Көрәш аның канына сеңгән

img240Татар ирләре көрәштә чыныга. Ә көрәшне искә алсаң, үзеннән-үзе Шәүкәт абый Хәйбуллов күз алдына килә.

Гомере буе спорт белән шөгыльләнгән Шәүкәт абый, җитмеш биш яшенә карамастан, әле дә актив, төз гәүдәле, ә битендә һәрчак кояш балкый, елмаю төшми аның.

Шәүкәт абый кечкенәдән көрәшкә гашыйк. Ульян өлкәсенең Төгәлбуа авылында туып-үскән малай күрше авылга Сабантуйга баргач, анда Сабир исемле бик көчле, матур итеп көрәшкән ир-атны күреп соклана. Һәм шуннан, аңарга охшарга тырышып, башы белән көрәшкә чума. Бу спорт төрен үзләштерергә аңа күршесе Әсхәт абый булыша.

Сабан туенда бирелгән беренче бүләген – чиккән сөлгене горурланып күрсәтеп йөри ул иптәшләренә.

Җиде сыйныфны тәмамлагач, Шәүкәт күрше Новочеремшанск авылына йөреп, урман хуҗалыгында эшли, аннан Мәләкәс шәһәрендә тракторчы-комбайнчы һөнәрен үзләштереп кайта. Авылда бер ел эшләгәннән соң, абыйсы аны Самарга алып китә.

Биредә егет мебель фабрикасында, төзелеш-монтаж идарәсендә бульдозерда, төзелештә эшли. Өйләнгәч, Масленников, Металлург заводларында хезмәт итә. Әле пенсиягә чыккач та, Прогресс заводы гаражында эшләп йөри. Биредә булган бер гыйбрәтле хәл турында да сөйләп үтте әңгәмәдәшем. 

Эшкә урнашырга килгәч, аның исемен сорыйлар. Һәм татар исемен ишеткәч: «Ну, у нас Шамил – Саша, Юнус – Юра, а тебя как будем порусски называть» – диләр. Шәүкәт абый моңа каршы: «Если мировой язык – английский, тогда я тебя Джоном называть должен что ли?» – дип бу теманы ябып куя.

Бүген алар хатыны Сания белән икәү яшиләр. Аралашырга баргач, Шәүкәт абый белән Сания апа мине кызым дип, шатланып каршы алдылар. Хуҗабикә шунда ук чәй әзерләргә кереште, хуҗа  сә минем хәлләремне сораша башлады. Менә шундый ачык йөзле, кунакларга игътибарлы, ихтирамлы Хәйбулловлар.

Көрәш турында сораштыра башлагач, Шәүкәт абыйның күзләре янып китте. Бу спорт төре турында ул сәгатьләр буе сөйли ала ахрысы. Шулай булмыйча, аның сүзләренчә, ул көрәшне хатынын яраткандай ярата бит!

Балачагында тирә-яктагы авылларда Сабан туйларында көрәшеп, еш кына батыр исеменә лаек була ул. Самарга күчкәч тә, көрәштән баш тартмый. Масленников заводында эшләгәндә хезмәттәшләре белән хоккей, футбол уйнап йөргән Шәүкәт көрәш белән дә шөгыльләнә.

– Миңа танылган көрәш осталары Наил Гәрәев, Хәбил Бикташев бу спорт төренең нечкәлекләрен
өйрәттеләр. Наил әфәнде белән без җиде ел бер өйдә яшәдек бит, – дип сөйләде милләттәшебез.

Беренче хатыны белән аерылган ике кыз атасы тулай торакта яшәгәндә еш кына ишегалдына утырып, гармун суза торган була. Аны тыңларга янына татарлар җыела. Шуларның берсе белән танышып-сөйләшеп киткәч, Шәүкәт үзенең ялгыз булуын әйтә. Ә теге танышы «Минем янымда кызы белән бер апа яши. Барып кара әле анда», ди.

Шуннан болар икәү тәвәккәлләп, Сания белән танышырга баралар. Шулай аралаша торгач, никах та укыталар. Яшьләр башта баракта яшиләр, аннан мактаулы хезмәткәр Саниягә заводтан бер бүлмәле фатир бирәләр.

Тора-бара Хәйбуллов көрәштә хөкемдар хезмәтенә керешә. Шулай Самарда уздырылган беренче кышкы Сабан туенда да батыр була ул. Шулай ук ветераннар көрәшләрендә катнаша.

– Шамил абый Баһаутдинга биргән әңгәмәгездә Сабан туйларыннан кыйнап та җибәрәләр иде, дигәнсез. Бу хәлләр ничегрәк булып чыкты соң?

