8 мартны бәйрәм итү өчен Казан – иң арзан шәһәр

news_11317Казан шәһәре 8 март бәйрәмендә сәяхәт итү өчен Россиянең иң арзан каласы дип игълан ителгән. Халыкара хатын-кызлар көнендә Казан кунакханәләрендә бер көн өчен нибары 2,4 мең сум акча түләргә туры киләчәк.

Әлеге россиякүләм рейтинг Oktogo.ru сервисы тарафыннан төзелгән. Билгеле булганча, бу система кунахканәләрдә урыннарны онлайн рәвештә алып куярга ярдәм итә. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, исемлек туроператорлардан башка гына сәяхәт итүчеләрне күздә тотып төзелә. 

Рейтингның беренче унлыгында Казаннан кала Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи, Түбән Новгород, Калининград, Екатеринбур, Пермь, Переславль-Залесский һәм Бөек Новгород шәһәрләре дә бар. Курорт-шәһәрләргә килгәндә исә, 8 март ялларында россиялеләр арасында Ялта, Геленджик һәм Кисловодск калалары популяр булачак.
Бәяләргә тукталсак, 8 март бәйрәмен уздыру өчен иң кыйммәт шәһәр – Ярославль. Биредәге кунакханәләрдә бер көн өчен уртача 4,1 мең сум акча түләргә туры киләчәк. Санкт-Петербург һәм Мәскәү калалары кунакханәләрендә 3,1 һәм 3,6 мең сум акча чыгарырга туры килә икән. Ә менә Казанда кунакханә бәяләре күпкә очсызрак. Халыкара хатын-кызлар көнендә Татарстан башкаласындагы кунакханәләрдә бер көн өчен нибары 2,4 мең сум акча алалар.

Просмотров: 876

Комментирование запрещено