Камышлы районының умартачылары: «Склад тулы бал – үтенәм, сатып ал…»

thumb8075451…Бәлки, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында көн саен балаларга бер генә калак булса да бал бирергә кирәктер?

Июль ахырларында, август башларында авылга бал исе тарала. Әйе, бу көннәрдә умарта асраучы хуҗалыкларда кызу эш кайный, биредә бал аерталар. 

Ай-һай авырттыра шул корт чагулары. Әйтәсе дә юк, колак төбендә безелдәгән тавышы гына да куркыта. Әмма никадәр генә усал булмасыннар, бал кортларының хезмәте турында уйлап карасаң, аларга карата соклану хисләре туа. Никадәр зур эш башкаралар бит алар. Ничек адашмый ояларына кайталар диген! Әгәр корт чыгып киткәч, ояның урынын күчерсәң яки юлларына нинди дә булса каршылык куйсаң, умарталар юлларын югалталар, ди. Ничәмә чакрымнар үтүче бу бөҗәкләрнең хәтер системасына шаккатарлык, билгеле. 

Үзем ишеткән бер хәлне дә сөйлим әле. Бер авылда төнлә умарталыкка килеп, 15ләп умарта оясына тишектән «Дихлофос» сиптереп чыкканнар. Бөтен кортлар үлеп беткән. Милиция явызлык кылган ике кешене таба. Озак та үтми, шуларның берсе аягын сындыра, икенчесенең умарталары булган, аларны асрый алмый азаплана, кортлары үрчеми. Чөнки ул үзе кортларга зыян салган. Менә шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз.

Соңгы елларда бал җитеште­рүчеләр күбәеп киткәнгәме, күп кеше аны урнаштыра алмыйча җәфа чигә. Үз вакытында 100 башка якын умарта тотучылар да хәзер үзләре өчен генә берничә оя тота башладылар. Җитештергән балны урнаштыру авырлашты, ди алар. 

Камышлы районының кайсы умартачысы белән генә сөйләшмә, аларның складларында тонна-тонна узган елгы бал ята… Әгәр дә аны дәүләткә тапшырып булса, бу күпкә файдалырак гамәл булыр иде, дип саный умартачылар.

Бал бәяләренә килгәндә, узган ел 3 литрлы банка балның уртача бәясе базарда 1100-1300 сумнар тәшкил иткән. Быел да бал бәяләре шул тирә булыр, дип уйланыла. Әлеге татлы сый быел да күп булса, бәяләрнең бераз төшүе дә ихтимал, дип саный белгечләр.

Дөрес кулланганда бал бик файдалы үзлекләргә ия.  Аның составында 70тән артык элемент бар. Хәтта борынгы Грециядә яшәгән табиб Гиппократ та көн саен бал кулланган. «Әгәр көн саен бал куллансагыз, гомерегез озын булыр», – дип әйтеп калдырган. 

Балавыздан, кортның икмәгеннән дару ясыйлар, корт анасы сөте ашказанына, эчәкләргә, үпкә, йөрәккә бик файдалы; балавызның көясе була, аның личинкалары, үлгән кортлар белән дәваланалар. Хәтта умарта эчендәге һаваны сулап үпкә авыруларын, бронхитны дәвалыйлар. Кышын кортлар өшемәсен өчен ояны капчык кебек нәрсә белән томалыйлар, ул шундагы бал кортларының сулаган һавасы белән парланып балавызлана, менә шуны билләре, аяклары авырткан кешеләр бәйләп йөрсәләр, тиз арада шифасы тияр. Кайсыбер кешеләр үзләрен кортлардан чактыралар, бу тромбаларны чистарта, инфаркт, инсульт кебек авыруларга профилактика чарасы булып тора.

