“Сез – хәзинә! Сез – бомба!”

IMG_20141208_114939

Лилия Мингулова (сулда) Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева белән.

Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туып үскән, Самараның экономика университетын тәмамлаганнан соң уңышлы татар гаиләсе корып, үз өе белән яшәүче Лилия МИНГУЛОВАның тормышы кинәт үзгәрергә тора бит әле. Иртәгә, 13 декабрьдә, ТНВ каналында “Музыкаль дистә” хит-парады нәтиҗәләре буенча “Болгар радиосы” музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уздырыла. Лилия Мингулованың “Ялгыз иттең”  җыры, хит-парадның вак иләге аша үтеп, халык арасында зур популярлык яулады һәм финалга чыкты.  Үз стиле, үзенчәлеге, кабатланмас моңы булган Лилиябез бүген премиягә дәгъва итә.

Кинәт эстрада җырчысы булып киткән урта яшьтәге хатынга аның ире дә, өч баласы, кияве һәм оныгы да нинди мөнәсәбәт күрсәтергә белми торалар. Гаҗәп хәл инде. Җайга салынган мул һәм матур тормыштан катлаулы, көнчел, һәр борылышта көтелмәгән халәт көтеп торган сәнгать дөньясына кереп чумуы бик куркыныч та, ымландыргыч та. Бу турыда  Лилия ханым белән “Бердәмлек” газетасы редакциясендә сөйләшеп утырабыз.

- Яшьлек елларыгыз, тор­мы­шыгыз, гаиләгез ту­рында сөйләгезче.

- Мин балачактан җырларга яратып үстем. Бу миңа мәрхүм әниемнән күчкән сыйфаттыр. Яшь чагында ул да бик матур итеп җырлаган, ә аның әтисе сиптереп гармунда уйнаган. Габдрахман бабам 1943 елда Сталинград янында барган каты сугышларда хәбәрсез югала һәм шулай аның гармуны тынып кала. Ләкин моң — ул буыннан-буынга күчеп бара торган нәрсә, күрәсең. Менә мин дә җырламыйча тора алмыйм. Самараның беренче гимназиясендә укучы кызым Линара да быел җәй Болгарияда уздырылган Халыкара җыр конкурсында катнашып, лауреат исемен яулап кайтты инде.

- Җырчы Лилия Мин­гулованы Татарстанның “Яңа гасыр” кана­лын даими ка­раучылар яхшы беләләр инде хәзер. Интернетта да сезнең җырларыгызны бик яратып тыңлыйлар, тавы­шыгызның темб­ры белән сокланалар. Ә зур залда тамашачылар алдында яса­­ган беренче чыгы­шыгыз­ны хәтер­ли­сезме?

- Хәтерлим. Бу Самараның “Звезда” (“Йолдыз”) Мәдәният сараенда өч – дүрт ел элек булган хәл. Казаннан килгән яшь популяр җырчы Раяз Фасихов үзенең концерты барышында мине сәхнәгә чакырып алды да җырларга тәкъдим итте. Залда утыручылар нәрсә булганын аңламый да калдылар, ахыры. Ә таныш-белешләрем Казанга чакырылуым, “Барс-Медиа” оештырган конкурс­та катнашуым турында беләләр иде инде.

Хәер, бу маҗараны баштан ук сөйләргә кирәктер. Татар Әбдекие авылында туып үскән кешеләр буларак тормыш иптәшем Хәмзә Мингулов та, мин дә авылдашлар, туганнар белән бик тыгыз аралашып яшибез, татар концертларына бергәләшеп йөрибез. Казанда зур мәдәни чаралар уздырылганда дүрт-биш машинага төялеп, концерт карарга барган чакларыбыз да байтак. Кыскасы, бергә җыелганда матур җырлар тыңларга, ә артистлар килгәнда, алар белән аралашырга бик яратабыз. Ә артист халкы шундый бит инде, үзе генә җырламый, безне дә җырлатып карый.

