Йөрәге тулы мәрхәмәт аның

алешеваТормышта үз көче белән югары уңышларга ирешкән кешеләргә, бигрәк тә хатын-кызларга сокланмыйча булмый. Менә мин дә Гыйрфан кызы Резеда Алешева белән сөйләшкәндә, аңа чын күңелемнән сокланып утырдым. Чибәр, ачык йөзле, елмаючан бу ханым бернинди ярдәмсез, берничә тапкыр нульдән башлап, эшкуарлыкта зур уңышларга ирешә.

Сәмәркандта туып-үскән Резеда Куйбышевның педагогия институтын тәмамлап, кияүгә чыга һәм туган шәһәренә әйләнеп кайта.

Биредә ул унсигез ел мәктәптә  математика укытучысы булып эшли. Балаларга бөтен күңелен биреп эшләгән Резеда ханымны рәхмәтле укучылары бүген дә онытмыйлар. Даими шалтыратышып, хәлләр белешеп торалар алар.

– Намус белән эшләгән кеше эшеннән зур канәгатьлек ала ул, – ди Резеда апа.

Үзгәреп кору чоры тотынгач, алар Самарга күченеп киләләр. Резеда ханым төзелеш колледжының тулай торагына тәрбияче булып урнаша. Яшәр өчен акча җитмәгәнлектән, тора-бара бизнес белән дә шөгыльләнә башлый ул. 

Ә эшкуарлык алып барырга аеруча сәләтен сизеп алгач, бу өлкәдә уңышларга ирешә башлагач, Резеда ханым үзен тулысынча бизнеска багышлый.

Башта ит цехын ача ул. Аннан сәүдә-сәнәгать (промышленность) палатасы кафесын арендага ала. Соңрак иң беренчеләрдән булып ашханә ача.

– Кешеләргә кафеда җитештерелгән кебек ризыкларны арзанрак хакка ашарга мөмкинлекләре булсын дип ачтым мин ашханәне, – ди милләттәшебез.

Бүгенге көндә Резеда ханымның берничә ашханәсе уңышлы эшләп килә. Без аның белән шуларның берсендә – Молодогвардейский урамында урнашканында аралашып утырдык.

– Минем өчен иң мөһиме – хезмәтемнең сыйфатлы булуы. Без бары тик яхшы, югары сыйфатлы ризыклар гына әзерлибез. Шуңа күрә бездә бер тапкыр ашап киткән кешеләр тагын киләләр. Хәтта даими берничә ел йөрүчеләр дә бар, – дип шатланып сөйли Резеда апа.

Шунысы да мактауга лаек – аның ашханәләрендә бары тик хәләл ризыклар гына кулланыла.

– Эшкуар белән шөгыльләнүчеләр нинди сыйфатларга ия булырга тиешләр? – дигән соравыма
ул:

– Гаделлек, тәртиплек, тырышлык, – дип җавап бирде.

Әйе, нәкъ шушы сыйфатлар Резеда ханымга 20 ел эчендә югары уңышларга ирешергә ярдәм иткән дә инде.

Мөмкинлеге булгач та, мәрхәмәтле милләттәшебез хәйрия белән дә шөгыльләнә башлый. Балалар йортларына, гарипләргә, ятимнәргә булыша ул. Әмма бу очраклы башкарыла торган ярдәм була. Ә Резеда апа даими рәвештә булышлык күрсәтергә тели. Һәм аның бу изге нияте тормышка ашырыла. «Перспектива» дип аталган наркоманнарны реабилитацияләү үзәге белән бергә, өйсез калып, урамда яшәргә мәҗбүр булучы кешеләрне ашатуга керешә ул. Алар Президент Владимир Путинның федераль программасында катнашып, гранд оталар. Аларга «Газель» машинасы бирәләр, һәм бер кешене ашатыр өчен 70 сум акча бүлеп бирәләр. Тик, әлбәттә, бу сумма гына җитми. Шуңа күрә Резеда ханым үз акчасын куллана.

– Без ашханәдә ризыкларны пешерәбез һәм волонтерлар белән «Газель»дә йөреп, мохтаҗларны ашатабыз, – дип сөйли Резеда апа. Ә үзенең күзләренә яшьләр килә, чөнки аларны чын күңеленнән жәлләп, бәла-казаларын йөрәге аша уздыра.

Резеда апа – бик тыйнак ханым. Миңа әңгәмә бирергә дә көчкә ризалашты ул.

– Мин моны данга казаныр өчен түгел, үзем өчен, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлим. Мохтаҗ кешеләрнең ихлас күңелләреннән рәхмәт әйтүләре минем өчен чын бәхет булып тора, – ди ул. 

Милләттәшебез шәһәр Администрациясе үткәргән чараларда да актив катнаша. Мәсәлән, «Кышны озату»да ул бихисап коймак, көлчә пешереп, аларны халыкка бушлай тарата.

«Югары уңышларга ирешкәне өчен» Резеда Алешева Мәскәүнең сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан Мактаунамә белән бүләкләнә.

Кул астында эшләүче алтмыш хезмәткәрләренә дә мәрхәмәтлелек күрсәтә Резеда апа. Яхшы эш хакыннан тыш, даими рәвештә премияләр, бүләкләр биреп тора.

– Сезнеңчә, теләгән һәр кеше дә бизнес өлкәсендә уңышларга ирешә аламы? – дип әңгәмәдәшемнең фикере белән кызыксындым.

– Әйе, һәр кеше уңышларга ирешә ала. Моның өчен иң беренче чиратта гадел, тырыш булырга кирәк, – диде эшкуарлыкта зур уңышларга ирешеп, башкаларга да ярдәм итеп яшәүче 58 яшьлек Резеда ханым Алешева.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы№1 (10), 2015 ел.

Просмотров: 1402

Комментирование запрещено