә Корбан мәҗлесе уздырылды. Йөз илле кешелек мул табынны Самар Җәмигъ мәсҗиденең мөтәввәллияте һәм Самар өлкә Диния нәзарәте оештырдылар. Табында хезмәт һәм сугыш ветераннары, активистлар, татар милли хәрәкәте юлбашчылары, дин әһелләре утырдылар. 

Мәҗлесне мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин ачып җибәрде һәм Самардан хаҗга баручылар турында тулы мәгълүмат бирде. Самар өлкәсеннән хаҗга быел 92 кеше барган. Мөфтиебез хаҗ гамәлләренә тукталды. Аннары бер-берсен алмаштырып, дистәгә якын мөселман кардәшләребез үзләренә генә хас мәкам белән Коръән укыдылар. Тәкъбир-зекерләр әйттеләр. Вәгазь вә нәсыйхәт тыңланды.

Самар Җәмигъ мәсҗидендә уздырылган күркәм табынның максаты — Самар мөселманнарын берләштерү, дуслаштыру иде. Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан тыелып, изге гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына, рәхмәтенә ирешергә насыйп булса иде. Аллага шөкер, Самар өлкәсенең йөзгә якын мәсҗидләрендә бер юл тәртибе белән - имам Әгъзам мәзһәбе нигезендә гамәл вә гыйбадәтләр кылуыбызга шатланабыз.

Октябрнең 25ндә һиҗри буенча 1436 ел башланды, мөхәррәм аеның беренче көне керде. Бу инде мөселман календаре буенча яңа ел башланды дигән сүз. Яңа елыбыз мөбарәк булсын! Яңа елда да корбаннар чалып, хаҗга барырга насыйп булсын иде.

 Самар Җәмигъ мәсҗиденең ветераннар Шурасы рәисе, хаҗи Таһир Мамышев. 

Шамил Баһаутдин фотосурәте.

«Сәлам».

Просмотров: 1477

Комментирование запрещено