Самар стадионын татарстанлылар төзи / В августе будет готово основание самарского стадиона к ЧМ

img00008

Самар өчен мондый спорт корылмасы төзелеше бик зур вакыйга

Казанда Универсиадага булдырылган стадион Россия Президенты Владимир Путинны да шаккатырган. Татарлар менә ничек булдыра икән бит дип, республикабыз төзүчеләрен илнең башка төбәкләрендә дә спорт объектлары торгызуга җәлеп итәргә булганнар.

2018 елда Россиядә узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты заманча, халыкара стандартларга туры килгән стадионнарга ихтыяҗ тудырды. Илебезнең 11 шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург, Самар, Саранск, Ростов-на-Дону, Сочи, Казан, Калининград, Волгоград, Түбән Новгород һәм Екатеринбур дөнья беренчелеген кабул итәчәк, дип билгеләнде.

Казан, Мәскәү, Екатеринбур һәм Сочида иң югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын кабул итәрлек әзер инфраструктура бар. Ә менә башка шәһәрләрдә бүген төзү-төзекләндерү эшләре кайный. Булдырылырга тиешле төп объект, билгеле, стадион. Самар һәм Саранскида спорт корылмалары төзелеше Казан компаниясенә ышанып тапшырылган. “Казан-Арена”ны сафка бастырган кешеләр үз осталыгын хәзер башка Россия төбәкләрендә дә күрсәтә.

Казан журналистлары булачак Самар стадионын үз күзләре белән күрә алды. Генераль подрядчик итеп билгеләнгән “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе төзелеш мәйданына пресс-тур оештырды. Компаниянең матбугат үзәге җитәкчесе Шамил Садыйков сүзләренчә, Самар өчен мондый спорт корылмасы төзелеше бик зур вакыйга. Башкалабыз Казанда соңгы дистә елда төзелеш эшләре кайнап торса, кайчандыр алдынгы авиация һәм космос технологияләре үсеш алган шәһәрдә федераль проектлар инде күптән тормышка ашырылмаган.

Зур, төзек, балкып торган Казаныбыздан соң Самар, чынлап та, төшенкелектәге, онытылган шәһәр булып күз алдына килеп басты. Башкалабыздагы кебек биредә зур сәүдә үзәкләренә кытлык булмаса да, гомуми мохит канәгатьсезлек уята. Хәер, сүзебез Самар шәһәре турында түгел — Казан оешмасы тарафыннан төзелгән стадион турында бит.

Биредәге стадионны башта Идел буенда төзергә ниятләгәннәр. Әмма җәмәгатьчелек мондый нияткә каршы чыккан. Спорт корылмасының бәясе дә бу очракта бик кыйммәткә төшүе ачыклангач, аның өчен башка урын сайларга булганнар. Нәтиҗәдә, Самар читендә диярлек, элеккеге Радиоүзәк урнашкан урында заманча стадион төзелә башлаган. 27 гектар җирдә, 44 меңгә якын квадрат метр төзелеш мәйданында бүген тулы көченә эш бара. Стадионнан ерак түгел тимер юл һәм аэропорт урнашкан. Якындагы өч елда бирегә шәһәр халкына килеп җитәргә уңайлы булсын өчен тизйөрешле трамвайлар да җибәреләчәк.

“Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсенең баш инженер урынбасары Рәмзил Вилданов билгеләп узганча, Самарда төзелә башлаган стадионның “Казан-Арена”дан аермасы — фундаментында. Җирлек рельефы үзенчәлекләре монда субай сугарга мөмкинлек бирми. Шуңа да катлаулы формадагы фундамент плитәсе кулланырга булганнар.

- Татарстан оешмасын генераль подрядчик итеп сайлануы, әлбәттә, горурлык хисе уята. Бу бик тә дәрәҗәле. Һәрбер төзүче шундый зур объект төзелешендә катнашырга телидер, — дип үз хис-кичерешләре белән дә уртаклашты Рәмзил Вилданов.

Стадион төзелешенә әзерлек эшләре узган елның җәендә башланып киткән. Ноябрь аенда фундаментны бетонлауга тотынганнар. Стадион төзелеше барган территорирядә ике бетон заводы урнаштырылган. Цементны Мордовиядән китертәләр. Аның сыйфаты җентекләп тикшерелә. Шунда ук урнашкан лабораториядә аның ныклылыгы һәм башка сыйфатлары анализлана.

- Хәзерге вакытта фундаментны бетонлау эше дәвам итә. Эшнең дүрттән бер өлеше башкарылды инде. Барлыгы фундаментка 110 кубометр бетон салынырга тиеш. Төзелештә тулысынча үзебезнең материаллар, чималлар кулланыла. Барысы да план буенча, календарь графикы нигезендә башкарыла. Эшләрне 2017 елның декабренә төгәлләү ниятләнә, — дип сөйләде “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсенең генераль директоры урынбасары Равил Хөснетдинов.

Самар стадионы сфера формасында булып, берникадәр безнең циркны хәтерләтәчәк. Әлеге объект шәһәрнең образын чагылдырсын өчен, аны космос объектына охшаш итеп эшләргә булганнар. 60 метрга кадәрге куполның уртасы ачык булачак. Казан стадионы кебек үк, бу заманча спорт корылмасы да 45 мең тамашачыны сыйдырачак.

Объектта эшчеләр кайнаша. 49 берәмлек техника, 3 автокран, 9 башня краны һәм 700дән артык эшче барлык билгеләнгәнне вакытында башкару өчен көч куя. Эшчеләрнең 20-25 проценты — татарстанлылар. Шулай ук Самарда яшәүчеләр һәм башка төбәкләрдән дә эшчеләр җәлеп ителгән.

intertat.ru

* * *

sz_300-300_pic_45898Вчера в столице губернии состоялся пресс-тур на площадку возведения спортивной арены к Чемпионату мира 2018 года.

«Строительство стадиона в Самаре идёт в соответствии с графиком, — заверил журналистов заместитель генерального директора ООО «ПСО Казань» Равиль Хуснутдинов. — Работы ведутся круглосуточно. К августу будет завершено устройство фундамента, затем начнётся возведение колонн, стен и трибун. К декабрю 2017 года стадион должен быть сдан в эксплуатацию».

Так же Равиль Хуснутдинов рассказал, что при строительстве используются материалы российских производителей. Цемент поставляется из Мордовии, гранит — с Урала, металлоконструкции будут заказывать в Кургане.

В дальнейшем планируется привлекать и самарских производителей. Сейчас на объекте работают 49 единиц техники, три автокрана, девять башенных кранов, две бетонно-смесительные установки. К концу 2015 года количество рабочих увеличится с 800 человек до 2,5-3 тысяч, сообщает пресс-служба правительства Самарской области.

Отметим так же, что рядом со стройкой работает лаборатория контроля качества строительных материалов. По словам заведующей учреждением Ирины Антипиной, фактическая прочность проверяемых проб превышает требуемые показатели в 1,5-2 раза.

regionsamara.ru

КОНТЕКСТ:

Равиль Зиганшин снял режим секретности со «Сфероида» в Самаре

* * *

45-тысячный стадион в Самаре будет строить компания влиятельного татарина

* * *

Владимир Путин дал старт строительству стадиона «Самара-Арена»

* * *

 

Просмотров: 1396

Один комментарий

  1. Казанда – “су лилиясе”, Самарада – “НЛО”