Рөстәм Ибраһим улы МОСТАФИНга — 50 яшь!

fa6ca5ffba20ad335f2685e6dd09ddaeКадерле сыйныфташым! Син бүген үзеңнең олы юбилееңны билгелисең. Ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Январь салкыннарында туган булсаң да, дусларыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын.

50 яшь әле ир-ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына. Елдан-ел төпле акылың тулыланып торсын. Саулык, иминлек, ак бәхетләр сиңа!

Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән сыйныфташың Ильяс ШӘКҮРОВ.

Просмотров: 1098

Комментирование запрещено