РИИ ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшинга – 60 яшь

870Галим Р. Мөхәммәтшин ТР дәүләт бүләгенә лаек булды

ТР мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләк 19 февральдә Рәфыйк Мөхәммәтшинның 60 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган тантаналы чарада тапшырылды. Аерым алганда, бу зур бүләк республиканың дәүләт, икътисад, социаль һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелә, дип хәбәр иттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.

Р.Мөхәммәтшин Балтач районы Борнак авылында туган. Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлап (1977 ел), СССР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1995 елга кадәр) башта кече, аннары өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгән. Аннан соң ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедия институтында фәнни-методик эш бүлеге мөдире булып дистә ел чамасы (2006 елга кадәр) хезмәт куйган, әлеге академиянең Тарих институтына күчеп (2001 елда), иҗтимагый фикер һәм ислам гыйлеме бүлеге мөдире булган. Галим 2006 елның азагыннан хәзергә кадәр – Россия ислам институты ректоры.

Киң җәмәгатьчелеккә ул татар тарихчысы, фәлсәфәче, сәясәт фәннәре докторы, профессор, гыйльми даирәдә ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире һәм фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләге иясе буларак та билгеле. Галим буларак ислам гыйлеме, ислам тарихы өлкәсе белән кызыксына. Хезмәтләре XX йөз башы татар иҗтимагый фикер тарихына, татарларның иҗтимагый-сәяси тормышында ислам диненең роле мәсьәләләренә карый.

“Татар-информ”

Просмотров: 1177

Комментирование запрещено