Әни! Шушы сүзне ишетү белән кеше күңеленә күпме җылы хисләр, нинди яктылык сирпелә! Балачакта, әниләребезнең муенына сарылып үскәндә, без бу сүзне чиксез ярату, гамьсез шатлык, ләззәтле куаныч белән әйтәбез. Ә еллар үтеп, читтә яши башлагач, ул сагынулы, моңлы сагышка төрелә. Тик газиз әнкәйләребезнең хәер-фатихасы белән эшләнгән эшләребез, кылган гамәлләребез уңышка барып тоташа, изге догалары бәла-казадан саклый, дошманнардан яклый. Газиз әнкәйләр каршында гади кеше дә, зур түрәләр дә бала гына.
Бүген, сигезенче март алдыннан, без Сергиевск районының Югары Орлянка авылында яшәүче биш бала анасы Тәнзилә апа БАҺАУТДИНОВА турында язарга булдык. Ул бүген хатын-кызлар бәйрәмен дә, үзенең 75 еллык юбилеен да бәйрәм итә бит. Читать полностью