Сак булыгыз! Татарстан мошенниклары Камышлы районының татар авылларында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне “аулый”

3dYjPo_n2lcСамар өлкәсе Камышлы районының татар авылларында Татарстан Республикасы номерлары тагылган машиналарда йөрүче  мошенниклар күренгәли башлады. Алар Пенсия фонды бүлеге вәкилләре яки социаль хезмәткәрләр сыйфатында медицина аппаратлары тәкъдим итеп, өлкән буын кешеләрен алдап, арзан товарларын меңнәрчә сумнарга сатып йөриләр.

Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр җинаятьче корбанына әйләнәләр. Татар телендә аралашучы мошенниклар пенсия реформасы турында сөйләгән булып, карчыкларның ышанычларын яулыйлар.

Югарыда әйтелгәнчә, мошенниклар, гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләрне “аулый”. Моның сәбәпләре дә аңлашыла. Беренчедән, күпчелек пенсионерлар акчаларын өйдә саклыйлар, икенчедән, аларны алдавы да бик җиңел. 

Алдау корбанына әйләнмәс өчен, сак һәм уяу булыгыз. Өегезгә таныш түгел кешеләрне кертмәгез. Газ, электр, почта, социаль яклау яки башка оешмадан килдек, дип ишек каксалар, документларын күрсәтүне сорагыз һәм шунда ук әлеге оешмага шалтыратып белешегез. Акчаларыгызны таныш булмаган кешегә биреп, алданмагыз!

Солтания.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 2532

2 комментариев

  1. Немного опоздали с объявлением…

  2. Минем эби 7 менгэ ниндидер аппарат алып калган(