Шулай бервакыт Самарадагы мәҗ­лескә чакырылган бер Казан йолдызы минем җырлавымны ошатып, тавышымны дискка яздырып, “Барс-медиа” шоу-бизнес үзәгенә җибәрергә киңәш итте. Моңа әлләни зур әһәмият бирмичә генә яраткан бер җырымны яздырдым да Казанга җибәрдем. Һәм… оныттым. Бераздан мине күрмичә дә тавышыма әһәмият иткән продюсерлар төрле конкурсларда катнашырга чакыра башладылар. Ә мин ул вакытта Казанга барудан баш тарттым, чөнки әнием бик каты авырып киткән иде.

- Лилия ханым, кемдер иҗатка урау юллар белән барып чыкса, кемдер туры юл белән килә. Сезнең юлыгыз беренчесе, күрәсең. Үткән елда да, быел да “Музыкаль дистә” хит-парадында катна­шып, танылып киләсез бит.

- Әйе, әнием озак кына авырганнан соң вафат булды. Аны җирләп, бераз үз хәлемә кайта алгач, “Адәм белән Һава” тапшыруын алып баручы шагыйрә Ләйлә Дәүләтова чакыруы буенча гаиләм белән Казанга бардык һәм тапшыруда катнаштык. Шул ук көнне минем беренче клипым -  “Мин сине яратам” җырын да яздырып кайттык.

- Ә җырларны ничек сайлыйсыз?  Киңәшчегез, ос­та­зыгыз бармы?

- Әйе, Ләйлә Дәүләтова Сара Садыйкованың  “Керфегеңә тамармын мин” музыкасына “Мин сине яратам” сүзләрен язып бирде. Ул миңа шалтыратып җыр тәкъдим иткәч, мин, ахырын аңлап бетермичә, аны шатланып кабул иттем, чөнки элек тә Сара Садыйкованың җырларын бик яратып башкара идем. Сәнгать советы да бу җырны хуплап, быелгы “Музыкаль дистә” хит-парадына куйды.

- Сез, экономика уни­верситетын тәмамла­ган­нан соң күпмедер вакыт саннар дөньясында эшләгән кеше, кинәт Казанның Мәдәният университетына кереп укый башлагансыз икән?

- Әйе, бу да бик кызык килеп чыкты. Казаннан беренче клип яздырып кайтуыма берничә ай да узмагандыр, телефоныма SMS хәбәре килеп төште: “Исәнмесез, Лилия! Казаннан Венера Әхәт кызы Ганиева яза. Бик матур җырлыйсыз. Моңлы, җылы, хисле итеп. Сез укыганмы? Шуны язып җибәрә алмассызмы?”

Мин бу SMSны балаларга күрсәттем. Алар миңа: “Әни, кемдер шаярта, җавап бирмә”, — диделәр. Бер-ике сәгатьтән Венера ханым үзе шалтыратты: “Лилия җаным, ник җавап язмыйсыз миңа? Сезгә татар эстрадасының примадоннасы үзе шалтырата, ә сез игнорировать итәсез!” — дип шаяру аша шелтәләп алганнан соң, минем турыда сораша башлады. Ә соңында: “Сез – хәзинә! Сез – бомба! Сезнең җырыгыз бүген Казанда иң зур бәхәс, соклану тудырды. Зинһар, килегез, танышасым килә!”

Шулай дигәч бармый нишлисең? Мине Венера ханым Ганиева тыңлап карады да, Казан Мәдәният университетына кереп укырга, табигый тавышыма профессиональлек өстәп җибәрергә тәкъдим итте. Шулай итеп, ул мине үз классына алды.

- Хәзер Сезнең ничә клипыгыз бар инде?

- Алда әйтеп узган “Мин яратам сине” булды бит инде. Аннан ирем бик яраткан, һәм, уйлавымча, безнең авылда туган “Ялгыз иттең” җырына ясалган клип да бик матур булды кебек. Шулай ук Ләйлә Дәүләтова шигыренә язылган “Әй, Ходаем” җыры да хәзер зур популярлык яулап килә. Бу җырның исеме мине гашыйк итте. Җәен менә Наил Шәй­мәрдановның “Күршеләр” җырын да яздырдык. Бу җыр да миңа бик ошый, чөнки авылдагы күршеләребез бик ях­шы иде. Кеше гомере күбрәк туганнар ара­сын­да түгел, күршеләр арасында уза бит.

