Казан әзерләнә: чемпионат рекорд куярмы?

94911f89eda96d00af0d5a3165d07f60_MКазан Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты – Халыкара йөзү федерациясе (FINA) тарафыннан уздырыла торган иң зур ярышларга әзерлек эшләрен төгәлләү белән мәшгуль. Россия тарихында беренче тапкыр уздырылучы мәртәбәле ярыш 24 июльдә старт ала.

75 комплект медаль уйнатылачак чемпионатның катнашучы илләр саны буенча да рекорд яулаячагына шикләнергә кирәкми. Су спорты чемпионаты моңа кадәр күп дигәндә 178 ил спортчысын үзенә җыйган булса, Казандагы ярышларга оештыручылар инде бүген үк 188 илдән вәкилләр киләчәге турында әйтә.

Бу көннәрдә оештыру комитеты командасына кушылачак иләк аша үткәрелгән 2500 волонтерның исемнәре билгеле булды. Алар Татарстаннан гына түгел, 20 партнер-төбәк һәм 16 илдән җыелды. Волонтерлар белән эшләү менеджерлары 23927 гариза бирүче арасыннан иң булдыклылары дип табылган, инглиз теле һәм башка телләрне белгән кандидатларны сайлап алды.

Сайлап алу ярышлары төгәлләнми торып, бер генә ил дә бүген спортчыларның тулы исемлеген тәкъдим итә алмый. Ә менә Казансу акваториясендә узчак ярышта катнашучы хай-дайвингчылар исемлеге билгеле – Казанга 18 ир-ат һәм 10 хатын-кыз спортчы килә. Арада россияле Артем Сильченко да бар.

Ничек ашаталар?

Чемпионат вакытында спортчыларны каршы алу, урнаштыру, тукландыру, транспорт белән тәэмин итү – барысы да оешкан төстә булачак.

Атлетлар авылында яшәячәк спортчыларны ашату Халыкара мәгълүмат үзәге базасында оештырылачак. Утыру урыннарының гомуми саны бер мең ярымнан артык. Димәк, берьюлы нәкъ менә шуның кадәр кунакка хезмәт күрсәтергә мөмкин дигән сүз.

Спортчылар өчен менюда биш төр кухня ризыклары тәкъдим ителер дип көтелә. Ресторан тәүлек буе диярлек – 5.30 сәгатьтән төн уртасына кадәр эшләячәк. Теге яки бу төр физик йөкләмәләр буенча билгеләнгән нормаларга ярашлы рәвештә, һәр спортчыга көненә 4,5 килограмм ризык каралган. 2500 волонтерның туклануын тәэмин итү өчен 61 меңгә якын ланч-бокс әзерләнәчәк. Рәсми билгеләнгән кунакханәләрдә “швед өстәле” системасы буенча 3 тапкыр ашатачаклар.

Транспорт сынатмас

Транспорт планын формалаштыру буенча төп эш тә тәмамланды. 17 июльдә тәүге кунакларны каршы алырга барысы да әзер булачак. Чемпионатның 300 шоферы “АвтоВАЗ” компаниясе тәкъдим иткән җиңел машиналарда йөриячәк. Ярышлар вакытында 132 автобус, 50ләп микроавтобус һәм 190га якын җиңел машина җәлеп ителәчәк.

Тагын бер яңалык: чемпионатка билет алган тамашачылар ярыш булган көнне җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукына ия. Чемпионатның клиентлар төркемнәре Спортчылар авылы һәм 28 кунакханәгә сыеначак. Спортчылар һәм делегация әгъзалары Спортчылар авылында һәм 8 кунакханәгә урнаша.

Чемпионат башланырга 70 көннән азрак вакыт калды. Ярышларга 420 мең билет сатарга ниятлиләр. Стартка кадәр 100 көн кала ук 70 меңләп билеп сатылып беткән иде.

Сүз уңаеннан: Россия Үзәк банкы 5 мең тираж белән Су спорты төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионатына багышланган 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкә чыгарырга ниятли.

Зур кимчелекләр юк

Казанның әзерлеге сынау ярышлары белән генә түгел, җаваплы затларның сәфәрләре аша да тикшерелә. Әлегә зур кимчелекләр күзгә чалынмады.

Виталий Мутко, Россия спорт министры:
- Татарстан, һәрвакыттагыча, үз өстенә алган йөкләмәләрне бик шәп башкара. Әлеге чемпионатның киләчәктә республикада су спорты төрләре үсешенә этәргеч бирәчәгенә өметләр зурдан.

Корнель Маркулеску: Халыкара йөзү федерациясенең генераль секретаре һәм башкарма директоры:
- Әзерлек эшләре тулы куәтенә бара. Мондый алгарыш мине дә канәгатьләндерә. Әзерлек вакытында юлыккан кыенлыкларны гадәти эш режимында хәл итәбез. “Казан-Арена” стадионында булдым: эшләрнең дөрес юнәлештә баруына сөендем.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан лидеры:
- Зур халыкара спорт чарасы көтелә – Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уза. Төп бурыч – аны югары дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру. Чемпионатта катнашучылар, кунаклар һәм шәһәр халкы иминлеген, спорт корылмаларының иминлеген тәэмин итәргә тиешбез. Бу чорда шау-шулы җинаятьләрне булдырмаска кирәк. Транспорт, экология, сәнәгать, энергетика, мәгълүмат өлкәләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү зарур.

Фәрит САЛИХОВ әзерләде.

intertat.ru

Просмотров: 1096

Комментирование запрещено