
Лилия Мингулова (сулда) Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева белән.
Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туып үскән, Самараның экономика университетын тәмамлаганнан соң уңышлы татар гаиләсе корып, үз өе белән яшәүче Лилия МИНГУЛОВАның тормышы кинәт үзгәрергә тора бит әле. Иртәгә, 13 декабрьдә, ТНВ каналында “Музыкаль дистә” хит-парады нәтиҗәләре буенча “Болгар радиосы” музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уздырыла. Лилия Мингулованың “Ялгыз иттең” җыры, хит-парадның вак иләге аша үтеп, халык арасында зур популярлык яулады һәм финалга чыкты. Үз стиле, үзенчәлеге, кабатланмас моңы булган Лилиябез бүген премиягә дәгъва итә.
Кинәт эстрада җырчысы булып киткән урта яшьтәге хатынга аның ире дә, өч баласы, кияве һәм оныгы да нинди мөнәсәбәт күрсәтергә белми торалар. Гаҗәп хәл инде. Җайга салынган мул һәм матур тормыштан катлаулы, көнчел, һәр борылышта көтелмәгән халәт көтеп торган сәнгать дөньясына кереп чумуы бик куркыныч та, ымландыргыч та. Бу турыда Лилия ханым белән “Бердәмлек” газетасы редакциясендә сөйләшеп утырабыз. Читать полностью