- Чыннан да, танылу башыгызга кар көрте кебек ишелеп төшкән икән. Ләкин җырчы исемен күтәрү — зур җаваплылык та, үз-үзеңне корбан итү дә. Сез һәм гаиләгез моңа әзерме?

- Дөресен әйткәндә, мин үземдә талант барын элек тә тоя идем. Концерт тыңлаганда ул яки бу башкаручы турында: “Ә мин бу җырны башкачарак, тамашачы күңеленә барып җитәрлек итеп җырлар идем”, — дип уйлый идем. Ләкин талантымны ачарга нәрсәдер комачаулады. Ә хәзер Ходайдан вакыт килеп җиткән булса кирәк. Һәр эш Аның ризалыгы белән генә эшләнә бит. Җырчы тормышы гаиләм, балаларым алдындагы бурычымны үтәргә комачауламаса, җырлармын. Исәнлек, тамашачыларның яратып кабул итүе кирәк.

- Билгеле булганча, “Музыкаль дистә” конкур­сында халык тавыш бирүе аша лидерлар билгеләнә. Ничек уйлыйсыз, сезнең өчен шул хәтле күп тавышны Самара татарлары биргән микән?

- Анысын әйтә алмыйм. Биргән булсалар, бик зур рәхмәт. Ә менә “В контакте” социаль челтәрендә күбесенчә Татарстан халкы яза, тавышыма, җырны башкару стилемә бәя бирә. “Казан сезне таныды”, “Яр Чаллы сезне кабул итте” кебек язмалар белән минем күңелемне күтәрәләр, үз-үземә ышаныч тудыралар. Әмма шунысы кызык, алар арасында якташларым бик күренми.

Ә менә шушы әңгәмәне “Бер­дәмлек”тә укыган якташларыбыз Сез­­нең белән танышу бәхетенә иреш­­те инде. Аларны 13 декабрьдә «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» каналларында Самара вакыты белән 18.30 сәгатьтә башланачак «Болгар радиосы»ның II милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы”н карарга чакырабыз. Барыбыз да, Ли­лия, сезнең өчен җан атып, ин­терактив тавыш бирү вакытында SMS җибәреп, җиңүегезне теләп торыр­быз. Уңышлар Сезгә, Лилия ханым!

Әңгәмәдәш Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

“Бердәмлек”

Просмотров: 2070

5 комментариев

  1. Лилия би моңлы, милизмнар белән җырлый. Аның кебекләр Татарстанда түгел, Рәсәйдз дә бик сирәк. Уңышлар телик.

  2. тамуг утыннары бер берсен махтый и махтана.

    • Шакир туры китергэнсез мин килешэм!

    • Артыгын кыланасыз инде. Аллахы гына белэ кем тамуг утына керэ. Гонах алма эстенэ андый сузлэр белэн

      • БАБАЙ АРТЫГЫН КЫЛЫНУЧЫЛАРГА КУЛ ЧАБЫП ШАТЛАНЫП УТЫРУЧЫЛАР АРАСЫНДА БУЛМАСЫЗ ДИЕП УЙЛЫЙМ. ШУЛАЙ КУШКАНМЫ СОН БЕЗГЭ ИРЛЭРГЭ ХАТЫННАРНЫН ВЫСТАВКАСЫН ЯСАП АША КУРЕНГЭН КИЕМ КИГЕРЕП ЧЫГАРЫП БАСТЫРЫГЫЗ ДИГЭНМЕ. БАБАЙ СИН ЭБИЕННЕ ЧЫГАРМАСЫН БУГАЙ ШУЛ КИЛЕШ? ЭЛЛЭ СИНДЭ СОВРЕМЕННЫЙМЫ БАБАКАЙ Э?!