Камышлының яңа мәктәбендә уку бигрәк рәхәт

DSC05614Ниһаять, җәйге каникуллар үтеп, яңа уку елы башланып китте. Күп авылларда мәктәп биналарына ка­питаль ремонт ясалган, ә Камышлы авылы укучылары 2001 елда төзелә башлап, быел, ниһаять, аякка бастырылган яңа мәктәп бусагасын атлап керделәр. Миңа аның җитәкчесе Айсылу Хәлил кызы КАЮМОВА белән очрашып, бу мәһабәт бина белән якыннан танышу бәхете насыйп булды.

Айсылу Хәлил кызы урамнан ук каршылап, мине яңа бинага “сәя­хәткә” алып китте. Бу мизгелдә аның шатлыгы эченә сыймый иде.

- Аллаһыга шөкер, хыялыбыз тормышка ашты. Быелгы уку елын шушы искиткеч матур бинада башлап җибәрүебез белән без бик бәхетле. Укулар башланып киткәнче, әти-әниләр белән киңәштек тә, иң элек мәктәп ашханәсенә дин әһелләребезне чакырып,  Коръән мәҗлесе уздырдык. Мәктәбебездә төрле милләт балалары белем алуга карамас­тан, аларның әти-әниләре: “Аллаһы барыбыз өчен дә бер, дин тоту беркайчан да начарлыкка илтми”, — дип, моңа берсүзсез риза булдылар.

Мәктәп белән һөнәр училищесын бергә берләштергәнгә күрә, ул хәзер белем бирү комплексы, дип атала. Биредә видеокүзәтү, янгын сигнализациясе һәм аны сүндерү җайланмалары бар. Менә монда училищеда белем алучы укучылар өчен интернат булачак. Ә монысы инвалид балаларны укыту өчен төзелгән янкорма. Ул баштан планга кертелмәгән булган, шуңа да соңрак аерым бина кебек салынды. Аллаһыга шөкер, бездә бер генә инвалид укучы бар. Без бу бинаны яшүсмерләр һәм өлкән сыйныфларда укучы балалар өчен “Йолдызлык” дип аталган иҗат йорты итеп кулланырга булдык. Аның якын булуы балаларга бик уңай, — дип сөйли-сөйли Айсылу ханым яңа мәктәп бинасы буйлап алып китте.

- Бина барлыгы 650 балага исәпләнгән. Быел Камышлы, Дәүләткол, Степановка, Балыклы, Бозбаш авылларыннан килгән 500гә якын укучыга 44 укытучы белем бирә. Унберенче сыйныфта 20гә якын  укучы укый.

Менә монда күзәтү пункты урнашкан. Бинабызның уң як “канатындагы” өч каты да  башлангыч сыйныф укучылары карамагына бирелгән.  Димәк, аларга өлкән сыйныф укучылары тарафыннан бернинди дә кыерсытылу куркынычы янамый. Биредә гардероб, җылы бәдрәф, су эчү урыны да бар.

Быел беренче сыйныфка укырга барлыгы 60 бала килде. Алар өч төркемгә бүленеп укыйлар. Күргәнегезчә, сый­ныф бүлмәләре рәттән тезелеп тора. Бина зур булгач, балаларны хәзер бер сменада гына укытабыз. Укытучыларыбыз Тамара Хисмәтова белән Гөл­чәчәк Гарипова татар телен атнасына бер сәгать укыталар. Укучыларның барысы да мәктәпкә махсус форма киеп йөри.

Без башлангыч сыйныф укучылары укыган бүлмәләрне карап үтәбез. Бөтен кабинетлар да компьютерлар, интерактив такта, проектор, экран белән җиһазландырылган. “А” блогында укыту бүлмәләре урнашкан булса, “Б” блогында зур спорт залы, мәктәп укучылары һәм лицейда укучылар өчен ашханә, китапханә, медиатека, беренче ярдәм күрсәтү табибы, прививкалар ясау, теш табибы кабинетлары, заманча җиһазландырылган хезмәт дәресе кабинеты урнашкан. Ә менә монда 162 урынга исәпләнгән тамаша залы. Ул шулай ук зур экран, тавыш җайланмалары, проектор белән тәэмин ителгән. Инвалид балаларга коляска белән үтәр өчен аерым юл ясалган.

Биредә радиочелтәр, 91 өр-яңа компьютер, 33 медиапроектор, спутник антеннасы, телевизор, телефон (укучылар өчен ул коридорда), һәр укытучы өчен аерым лаборатория дә бар.

Айсылу Хәлил кызыннан:

- Шушындый зур мәктәп белән җитәкчелек итү кыенмы? — дип сорамый булдыра алмадым. Ул минем бу соравыма һич тә шикләнмичә: «Юк! Кемдер шушы эшне башкарырга тиештер бит инде. Мондый мәктәптә эшләвем белән мин горурланам, бер генә дә авырсынмыйм», — дип җавап бирде.

Ишек алдындагы түтәл­ләрдә роза чәчәкләре атып утыра, тирә-юньдә чисталык хөкем сөрә. Мәктәпнең арткы ягында бассейн һәм оранжерея төзелеп ята. Тик мәктәп ишек алды бераз кысрыграк күренде миңа. Архитекторлар мәктәп сызымын сызганда, биредә укучыларга ачык һавада физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчык кирәклеге турында онытып җибәргәннәр. Кышын чаңгыда йөрү өчен дә урын каралмаган.

- Без коллективыбыз белән киңәшләштек тә чаңгы трассасын якындагы урман эчендә ясарга карар кылдык, — дип шушы уңайсыз хәлдән чыгу юлын да аңлатты Айсылу ханым.

“Боткасын пешергәч, маен салырга кызганма”, диелгән татар халык мәкалендә. Дөрестән дә, тормышта бар нәрсәне дә төгәл итеп ясап булмаган кебек, җибәрелгән хаталарны төзәтү мөмкинлеге дә юк түгел. Бәлки киләчәктә Камышлы авылы мәктәбен тәмамлаган, спорт өлкәсендә зур уңышлар казанган, биатлон буенча Россия чемпионы исемен яулаган Эдуард Латыйпов кебек егетләр һәм кызларга үзләрен төрле өлкәләрдә сынап, югары дәрәҗәләргә ирешү мөмкинлеге дә булыр әле.

Ә заман таләпләренә тулысынча җавап бирерлек бу яңа мәктәп бинасының ишекләре беркайчан да ябылып тормасын, укучылар гел “бишле” билгеләренә генә укысыннар, укытучыларга исә яраткан хезмәтләрен дә­вам итәргә зур түземлек, уңышлар гына телисе килә.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1895

Комментирование запрещено