Сезне Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе, «Самар татарлары» дип аталган медиа-проектлар һәм шәхсән үз исемемнән “Бердәмлек” газетасының 25 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйм!
“Бердәмлек” өлкәгә генә түгел, гомумән, бөтен татар дөньсына танылып, күпләр тарафыннан яратып укыла торган газеталарның берсе. Аның битләрендә халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, ислам дине, сәнгать һәм сәясәт темалары күтәрелә, бүгенге тормышны күзаллап, киләчәккә туры юл күрсәтелә. Алга таба да басма милләттәшләребезнең рухи юлдашы булып калсын иде.
Сезгә саулык, тыныч, имин тормыш, эшегездә зур уңышлар телим, тагы да озак еллар төбәгебездәге татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, исән-имин яшәргә һәм эшләргә язсын. Иҗат ялкыныгыз сүнмәсен, сүрелмәсен.
Ильяс ШӘКҮРОВ, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.
* * * Читать полностью