Татарстан мөфтие Төркия һәм Казакъстан делегацияләре, Красноярск крае мөфтие белән очрашулар үткәрде

2Татарстан мөфтиятенә Төркиянең Министрлар советы каршындагы Чит илләрдәге төркиләр эшләре департаменты җитәкчесе урынбасары Мәхмәт Кесе җитәкчелегендәге Төркия делегация килде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чит ил кунакларын нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды. Татарстандагы ислам үсеше, дини вәзгыять хакында сөйләде.

Кунаклар “Төркия грантлары” дип аталган махсус проектны тәкъдим иттеләр. Әлеге грант проекты кысаларында Төркиядә төрле фәнни юнәлешләр буенча гыйлем тупларга мөмкин.

Очрашуда сүз алга таба хезмәттәшлек итү хакында барды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. 

* * *

1(1)Татарстан Республикасы мөфтиятенә Красноярск крае мөфтие Гаяз хәзрәт Фатхуллин килде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гаяз хәзрәтне нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай Татарстандагы дини вәзгыять турында сөйләде, яңа уку елыннан мәдрәсәләргә кертелә торган уку-укыту стандартлары хакында аңлатма бирде.

Очрашуда Татарстан һәм Красноярск мөфтиятләре арасында хезмәттәшлек турында килешенде, диелә ТРМДН хәбәрендә.

* * *

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Бахтыбай Бейсенбаев һәм Мисыр “Нур Мөбарәк” ислам мәдәнияте университетының (Алматы) уку-укыту бүлеге җитәкчесе Али Әлмөхәммәт белән очрашты.

Очрашуда сүз, нигездә, Казакъстан белән Татарстан Диния нәзарәтләре арасында мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды. Камил хәзрәт кунакларны Татарстан мөфтияте эшчәнлеге, проектлары белән таныштырды, мәдрәсәләр, шулай ук имамнар гыйлемен күтәрү буенча оештырылган укулар һәм уку әсбаплары, дини китаплар бастыру белән шөгыльләнә торган “Хузур” нәшрият йорты турында сөйләде.

Казакъстан кунаклары, үз чиратларында, мөфтигә очрашу һәм Татарстанның дини уку йортлары һәм мәчетләрендә булу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Казакъстан делегациясенең Казандагы сәфәре 4 көнгә сузылачак. Бу вакыт дәвамында алар мәдрәсәләрдә, мәчетләрдә булып, укыту тәртипләре белән якыннан танышырга ниятли, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Просмотров: 865

Комментирование запрещено