– Әйе, бу, чыннан да, шулай. Бервакыт Норлатка баргач, мин 90 килограмм үлчәүдәге егетне алып салдым. Моңа хурланган көндәшем иптәшләре белән минем өстемә сикереп, кыйный башладылар. Милиция хезмәткәрләре генә саклап калды үземне. Шулай ук Тольяттида хөкемдар булганда да арттан килеп, колакка бик каты ямаганнары булды. Янәсе, дөрес хөкем итмисең. Ә мин, киресенчә, һәрвакыт гаделлек ягында. Көрәшченең осталыгына, уңышларына карап бәялим. Һәрвакыт вөҗданымны саклап яшәргә тырыштым мин.

Милләттәшебезнең әтисе Ярулла алып гәүдәле, таза, бик көчле кеше булган. Гер күтәрүдә аңа тиңдәшләр булмаган.

– Минем берәрсе белән сугышып, җиңелгәнемне ишетсә, хәлеңнән килмәгәч, тотынмыйлар аны,
дип ачулана иде, – дип исенә төшерә Шәүкәт абый.

Ул, дөрестән дә, җаваплы, вазифаларын җиренә җиткереп башкаручы, уңган, җитез, батыр кеше. Прогресс заводыннан китеп, Самарның Җәмигъ мәчетенә кизү торучы булып эшкә урнашкач, биредә ул янгынны сүндерә.

Көчле яшенле яңгыр вакытында мәчетнең өченче катындагы электр челтәренә яшен сугып, янгын чыга. Моны сизеп алган Шәүкәт абый берүзе янгынны сүндерергә керешә. Аннан инде аңа ярдәмгә Габделәхәт хәзрәт Мингачев та килеп җитә. Бу батырлыгы өчен аңа акчалата премия һәм Мактаунамә бирәләр.

Моңардан тыш, каракларны да тота, су басуны да туктата ул. Хәйбулловның җаваплы, тырыш булуын күргән комендант Миргарифан ага: «Шәүкәт кизү торганда мин тыныч йоклыйм», – дия торган була.

Гомумән, Хәйбулловның Мактаунамәләре аз түгел. Бигрәк тә завод җитәкчелеге, шәһәр башлыгы Георгий Лиманский, шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов биргән Мактаунамәләр белән горурлана ул.

Хабаровск краен су баскач та, тиктормас Шәүкәт абый андагы халыкка ярдәм итәргә теләп, акча җыя.

Хәйбуллов 25 ел Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыятендә әгъза булып тора. Бәйрәмнәрдә, Сабан туйларында көрәш бәйгесен оештыруда актив катнаша ул. 

Татар мәктәбен ачканда татарлар яшәгән адреслар буенча гаризалар да җыеп йөриләр алар.

– Хөкемдар булганда көрәшчеләрне жәлли идегезме? – дип сорадым Шәүкәт абыйдан.

– Әлбәттә, андый чаклар күп булды. Шушындый бер хәл искә төшкәндә әле хәзер дә йөрәк әрнеп китә. Нәүрүз бәйрәмендә барган көрәштә финалга Денис егете белән танылган көрәшче Әлфик Хәлиуллин чыктылар. Денис малае Әлфикне күтәреп алды, ә салган чагында кинәт кенә утны сүндерделәр. Шуңа күрә моны санга алмыйлар һәм яңадан көрәшергә кушалар. Шунда Денис егете күз яшьләрен тыя алмыйча, чыгып киткән иде, – дип җавап бирде милләттәшебез.

– Хөкемдар булган вакытларда, көрәшчеләрне күзәткәндә, сикереп торып, көрәшергә теләгән чаклар булдымы? 

– И, сеңелем, бүген дә, хөкемдар булмасам да, егетләрнең көрәшүен шулхәтле күңелем аша үткәреп, йөрәгемә якын алып карыйм ки, хәтта, чыннан да, сикереп торып, бил алышасы килә, – дип елмаеп сөйли көрәшче.

Хәйбулловлар 37 ел бергә гомер итәләр. Икесе дә намаз укыйлар. Шәүкәт абый даими мәчеткә йөри. Сания апа гаилә учагын саклый. Кешегә бәя бирәсең килсә, аның балаларының нинди булуына кара, диләр. Аларның уллары Марат аерым мәкалә язарлык егет.

Политехника институтын кызыл дипломга тәмамлагач, ул Сургут шәһәренә практикага китә һәм анда урнашып кала. Бүген Марат Хәйбуллов нефть-газ предприятиесендә баш инженер булып эшли. Өч малай үстерә.

Маратның нинди хезмәткәр булуын берәр кайдан кайтканда начальнигының аны аэропортка килеп каршы алуыннан да бәяләргә була.

