Самарцы примут участие в Днях татарской молодежи/ Самарлылар 25 нче тапкыр уздырылачак Татар яшьләре көннәренә бара

112(1)Они пройдут с 25 по 31 августа в молодежном центре «Волга» в Лаишевском районе Татарстана.

В этом году в Днях татарской молодежи примут участие около 180 участников из 29 регионов России и 3 зарубежных стран: Австралии, Турции и Казахстана. Самарскую область будут представлять Биккулова Айсылу Музагитовна, Абсалямова Альбина Альбертовна, Шакурова Кямиля Ильфатовна, Мазитова Ильмира Илшатовна, Минатдинов Альберт Олегович, Шарифуллина Джамиля Ринатовна, Халиуллова Галия Рафаильевна, Иксанов Равиль Рашидович, Ахметзянов Султан Ильязович, Низамова Лилия Маулетовна, Рахимова Аделя Раилевна, Сагадатова Гузель Маратовна.

Поскольку в этом году Дни татарской молодежи стали юбилейными, 25-тыми, организаторы — это Министерство молодежи, Федеральная автономия татар и молодежный центр «Идель» — пригласили и ветеранов молодежного движения, тех, кто стоял у истоков в 90-ых годах. Почетными гостями из Самары станут директор Самарского областного татарского общества «Туган тел» Фархад Сабирзанович Махмутов  (участник ДТМ 1992-1997 гг.),  директор компании ООО «АЙТИ-РОЯЛ» Рамиль Рифкатович Тухвачин (участник ДТМ  2000-2007гг.), Шарифуллин Ренат Рахматуллович (участник ДТМ 1991 – 2000 гг.).

Организаторы считают, что главная цель мероприятия — объединение татарской молодежи из различных стран и регионов и информационный обмен между ними. 

В программу войдут образовательные программы: уроки истории, татарского языка, культуры и арабской каллиграфии. Среди развлекательных конкурсов — конкурсы красоты «Татар кызы» и «Татар егете». Организаторы также планируют провести несколько экскурсий по историческому центру Казани и городу Болгар.

СКАЧАТЬ: ПРОГРАММА XXV ДНЕЙ ТАТАРСКОЙ МОЛОДЕЖИ (ДТМ)

* * *

25-31 август көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә (Казаннан 30 чакрым арадагы Боровое Матюшино бистәсе) Татар яшьләре көннәре уздырылачак. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге үткәрә. Чара быел 25 нче тапкыр оештырыла.

Австралия, Турция, Казахстан илләреннән, Россиянең 29 төбәгеннән килгән 180ләп татар егет һәм кызлары бер атна буена үзара аралашып тәҗрибә туплаячак. Самардан чарага баручылар: Биккулова Айсылу, Әбсәләмова Альбина, Шәкүрова Камилә, Мәҗитова Илмира, Минатдинов Альберт, Шәрифуллина Җәмилә, Хәлиуллова Галия, Иксанов Равиль, Әхмәтҗанов Солтан, Низамова Лилия, Рәхимова ӘдиләСәгәдатова Гүзәл.

Татар яшьләре көннәрен уздыруның максаты — Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен милли-мәдәни яктан берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары каршында килеп туган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү.

Чара программасы яшь делегатларның теләк-тәкъдимнәренә нигезләнеп төзелгән икән. Татар теле, тарих, дин, вокал, хореография, гарәп каллиграфиясе буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар шулай ук түгәрәк өстәлләрдә, семинар-тренигларда катнашачак. Хакимият вәкилләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары  вәкилләре белән дә аралашу мөмкинлеге тудырылачак. Чара программасын Казан, Бөек Болгар шәһәренә экскурсияләр бизиячәк. Татар яшьләре өчен “Татар кызы”, “Татар егете” кебек иҗади бәйгеләрдә үз сәләтләрен сынаячак.

Быелгы Татар яшьләре көннәренә, башка еллардан аермалы буларак, барлык ветераннарын да җыялар. 26 август көнне Татар яшьләре көннәре ветераннары, делегатлары шушы чарада үскән яңа буын белән танышачак. Самардан баручы ветераннар — өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Сабирҗан улы Мәхмүтов, «АЙТИ-РОЯЛ» компаниясе директоры Рамил Рифкат улы Тухвачин, Ренат Рәхмәтулла улы Шәрифуллин.

Былтыр делегатлар тарафыннан әйтелгән теләк-тәкъдимнәр дә быелгы программаның асылында ята. Яшьләрнең чит төбәкләрдә татар теле курсларын ачу буенча аралашыр өчен Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны чакырганнар.

 

КОНТЕКСТ:

Самарлылар Татар яшьләре көннәре турындагы матур хатирәләрен яңарттылар (ВИДЕО)

Просмотров: 1821

Комментирование запрещено