Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин бер төркем мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә губерна бүләкләрен һәм грантларын тапшырды. Бу бүләкләр өлкәбездә 2003 елдан бирле бирелеп килә инде. Ә 2014 елда губернатор карары буенча аларның саны икеләтә арттырылды.
Тантаналы чараны ачканда губернатор мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә тырыш хезмәтләре өчен чын күңелдән үзенең рәхмәт сүзләрен әйтте һәм тарихи хәтернең мәдәният кыйммәтләренең бер зур өлеше булып торуын билгеләп үтте. Читать полностью