1 мартта Татарстан Президентының туган көне иде. Интернетта бу уңайдан яшьләр шау-гөр килде. “Шикәрные” проекты Президентның туган көненә “Рөстәм абый” дигән җыр язып, клип төшерде.
Үзенчәлекле котлау видеосын бер көн эчендә 25 мең кеше караган. Бу эшне башкаручылар – Ислам Вәлиев белән Туран Гатауллин. Яшьләр арасында алар – билгеле шәхесләр, КВН уеннары, “Фәрхәт һәм Фәрхәд” проекты аша танылдылар. Әле “Шикәрные” дигән исем астында берләшеп, татар тематикасына кызыклы клиплар төшерү белән мәшгульләр. Алар икесе дә – Казан егетләре, Ислам – мәшһүр баянчы Рөстәм Вәлиевнең улы, ә Туран – композитор Риф Гатауллинның улы. Алар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, безнең сорауларга җавап бирде. Читать полностью