“Россия төбәкләрендә этносара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны” конференциясенең резолюциясе проекты кабул ителде / Нужно больше уделять внимание поддержке национально-культурных автономий

Анда Россия халыкларының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча студентлар һәм яшь галимнәрнең I Бөтенроссия слетын уздыру һ.б. тәкъдимнәр бар

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Россия төбәкләрендә этносара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урынына багышланган конференциянең пленар утырышы уздырылып, аның нәтиҗәсе буларак, катнашучылар резолюция проекты кабул итте. Әлеге проект барлык дәүләт структураларына җиткереләчәк.

Резолюциядә төп игътибар түбәндәге әһәмиятле саналган мәсьәләләргә юнәлтелә.

Конференциядә катнашучылар фикеренчә:

- “Россия милләтләренең бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының милли-мәдәни үсеше” федераль программасын тормышка ашыру зур әһәмияткә ия;

- Федераль милли-мәдәни автономия вәкилләренең РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советында катнашуы мөһим;

- “Татарстан Республикасында 2014-2016 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасын тормышка ашыру нәтиҗәле,

- Россиядә милли сәясәтне тормышка ашыру буенча федараль, төбәк, муниципаль программалар системасын булдыру һәм камилләштерү зур перспективаларга ия.

Конференциядә катнашучылар түбәндәгеләрне дәүләт милли сәясәтенең өстенлекле бурычлары дип саный һәм тәкъдим итә:

- Россиянең барлык төбәкләрендә милли-мәдәни автономияләр булдырырга һәм аларны үстерүгә булышлык күрсәтергә; хакимият органнары, иҗтимагый институтлар, фәнни, педагогик, иҗади оешмалар һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә механизмнарын камилләштерергә;

- соңгы елларда милли сәясәтне реформалаудан барлыкка килгән тискәре нәтиҗәләрне исәпкә алып, дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыра торган федераль башкарма орган эшчәнлегенең тотрыклыгын тәэмин итәргә;

- Россия төбәкләрендәге милли сәясәтне тормышка ашыра торган башкарма хакимиятнең структураларын ныгытырга;

- төбәкләрдәге хакимият органнарына дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыра торган программалар өстендә эшләвен дәвам иттерергә;

- милли-мәдәни автономияләргә ярдәм итүне Россия халыкларының туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән грантлы конкурслар аша башкарырга;

милләтләр бердәмлеген һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуны ныгытырга;

- Россия төбәкләрендә милли мәгариф системасын үстерүгә булышлык итәргә;

- яшьләр инициативасына, милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм ватанпәрвәрлекне ныгыту юнәлешендәге программаларга аерым бер игътибар бирергә;

- Болгар тарихи-архитектура комплексы җирлегендә Россия халыкларының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу буенча студентлар һәм яшь галимнәрнең IБөтенроссия слетын уздыру мөмкинлеген карарга;

- милли туризмны үстерү буенча төбәк программаларын булдырырга һәм тормышка ашырырга;

- милләтара һәм гражданлык тынычлыклыгын популярлаштыру максатын күз уңында тотып, мәгълүмати киңлек формалаштырырга;

- Россия халыкларының этник тәңгәллеген үстерүдә федераль телевизион каналларның ролен көчәйтергә;

- 4 ноябрь истәлекле датасының иҗтимагый-сәяси статусын күтәрергә, аның оештыру, программасын һәм мәгънәви эчтәлеген баетырга.

Һәрхәлдә, резолюция проектында шулар теркәлгән.

“Татар-информ”

* * *

С 27 по 29 октября 2014 года в Казани проходила конференция на тему: «Роль и место национально-культурной автономии в гармонизации межэтнических отношений», в работе которой приняла участие делегация Самарской области. В нее вошли Анвер Имранович Горланов – председатель исполкома Самарской областной татарской национально-культурной автономии, и Дмитрий Витальевич Мюльбах – директор Дома дружбы народов Самарской области.

Всего в конференции приняли участие делегаты из 30 российских регионов — всего более 100 человек, среди которых руководители федеральных национально-культурных автономий России, директора Домов дружбы, татарских национально-культурных организаций, представители государственной власти, общественных институтов. Гостем мероприятия также стал Председатель Госсовета РТ Фарид Мухаметшин.

Главная задача конференции – обмен опытом представителей разных регионов России в области национальной политики, в том числе обсуждение опыта Татарстана по работе с национально-культурными организациями. Также в рамках конференции обсуждался ряд проблем, например, нереализованная государственная программа «Развитие нематериального культурного наследия народов РФ», направленная на поддержку крупных культурных проектов, исследований в области национальной политики.

На пленарной части заседания также выступили директор департамента государственной политики в сферемежнациональных отношений Минрегионразвития РФ Александр Журавлев, министр культуры РФ Айрат Сибагатуллин, председатель Общественной палаты РТ Анатолий Фомин, заместитель руководителя Аппарата Президента РТ по вопросам внутренней политики Александр Терентьев и другие

Александр Журавский, директор департамента государственной политики в сфере межнациональных отношений бывшего Министерства регионального развития РФ, отметил: «То, что Россия выбрала свой путь развития и в нашей цивилизации могут легко адаптироваться многие национальности и без ассимиляции — это многим в мире не нравится, и вот отсюда и эти санкции».

Среди других проблем – неосведомленность молодежи о культуре народов России. Так депутатГосударственной думы РФ Ильдар Гильмутдинов предложил возродить программу «Молодежь России», существовавшую в начале прошлого десятилетия.

Участники конференции говорили о том, что актуальными по-прежнему остаются вопросы: как лучше сохранить родной язык, как не забыть традиции народа вдали от Родины, и как в этом могут помочь национально-культурные автономии. Интересные проекты как такие общественные объединения могут повлиять на экономику, культуру и демографию представили несколько регионов. Дмитрий Витальевич Мюльбах рассказал о работе, проводимой национально-культурными автономиями Самарской области и поддержке, оказываемой им государственной властью, через Дом дружбы народов и другие источники.

Фарид Мухаметшин, председатель Государственного Совета Республики Татарстан, подчеркнул: «Те вопросы, которые мы сегодня рассматриваем это вопрос государственной безопасности. Сейчас много желающих вбить клин между одной нацией и другой, на федеральном уровне нужно больше уделять внимание эти проблемам». Он сделалряд предложений, по которым можно было бы выправить сложившуюся ситуация в этой сфере. В частности,он предложил «внедрение единых методик мониторинга этноконфессионального самочувствия в регионах». По его словам, в последнее время распространилась практика, когда малоизвестные организации составляют этнорейтинги, имея в виду доклад «Гроздья гнева», подготовленного ЦИНК.

По итогам конференции была принята резолюция, где в одном из первых пунктов было прописано «считать приоритетным стабильность функционирования федерального исполнительного органа по реализации национальной политики, учитывая негативные последствия частого реформирования его в последние годы». Ее участники конференции направили властям Татарстана, а также в федеральные органы власти – Министерство культуры России, администрацию Президента РФ, Общественную палату и другие.

Светлана Воробьева.

samddn.ru

Просмотров: 1551

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>