Уртача хезмәт хакы турында уйланулар

9deba690846a3098a10b20d34ceb7bd7_500_0_0Хәзер инде социаль челтәрләрдә “телевизор сатам” дигән белдерүләр дә күренә башлады. Тик өметсез эш бу, бер-берең белән алыштырып уйнасаң гына инде. Шул ук вакытта аналитиклар, халык кара көнгә дип җыйган акчасына азык-төлек ала башлады, дип белдерә. Ярмалар “сике­ре­ше”нә борчак, тары, арпа килеп кушылды. Боларны төр­ле кибетләрдә төрле бәядән табарга була. Йомырка әле тик тора, әмма аның зур үсеш потенциалы бар.

Кайбер азык-төлек товарлары белән импортны алыштыру түгел, экспортка чыгарып акча сугу мөм­кин­леге туа башлады. Әйтик, йомырканы Грециягә чыгару отышлы, бу диетик ризыкның иң кыйммәтле бәясе анда 10 данәне рубль курсы белән исәпләгәндә 262 сумнан артык, 170 сумга да табарга була, диләр. Иң арзан бәягә сатканда да табыш алу мөм­кинлеге Россия­дәгедән 3 тапкыр чамасы зуррак. Евро­союзның төрле илләрендә бәяләр төрлечә. Сыер итен, мәсәлән, Польшадан сатып алсаң отасың, Ан­глиягә сат­саң – табышлы. Кремль санк­цияләре нәти­җә­сендә итне Польшадан алып булмый, ә сатуны чикләмәделәр бит. Менә бу, чынлап та, авыл хуҗалыгы алдында зур үсеш перспективалары ача инде. Бездә исә халык пармезан турында хыялланудан туктады, доллар һәм евро “бию”ләрен дәвам итсә, үзебезнең эремчек һәм сыр бәяләре пармезаннан арзан булмаячак. Россиялеләрнең хезмәт хак­лары исә долларга ияреп, саллы гына түбәнәеп бара. Әле күптән түгел генә 900 доллар тирәсе бәяләнгән хез­мәт хаклары бүген валютадагы кыйммәтләрен ике тапкырга якын югалтып килә.

Нефть бәяләре төшә башлагач, бездә шундый пропаганда фокусы уйлап чыгардылар: имештер, россияле­ләр хаксыз рәвештә зур хезмәт хаклары алып кил­деләр, артык рәхәт тормышка ия­лән­деләр, хәзер, янәсе, кризис тигезли, хезмәт хакы эш­ләгән күләмдә генә түләнә­чәк. Россиялеләрнең рәхәт тормышта ничек “си­ме­рү­”лә­рен иллюстра­ция­ләү өчен дөньяның кайбер илләрен­дәге уртача хезмәт хакларын үзебезнеке белән чагыштырып карыйк. Тирән кризиска кадәрге 2013 ел күрсәткеч­ләрен алыйк. Нор­вегиядә уртача хезмәт хакы – 5500 доллар, Россиядәгедән бу 6,1 тапкыр артык. АКШта – 4300, Гер­маниядә – 4000, Япония­дә – 3900. Фәкыйрь­рәк һәм кризиска чумып билләрен кыс­кан илләрне карыйк. Гре­циядә 2400 долларны тәш­кил итә бу сан.