Бал – авырулар өчен, тән өчен, организм өчен табигый шифалы дару, экологик яктан иң чиста азык. Салкын тигәндә аның белән чәй эчү дә файдалы, хәзер тирләтеп чыгара. Балның составында тынычландыргыч, йокысызлыктан дәвалаучы үзлеккә ия үтә дә файдалы үләннәрнең шифасы бар. Шулай булгач, бәлки, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында көн саен балаларга бер генә калак булса да бал бирергә кирәктер? Алай эшләсәләр, өлкәбездәге бөтен балны урнаштырып бетереп була бит!

Сәмига НУРУЛЛИНА.

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Бал кортлары безгә дәва һәм үрнәк өчен яратылган

* * *

Умартачылар нәселеннән

Просмотров: 1906

10 комментариев

  1. сонгы елларда бездэ гречка, кэнбагыш утырту кимеде.Минем үземдә быелгы бал узган ел белн чагыштырганда 2-3 тапкырга кимрк. Узган елларны якынча 20 фляга суыртсам, быел 7-8 генә булачак.

  2. Узган ел бал артык күп дип зарландылар, аһ-ваһ иттеләр, кая куярга белми аптырадылар. Ә мин әйтә килдем: Аллһы Тәгалә биргән икән, торсын. Бал сөт түгел, бозылмый. Быел бар дип кенә, икенче елга ул булмаска да мөмкин бит. Дөрестән дә шулай булды – быел бал юк. Хәзер берсе дә дәшм

  3. Быел табигать балсызлык белән сынап карарга уйлады, ахрысы. Умартачыларның күбесе быел балның бик аз булуы турында әйтә. Бу, беренче чиратта, һава торышы белән бәйле. Һава торышы бал кортлары өчен әйбәт булмады. Башта көннәр эссе торды – шунлыктан бал төшмәде. Аннары кинәт кенә салкынайтып җибәрде. Нәтиҗәдә, бал бик аз җыелды – былтыргының өчтән бере кадәр генә.
    Шуңа күрә бал аз дип курыкмыйбыз. Узган елгы балга берни дә булмаган, сыйфаты яхшы. Хәер, яңа балның бәясе артачак инде. Хәзергә бер килограммын 350 сумнан сатарга уйлыйбыз. Бу — өч литрлы банкасы якынча 1500 сум торачак дигән сүз. Алга таба ул артырга да мөмкин. Узган елны кайберәүләр балның 3 литрын 850 сумга да сатып җибәрде.

  4. Быел бал эз,бэясе кыйбатрак булыр пожалуй. Былтыргы баллар куп, 10 фелэк, берни кушкан юк, балны боза алмыйм хэм белмим.

  5. Тонна-тонна бал ята дигәннән… Шикәр кушмасалар тонналап булмый ул.

    • Наиль, шикэрнен бэясе кыйммэт, аны бушка бирмилэр, сатып алып, балга кушып-складта яткырыргамы? не логично

      • Логично не логично, этично не этично. Алар аны сатарга өметләнгән булганнардыр. Күп еллар сатылмыйча калгач, тонна буладыр шул. Сироп ясап кушкач, шикәр бик күп китмидер мөгаен.

  6. Кибетлэрдэ (Пятерочка, Магнит, Покупочка) бал сата башладылар. Знакомый умартачы балын ничек кыйммэткэ сата икэн, мэйтэм, ә кибеттә ярты бэясе генэ. Э оказалось кибеттэге бал чын бал түгел. Этикеткасына да язылган икэн. Безнең халык язуына карамый, бэясенэ карый) Оказывается аның составында бал всего лишь 30 процент кына. Аны до этого Кытайда ясаганнар, хэзер Россиядэ дэ заводлар появились.

  7. Бал — шифалы дару гына түгел, иң көчле аллергеннарның берсе! Балга аллергия булган сабыйга бу продуктны көн саен бер кашык кына бирсәң дә нәтиҗәсе бик күңелсез була. Ә балалар бакчасына, мәктәпкә йөри торган бала ярыймы-ярамыймы – нәрсә бирәләр шуны ашый, татлы балдан баш тартмый инде.