Сигезенче сыйныфта укыганда Минәхмәт Сәгыйровта татар телен өйрәнә малай.

– Бервакыт мин дәресләрен тикшерергә теләгемне белдергәч, Марат миңа: «Минем дәресләремне тикшергәнче, намаз укы әнә, сиңа күптән инде вакыт», дип әйтем куймасынмы! Шуннан улымнан оялып, намазлыкка бастым, – дип көлеп сөйләде Сания апа.

Аның сүзләренчә, инде үсеп җиткәч, Марат бервакыт: «Татар теле миңа нигә кирәк инде ул, дип уйлый идем. Хәзер ана теленең бик кирәк булуын аңладым», – ди.

Шулай ук немец, инглиз телләрен дә яхшы белә икән ул.

Минәхмәт әфәнде Маратның сәләтен күреп алгач, ата-анага аны Гарәбстанга укырга җибәрергә тәкъдим итә. Тик алар 14 яшьлек улларын шундый еракка җибәрергә тәвәккәлләмиләр.

Гомумән, улларына яхшы тәрбия биргәннәр Хәйбулловлар. Ул эчми, тартмый. Балачактагы бер тәрбияви хәлне исенә төшереп алды Сания апа. Ул Маратның тәмәке тартып караганын белгәч, бер сүз дә әйтмичә, идәнгә борчак сибә, кулларын өскә күтәрергә кушып, уклау тоттыра. Марат борчак өстенә тезләнеп, кулларын өскә күтәргән хәлдә берникадәр вакыт тора. Аннан егет: «Әни, бу минем өчен гомерлек дәрес булды», – дип анасына рәхмәтләрен белдерә.

Шәүкәт абыйның да үзенең тәрбия серләре булган. Ул да акыру, куркыту, кыйнау ысулларын кулланмаган. Маратның өйдәге бөтен техниканы кабызып йөри торган гадәте булган.

– Әйткәнне тыңламый. Ни эшләргә? Шуннан энә алдым да аның артыннан йөрим. Ул розеткага кулын суза гына, мин артыннан энә белән төртәм. Ул ток суга, дип куркып кала. Шуннан бу эшен туктатты бит тәки, – дип көлеп исенә төшерә Шәүкәт абый.

– Маратка кечкенәдән догалар өйрәттек. Шулай бервакыт балалар бакчасында ул бөтенесе алдында сәнгатьле итеп, кычкырып догаларны укыган. Ә тәрбияченең килене татар иде. Ул: «Мин инде бераз аңладым ни сөйләгәнен», ди. Аннан ул: «Да у нас Марат иностранный язык изучает!» – дип шаяртып ала, – дип сүзгә кушыла Сания апа.

– Элеккеге еллардагы һәм бүгенге көрәш аерыламы? – дигән соравыма:

– Әйе, техникада үзгәрешләр күренә. Ул камилләшә төште, – дип җавап бирде Шәүкәт абый. 

2005 елда Шәүкәт Хәйбулловның зур хыялы тормышка аша – ул хаҗ кыла. Андагы кешеләр, мохит, хаҗиларга булган мөгаләмә турында сокланып сөйли ул.

Бүген дә нинди генә чарада көрәш бәйгесе булса, анда Шәүкәт абыйны очратасың. Дәртле йөрәген көчкә тыеп, чак кына келәмгә көрәшергә чыкмыйча кала ул. Көрәш инде аның канына сеңгән күрәсең…

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы№1 (10), 2015 ел.

Просмотров: 1313

3 комментариев

  1. Шаукат абы, с удовольствием и полностью присоединяюсь к поздравлениям и наилучшим пожеланиям в Ваш адрес!
    КРЕПКОГО ЗДОРОВЬЯ И ВСЕХ ЗЕМНЫХ БЛАГ ВАМ !!! Долголетия! Огромное Вам спасибо за Вашу активную жизненную позицию, за самое активное и бескорыстное участие в жизни татарской и мусульманской общин.Очень рад, что знаком с Вами, очень приятно и продуктивно было работать и просто общаться с Вами. Шаукат абы, Вы не только борец, Вы еще и победитель в жизни. Считаю, что Ваша яркая и в то же время скромная личность, Ваша жизнь и труд — замечательный пример для для молодежи!
    С уважением, почтением и признательностью, Шамиль Ахмеров.

  2. С ЮБИЛЕЕМ ВАС , ШАУКАТ АБЫЙ !!! КРЕПКОГО ЗДОРОВЬЯ И ВСЕХ ЗЕМНЫХ БЛАГ ВАМ !!!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>