Дөрес, Гре­циядә азык-төлек бик кыйм­мәт, бензинга да сум­ның хәзерге курсы буенча исәп­ләсәң, 157 сум рус акчасы чыгарып салырга туры килер иде. Әмма грекларның уртача хезмәт хаклары бү­генге безнең илдәгедән 5,3 тапкыр күбрәк килеп чыга. Россиядә бензин бәясе исә март аена 50 сумга җитәчәк дип вәгъдә бирәләр, чөнки салым маневры нәкъ менә шул чакта тулы көченә ке­рәчәк икән. 2013 елда Бол­гариядә дә уртача хезмәт хакы 1000 доллар булган, шул чактагы россиялеләрнең ке­ремнәреннән бу артыграк, бүген исә инде болгарлар русларга караганда ике тапкыр күбрәк хезмәт хакы алулары белән горурлана алалар. Ә менә россиялеләрнең уртача хезмәт хакларын валютада исәпләү тагын бер-ике айдан нинди саннар күрсәтер, монысын алдан әйтү дә куркыныч. Илнең алтын-валюта резервларын һәм әйләнештә йөргән сумнар күләмен чагыштыргач, математик исәпләүләр ясаган экспертлар долларның бүгенге чын бәясе 78,80 сум, ә резервлар кимү темпы сак­ланса, март аена 130 сумлык доллар да реаль булачак, диләр. Мин үзем, илдә хәл­ләр бик кискенләшмәсә, доллар март ахырларына 100-200 сумлык чикләр эчендә тирбәлер дип уйлыйм. Бу чакта уртача хезмәт хакы 150-300 доллар тирә­сендә булачак.

Менә шул чакта уртача россияле үзебездә җитештерелгән итне һәм сөтне дә бик авырлык белән генә сатып алачак, ә рөхсәт итсәләр, азык-төлек­не хәтта Польшага экспортлау да зур табышлар китерә­чәк. Бүген­ге кризис авыл хуҗалыгы өчен беренче тапкыр зур перспективалар ача, моңа кадәр әле мондый хәлнең булганы юк иде. 1997 елдагы кризиста Россиядә уртача хезмәт хакы 70 долларга ка­дәр төште, 2002 елда ул 150 долларга җитте, 2005 елда 300 долларлык уртача хез­мәт хакы яхшы ук үсте дип бәяләнгән булган.

Шуңа күрә Путин идарә итә башлаган елларга кире кайтсак, нәрсәсе гаҗәп: нефть тә бит шул еллар күр­сәткеченә таба якынлашып килә. Тик кечкенә генә бер нечкәлек бар: Владимир Вла­димировичның популярлыгы һәм тормыш дәрәҗәсе акрын гына үскән ул елларда Россиядә әле совет чорыннан калган җитештерү бар иде. Хәзер безнең тормыш дәрәҗәсен импорт энәсе хәл итә, нефть энәсе сынганнан соң, импорт та котылгысыз рәвештә кими инде. Вакыйга­ларның иң кискенләшкән чагында безгә бушап калган элекке тегү цехларына, җи­мерелгән фермаларга карап, үкси-үкси, күз яшьләре түгәргә туры килмәгәе. Ач карынга исә патриот булу нык кыенлашачак.

Хәзер илдәге бәяләрнең үсүе Мәскәүнең нинди тактика сайлавына бәйле. Әгәр квартал саен пенсияләрне һәм хезмәт хакларын ин­дексацияләү юлын кабул итсәләр, без натураль 1992 ел белән очрашачакбыз: бәя­ләр һәм валюта курслары уннан алып йөзгә кадәр тапкырланып үсәчәк, ә менә кибет киштәләре шыр булачак. Хезмәт хакларын туң­дыр­салар, бәяләр ике-ике ярым тапкырдан да артмас, ихтимал. Ә рухи халәт ил җи­тәкчелегенең нефть бәя­сенә реакциясе кебегрәк булачак. Нефть 90га төшкәндә, 80 долларлык чиктән курыктылар, 70кә җиткәч, 60 долларны мөмкин түгел дип санадылар, 50 доллар турында уйлау да котны очыра иде. Бүген телеяңа­лык­лар нефть 50 долларга якынлашканда, “бәя үсә” дип сөе­нешәләр. Озакламый Мәс­кәү барреле 40 долларлык нефть турында хыяллана башламагае. Шуңа күрә фев­ральдә безгә үткән гыйнвар сөекле күренәчәк, мартта февраль бәяләрен сагынырбыз, майда инде март тормышы сөйкемле булып тоелыр, бәлки. Тагын бер шатлык: 2015 ел 2016 елдан яхшырак булачак. Менә шундый оптимизм россиялеләр өчен уртак булыр дип исәп­лик.

“Ватаным Татарстан”,   № 7, 21.01.2015

Просмотров: 1391

Один комментарий